НИГЕЗЛӘМӘ

"Саба таңнары" газетасы призына ир-егетләр арасында милли көрәш буенча шәхси-команда район чемпионаты үткәрү турында Нигезләмә
Максат һәм бурычлар
Халык арасында милли көрәшне популярлаштыру.
Районның иң көчле көрәшчеләрен һәм командаларын ачыклау.
Үткәрү урыны һәм вакыты
Ярышлар 2012 елның 5 ноябрендә Саба спорт-мәдәни үзәгендә үтәчәк.
Командалар вәкилләренең һәм судьяларының киңәшмәсе 9 сәгать 30 минутта, үлчәүләр 10нан 11гә кадәр үткәрелә. Ярышлар 11 сәгатьтә башлана.
Ярышларга җитәкчелек итү
Ярышларга әзерлек һәм аны үткәрүгә гомуми җитәкчелек "Саба таңнары" газетасы редакциясе һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Турыдан-туры җитәкчелек итү яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан расланган судьялар коллегиясенә тапшырыла.
Ярышта катнашучылар һәм үткәрү шартлары
Команда составы 11 кешедән тора. Шуларның берсе - тренер һәм 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыклардагы 10 көрәшче.
Командага ике үлчәү авырлыгында парлашу рөхсәт ителә. Ярышлар гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә үткәрелә.
Үткәрү системасы (ике яисә бер җиңелүдән соң ярыштан төшеп калу белән) көрәшчеләр санына бәйле булачак. Ярышларга авыл һәм шәһәр җирлекләре, оешма, учреждение командалары, шулай ук шәхси беренчелек өчен көрәшчеләр кертелә.
Командага райондагы башка җирлектән яки оешмадан көрәшче алу рөхсәт ителә.
Көрәшчеләрнең районда пропискада торуы шарт. Көндез укып белем алучы студентларыбыз катнаша ала. Чит район көрәшчеләре ярышка кертелми.
Шәхси-команда беренчелеген билгеләү
Шәхси урыннар ярышны үткәрү системасы нигезендә билгеләнә. Команда беренчелеге урыннар өчен җыелган иң аз сумма буенча ачыклана. Авырлык үлчәвендә беренче урын өчен команда 1 очко, икенче урын өчен 2 очко һ.б. алалар.
Бүләкләү
Үз үлчәү категорияләрендә I-II-III урыннарны алган көрәшчеләр истәлекле бүләкләр һәм "Саба таңнары" газетасы редакциясе, Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталары белән бүләкләнәләр.
Беренче урынны алган командага Күчмә кубок, диплом һәм традиция буенча тәкә биреләчәк.
Заявкалар
Табиб һәм оешма җитәкчесе тарафыннан расланган рәсми заявкалар ярышлар буласы көнне судьялар коллегиясенә тапшырыла.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 19:58Мари иле республикасында «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсы узды Мари иле республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында сабалылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.10200
-
22 май 2022 - 16:101,5 мең сум өчен бер ир-ат анасының авызына аш серкәсе кислотасы салган Ставрополь краенда 44 яшьлек ир-ат үз анасын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда прокуратурага сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.12600
-
22 май 2022 - 12:59Килдебәк авылы мәдәният йортында балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар 21 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Тел-милләт бизәге» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар.12600
-
22 май 2022 - 10:24Суд карарлары көченә керде Агымдагы елның 20 мартында Килдебәк авылы кешесе Равил Вафин Байлар Сабасында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итә. Ул аңарчы да административ җаваплылыкка тартылган була. Бу юлы аңа КоАПның 12.8нче статьясы I бүлеге нигезендә материаллар әзерләнеп, район судына җибәрелде. Хөкем итүче каршында Р.Вафин үзенең гаебен танып, күрсәтмәләр бирде. Суд карары нигезендә ул бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды. Шулай ук 14 мартта “ИЖ-27175-037” машинасы белән төнге сәгатьтә Шәмәрдәнне урап узучы юлдан барганда туктатылган Илшат Хәбибуллинның да исерек икәнлеге ачыклана. Аңа карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эш тә җәмәгать судьясы тарафыннан каралып, законлы көченә керде. И.Хәбибуллинга 30 мең сум күләмендәге штрафны 60 көн эчендә түләргә туры киләчәк. Ә машина йөртү таныклыгын ел ярымнан соң гына алачак.23300
-
22 май 2022 - 09:0822 майга һава торышы һәм ай календаре 22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, шулай ук көндез дә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +7..+12 градус фаразлана.14900
-
22 май 2022 - 08:03Кукмарада Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була 22 майда 10.00 сәгатьтә Кукмара чаңгы базасында Бөтендөнья скандинавиячә йөрүчеләр көненә багышланган фестиваль була.14400
-
21 май 2022 - 19:58Йөз яшьлек һаман яшь пионерия Әлеге дата уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә пионериянең тарихи үткәненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Укучылар Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән таныштылар.30400
-
21 май 2022 - 16:58Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте19500
-
21 май 2022 - 16:58Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Узган атнада, 6-13 майда, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төште. Бигрәк тә тавык йомыркасы арзанайган. Бу чорда ул 5 процентка төшкән, аның дистәсе 77 сум булса, хәзер 73 сум тора.21700
-
21 май 2022 - 14:44Башкортстанда үчле хатын биш авылдашы йоклап яткан өйгә ут төрткән 19 майга каршы төндә Башкортстанның Кушнаренко авылында шәхси йортта янгын чыга. Узып баручылар утны күрә һәм коткаручылар чакыра. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.26800
-
21 май 2022 - 13:36Ни өчен туңдыргычка тимер акча куялар? Тәҗрибәле хуҗабикәләр суыткычның туңдыргычы киштәсенә тимер акча куеп калдыралар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.31200
-
21 май 2022 - 12:01Судка барасың килмәсә – түлә Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бармасаң прокуратурага чакырыласыңны көт тә тор. Шушы көннәрдә күптармаклы җитештерү предприятиеләре, “ПЖКХ” идарәче компаниясе, “Татэнергосбыт”ның бердәм исәп-хисап, “Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәкләре җитәкчеләре катнашында үткәрелгән бурычларны түләттерү мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмәсендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре күп җыелган физик затлар җавап тотты.22100
-
21 май 2022 - 10:11Тавыш бирүдә катнаш Татарстанның төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү тәмамланырга 10 көн калды. Максаты – «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасын үтәүдә гражданнарны проектны тормышка ашыруга җәлеп итү һәм планлаштырганда халык фикерен исәпкә алу. Районыбызда яшәүчеләр 2023 елда төзекләндерү өчен Сабада Закир Йосыпов урамында паркның 3нче чираты буенча каралган эшләрне башкаруны дәвам итүне, Тукай урамындагы парк һәм Лесхозда Садовая урамы елга яр буе җәмәгать киңлекләрен сайлый алалар. «Халык сораштырулары» ында катнашу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында тавыш бирергә кирәк.25300
-
23 май 2022 - 07:30"Изге Болгар җыены-2022"
-
19 май 2022 - 14:45Төбәк авылында һәйкәл ачылышы
-
18 май 2022 - 23:11Шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
20 май 2022 - 16:4818 яшьлек егет бабасының муенына кылыч белән бәргән һәм бензин сибеп ут төрткән 11 майда Дагыстанның Избербаш шәһәрендә пенсионер ир-атны вәхшиләрчә үтерәләр. Җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең 18 яшьлек оныгын тоткарлыйлар. Егет сүзләренчә, ул бабасы белән соңгы очрашуга алдан әзерләнеп бара, салкын корал һәм бензин алып бара. Бу турыда Дагыстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.58800
-
20 май 2022 - 09:32Ел елга охшап килми: былтыр майдагы тансык яңгыр быел кыр эшләренең сузылуына китерде Сабада майда явым-төшем күләме 46,7 мм. булган, ягъни нормадан 27 процентка артык33800
-
20 май 2022 - 10:58Рөстәм Ибраһимов: “Заказлар хәтта Саратовтан да килә” Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык, ди халкыбыз. Байлар Сабасында яшәүче Рөстәм Ибраһимов мең төрле һөнәр остасы гына түгел, кыйммәтле гәүһәр иясе дә.32501
-
20 май 2022 - 14:50Өч яшьлек малай әнисе белән бергә янгында үлгән Красноярск өлкәсенең Ужур районындагы Крутояр авылында янгында 3 яшьлек малай һәм аның анасы янып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Фаҗига 15 майда була. 36 яшьлек хатын өйдә үк үлә, бала ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.31400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика