Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Нәсел эше азыкка да бәйле [+фоторепортаж]

    Белгечләр сөт терлекчелегендәге нәсел эшен анализлап, аксымга бай һәм энергиясе югары булган азык культуралары үстерүгә игътибарны арттырырга, бер сыерга ярты гектар рапс, рыжик, кукуруз чәчү һәм мул уңыш үстерү мөһимлеген әйтте.

    Сыйфатлы азык муллыгы нәселле терлекләрнең баш санын һәм продукция җитештерүне арттырырга этәргеч бирәчәк. Сыерлар генетик яктан 7-8 мең килограмм сөт бирергә сәләтле. Әмма технологияне төгәл үтәмәү, сыйфатлы ризык туплый алмау сыерлардан мөмкин кадәр күбрәк продукция алуны чикли.
    10 апрельдә "Шытсу" җәмгыятендә узды­рылган республика­ семинар-киңәшмәсе дә шул темага багышланган иде. Дөресрәге, чарада нәсел хуҗалыкларының агымдагы елның өч ае эш йомгаклары буенча фикер алыштылар, терлекләр санын, сөт җитештерүне арттыру мәсьәләләре каралды. Чарада Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Илдус Габдрахманов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, министрлыкның "Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" казна учреждениесе начальнигы Илсур Закиров һәм республиканың 60тан артык хуҗалыктан килгән җитәкчеләр катнашты.
    Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга керешкәнче Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хуҗалыклар, республиканың төрле почмакларыннан белгечләр белән бергәләп "Шытсу" җәмгыятенең терлекчелек комплексы белән таныштылар.
    Семинарда катнашучыларны кышлату чоры өчен әзерләнгән терлек азыгының сакланышы, терлекләрне физиологик халәтенә карап ашату һәм яшь мал торак­ларындагы тормыш белән таныштырдылар. Республика районнарыннан килгән җитәкчеләрне бигрәк тә­ өстәмә азыкларның хуҗалыкның үзендә җитеш­терелүе кызыксындырды. Әйтик, биредә рапстан жмых ясала, май сыгып алына һәм районның башка хуҗалыкларына да таратыла. Шулай ук күрше Түбән Шытсу бригадасында экструдер аша чыгарылган бөртеклеләр (соя, арпа, бодай, солы) катнашмасын да терлекләр яратып ашый. Озынлыгы 120, киңлеге 16 метр булган печән склады да игътибар үзәгендә булды. Цинкланган калайдан эшләнгән складны төзү 6 миллион сумга төшкән.Хуҗалык белән танышканнан соң бу тармакта башкарылган эшләр һәм актуаль мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшү булды. Илсур Закиров нәсел хуҗалыкларының бу елның беренче кварталындагы эшенә йомгак­ ясады, һәр хуҗалыкта җитештерелгән сөт, ит турында, терлекләрнең баш санын арттыру турында кызыклы мәгълүматлар китерде. Гафур Хәсәншин хуҗалыкларның эш тәҗри­бәсеннән чыгып, кукуруз, рапс, рыжик культураларын үстерү һәм аны малга ашату үзенчәлекләре турындагы фикере белән уртаклашты.
    - Нәсел терлеге булган хуҗалыклар, предприя­тиеләр тулысынча ясалма орлыкландыруга күчәргә тиеш. Орлыкландыруның яңа ысулларын кулланырга, барлык эшләрне җентекләп һәм төгәллек белән башкарырга кирәк, - диде Николай Титов.
    Министрның терлекчелек­ буенча урынбасары Нәҗип­ Хаҗипов, нәсел хуҗалыгында барысы да үрнәк булырга тиешлеген, гади терлекчелек комплекс­ларыннан аермалы буларак, "нәсел хуҗалыгы" исеме үк зур таләпләр кую­ын, шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыкларда җитешсезлекләрнең шактый күп булуын әйтеп узды.
    - Терлекчелек комплексларында ел әйләнешендә тәртип сакланырга тиеш. Без бүген булган хуҗалыкта нәкъ менә комплекслы тәртип саклана да инде. Семинарда катнашучылар монда күргәннәрдән канәгать булып китәләр, - диде ул.
    Районда нәселле маллар үстерү белән "Шытсу", "Мичән", "Юлбат", "Сатыш" һәм "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: