Саба таңнары

Нәтиҗәле эш таләп ителә [+фоторепортаж]

Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру һәм рентабельле итү максатында малларны яшьтән үк тәрбияләп үстерүдә барлык технологияләр дә төгәл үтәлергә тиеш.

10 мартта хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, район җитәкчелеге катнашында "Туган як" җәмгыятендә үткәрелгән семинарда әлеге мәсьәләгә аеруча басым ясалды һәм конкрет бурычлар куелды. Тармак эшенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләшенде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин иң элек кичекмәстән башкарылырга тиешле язгы мәшәкатьләр турында әйтеп узды. Кардан ачыла башлаган ферма тирәләрен тәртипкә китерү, түбәләрне кардан чистарту, су керү куркынычы булган терлекчелек торак­ларын, ашлык саклау складларына игътибарны арттырырга чакырды. Язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә тукталды.

- Бәяләр арту ашлама, ягулык-майлау материалларын мөмкин кадәр сакчыл куллануны сорый. Ягулыкның иң очсызы да 32 мең сум. Республика һәм федераль бюджеттан сатылган сөткә биреләсе субсидия һәм чәчүлек мәйданнарына карата бирелә торган акчаны ашлама һәм ягулык-майлау материаллары алуда максатчан, дөрес итеп файдалану таләп ителә, - дип ачыклык кертте Гафур Хәсәншин. Җитештерелгән һәр литр сөт язын чәчеләсе иген язмышына да бәйле. Язгы мәшәкатьләр моның белән генә төгәлләнми, билгеле. Һәр хуҗалык үз мөмкинлекләреннән чыгып, әзерлек эшләре алып бара.

Киңәшмәнең төп максаты узып киткән ике айда терлекчелек тармагында ирешелгәннәргә нәтиҗә ясау. Әмма идарәнең терлекчелек буенча җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илсур Латыйпов чыгышыннан нәтиҗәләр әлләни куандырмаганлыгы аңлашылды. Районда бер көнгә 119-120 тонна сөт савып алына. Бер сыерга уртача - 17,7 килограмм туры килә. Азык мул. Сенаж, силос, печәннән тыш, өстәмә азыклар да җитәрлек. Ә җитештергән продукция шул сәбәпле, ферма мөдирләре, комплекс җитәкчеләренең эшчәнлеге канәгатьләнерлек түгел.

Терлекчелек четерекле тармак. Никадәр игътибар биреп караганда да, мал-туар үлми тормый. Шулай да, мөгезле эре терлекнең, яшь малларның үлүе яки күп санда иткә җибәрелүе зур борчуга сала.

- Бозауларда бер яшькә кадәр тәүлеклек үсеш 750-800 граммнан ким булмаска тиеш. Яшь мал бер көн эче китеп авырта икән, бер атналык үсешен югалта. Сыерларның, таналарның сәламәтлеге бозау вакыттан ук нык булып формалашырга тиеш. Көннәр җылытуга бара, сыерларны күбрәк саф һавага, кардаларга чыгарыгыз, - ди Илсур Латыйпов.

Һәм бу терлекчене дә, белгечне, ферма мөдирен дә уйландырырга тиеш. Ел башыннан, ягъни ике айда район буенча иткә җибәрелгән малларның күпчелеге - "Алтын Саба-М" җәмгыятендә. Терлек үлеме, мал авырулары сәбәпле алынып бетмәгән продукция һәр хуҗалыкта да күзәтелә. Өстәвенә җитештерүчедән сөтне кабул итеп алу бәясе төшә. Хуҗалыкны тотрыклы яшәтү өчен тагын да ныклы хезмәт кую сорала.

Реклама

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: