Саба таңнары

Океан артыннан - изге ният белән [+фоторепортаж]

Югары Утар балалар йортында булып, андагы язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларның самими йөзләрен күргән кеше кабат бирегә килми булдыра алмый.

30 июльдә биредә мәртәбәле кунакларны - тамырларында татар каны агучы милләттәшләребез - Америкада яшәүче әтиле-кызлы Әдилә һәм Абдул Даян Сафаларны кабул иттеләр. Аларны Югары Утарга Казанда яшәүче гаилә дуслары, танылган эстрада йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова алып килгән. Мөхтәрәм кунакларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шә­рә­фиев, балалар йорты директоры Имаметдин Гәрәев интернатта тәрбияләнүчеләрнең тормыш шартлары, көн­күрешләре белән таныштырды. Әдилә Сафа моннан 5 ел элек тә бирегә килгән булган. Балалар йортында алган тетрәнүләре аның бу юлы әтисен дә бирегә китергән. Абдул Даян Сафа Сан-Францисконың бер мәхәлләсендә 22 ел имам булып тора. Кунаклар әйтүенчә, Сан-Фран­цискода милләт­тәш­­ләребез күп. Алар бергәләп Сабантуйлары уздыралар, гаилә бәйрәмнәре үткәрәләр, милләттәшләр очрашулары оештыралар. Татарлыкларын онытмыйча, динебезне, телебезне буыннан-буынга күчереп яшиләр. Әтиле-кызлы Са­фа­лар саф татарча, әдә­би телдә матур итеп сөйләшәләр.

-Балалар йортлары безнең шәһәрдә дә бар. Без алар белән дә ярдәмләшеп яшибез. Кызыбыз Әдилә биредән бик җылы тәэсирләр белән кайтты. Үзебезнең мәхәлләдә Рамазан аенда җыелган хәерләрне, фитыр сәдакаләрен җыйнап бирегә алып килсәк, бик тә саваплы эш булыр дип уйладык. Шушы изге ният белән юлга чыктык, милләттәшләребезгә аз гына ярдәм итеп, үз өлешебезне кертәсебез килде, - дип сөйли Абдул Даян әфәнде.
Алар Югары Утар балалар йортына 2900 доллар хәер акчасы тапшырдылар. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен нинди ерак сәфәргә чыгып, юл сынаулары үткән кардәшләребезнең һәр сүзләреннән тарихи Ватаннары өчен горурлану, ярату, соклану хисләре чагыла.

Абдул Даян әфәнде 1934 елда Япониядә туган. Әтисе тумышы бе­лән Красноуфимск шәһә­реннән, әнисе Пенза мишәре булган. Аның тор­мыш иптәше Оркыя ханымның әтисе Алабуга районыннан. Абдул Даян әфәнде һәм Оркыя ханым Төркиядә танышып, гаилә коралар.

Реклама

Сан-Франциско шәһәрен­нән булган кызның әнисе яшьләрнең үзе яшәгән шәһәрдә яшәүләрен тели, 1967 елдан алар әлеге шәһәрдә төпләнәләр. Камал исемле ул, Әдилә исемле кыз тәрбияләп үстерәләр. "Яшәү шартлары буенча күп телләрне өйрәнергә туры килде: японча да, төрекчә дә, инглизчә һәм башка телләрне беләбез. Әмма гомер буе гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшәбез. Ике балабыз, оныкларыбыз да татарча сөйләшә. Кызганыч, татарча тапшыруларны карарга вакыт аермасының 12 сәгать булуы гына бераз комачаулык тудыра. Сездә көн булганда - бездә төн. Кайчак бик яраткан тапшыруларны төн уртасы булса да , йокыдан торып карыйбыз", - ди 80 яшьлек Америка кунагы.

- Мин быел Казанга 16нчы тапкыр килдем. Беренче тапкыр 2008 елда килгәндә мин биредә чын мәгънәсендә татарлыгымны таптым. Гаиләдә татарча сөйләшү генә минем татарлыгымны ачарга, эчке дөньямны тулылындырырга җитми иде. Татарстанда чын татар рухын тоеп, татарча сөйләшеп, татар концертларында йөреп күңелемә шифа алам. Бик кызганыч, бездә сездәгедәй "Бәхетле" кибетләре юк. Биредәге татар халкының милли ризыкларын татып та халкымның гаҗәп уңган, бай мираслы булганына сөенәм. Без Татарстанны бик яратабыз, аның уңышларына сөенәбез. Иң зур теләгебез шул - татарлыкны югалтмыйча, динебезне, телебезне саклап, һәркемгә үз милләтенең сакчысы булып яшәргә язсын.

Америкада яшәп тә, татар дигән бөек халкыбыз өчен янып-көеп, җирсеп яшәгән милләттәшләреңне кү­реп, туган илеңдә, үз Ватаныңда яшәүнең нинди зур бәхет икәнлеген һәм аның киләчәге өчен җаваплы булуыңа инанасың.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: