Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Олы Шыңар урта мәктәбе музыка укытучысы, композитор Фәннур Галимовның иҗат кичәсе үтте [+фоторепортаж]

    Кеше туган көннәренә бик игътибарлы. Юбилейларын берәүләр - мул табын артында, кемдер- табигать кочагында, кемдер мәдәният учакларында үткәрә. Әлбәттә, өченче вариантны сайлау өчен сәнгать-мәдәният кешесе булуың, күрсәтердәй иҗатың кирәк.

    Узган атнада Олы Шыңар урта мәктәбе музыка укытучысы, композитор Фәннур Галимов Сабада иҗат кичәсе үткәреп үзенә һәйкәл салды. Җырлары йөрәкләргә үтеп кереп, автор-башкаручы бөтенләй башка яктан ачылды да куйды. Көйләр язучы буларак кына белгәннәрне үзенең җырларын башкару осталыгы белән сокландырды.

    Концертына хезмәттәшләре, дуслары, җырларын башкаручы танылган артистлар, гомумән, аның талантына баш иючеләр бердәм килгән иде. Әгәр җырын республикада танылган йолдызлар үз репертуарына алган икән, бу инде Фәннурның композиторлык сәләте турында ачык сөйли. Якташыбыз Айгөл Бариева аның "Бәхилләшми, әнкәм, ник киттең?" (Р.Вәлиева сүзләре), "Җирдә сөю бетмәсен" (Р.Корбан шигыре) дигән җырларын башкарып, көчле алкышларга күмелде. "Иҗат кичәңә чакыруга, мин берничек тә "юк" дип әйтә алмадым. "Бәхилләшми, әнкәм, ник киттең?" җыры минем өчен бик кадерле. Эчтәлеге тормышыма, көе тавышыма туры килә. Шул чакта гына җыр матур булып чыга бит. Иҗат чишмәң саекмасын, безгә яңа җырлар бүләк итәргә язсын әле сиңа",- диде Татарстанның атказанган артисткасы.

    Фәннурны котларга шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин, якташыбыз, баянчы Нәҗип Бәдретдинов та кайткан иде.

    -Мин "Мәгариф" журналында Фәннурның авылдашы, коеп куйган педагог Фәрит Шәрифуллин кулы астында эшләдем. "Сания, безнең авылда бер егет бар, үзе укытучы, үзе композитор, әйдә, шуның турында язып кара әле, ошаса, журналда чыгарам дигән иде. Шул чордан башлап, 15 елга якын Фәннур белән иҗади элемтәләребез дәвам итте. Мин анда Фәрит абыйның дәвамын күрәм. Ул эшен җиренә җиткереп башкара, үз теләгенә ирешә торган зат иде. Фәннур да шулай. Сәнгать әсәре дәрәҗәсендә башкара белә. Мин аны, Илһам абый әйтмешли, хөрмәт иткән кебек яратам,- дип күңелен ачты С.Әхмәтҗанова.

    -Кичәгә, чыннан да, Фәннурны яраткан кешеләр җыелган. Мин аның китабын нәшер итүгә әзерләгәндә катнаштым һәм тынгысыз иҗатчы буларак беләм. Җырларын тыңладым, чыннан да үзенчәлекле җырлар. Әйтмәс идем ул әллә кая омтыла дип, ләкин эзләнә, монда вальс ритмы да, традицион ритмнар да бар. Аннан бер кеше дә сорамый, яз инде, син - композитор дип, ул үз теләге белән яза. Үзе җырлый, үзе уйный, үзе иҗат итә. Рәхмәт сиңа,- дип сөйләде Риф Гатауллин.

    -Мин Татарстанны аркылыга-буйга йөреп чыккан кеше буларак шуны әйтә алам: республика авылларының 99 процентында Фәннур кебек белемле музыка укытучылары юк. Җыр укыту зур хезмәт сорый. Монда талант та, җырлый да белергә, түземлек тә кирәк. Фәннур шул сыйфатларга ия. Җырларына килгәндә, күпчелек көйләрен ул үзе укыткан балалары өчен иҗат иткән. Композиторларыбызның җитмәгән ягын тулыландыручы шәхес дип әйтер идем аны. Гадәттә укучылар өчен методик әсбапларны мәктәптә бер тапкыр да укытып карамаган кешеләр чыгара, нәтиҗәдә аларга ихтыяҗ да булмый. Шүрлекләрдә ята бирә. Ә Фәннурның китабы белән күпләр файдалы җыр дәресләре үткәрәләрдер. Әле генә Арча педагогия көллияте укучылары башкаруында аның инструменталь әсәрен дә тыңладык. Андый әсәр язу - бик катлаулы эш һәм ул Фәннурның җитлеккән композитор булуы турында сөйли. Укучыларың да синең юлдан барып, үзең кебек фанатларча үз эшләренә бирелгән шәхесләр булыр дип ышанып каласы килә,- диде Н.Бәдретдинов.

    Чыннан да, укучылары башкарган җырлар кичә дәвамында яңгырап, тамашачы күңеленә юл ярды. Сәхнәгә район, Олы Шыңар авыл җирлеге җитәкчеләре, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, армиядә бергә булган райондашлары күтәрелеп, юбилярны чәчәкләргә күмде. Газетабыз мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов Фәннурның актив хәбәрчелек эшчәнлеген дә югары бәяләде.

    Ул көнне Фәннурдан да бәхетле кеше булмагандыр, дисәк, бераз ялгышканбыз икән. 1979-1983 елларда Арча педагогия көллиятендә белем алганда Шыңар егетенең сыйныф җитәкчесе булган Венера апа Нуриеваның: "Бүген Фәннурыбыз бик бәхетле, ләкин мин аннан да бәхетлерәк. Аны мактаган саен мин бер башка югарырак күтәреләм, күңелем белән ул Арчага килгән 1979 елга кайтам", - дип сөйләве залны җанландырды.

    1979-1983 елларда Арча педагогия училищесында укыганда ул тыйнак кына, башкалардан аерылмаган егет була әле. Күңелендә туган көйләрне нотага төшерергә өйрәнә. Җырларны армия хезмәтеннән кайткач, сиксәненче еллар ахырында яза башлый.

    -Моңа ике ел буе туган яктан аерылып тору, авылны, әти-әнине, туганнарны, дусларны сагыну сәбәпче булгандыр, дип саныйм. 1990 еллар башында "Мәгариф" журналы балалар өчен җырлар конкурсы игълан иткән иде. Әнисә Касыймова шигыренә язган "Үз җырыбыз булсын әле" дигән беренче җырымны шунда җибәрдем һәм ул журналда басылып чыкты. Соңыннан бәйгегә килгән җырлар турында комиссия әгъза­ларының фикерләре, теләк-тәкъдимнәре дөнья күрде. Анда минем җыр турында шактый гына җылы сүзләр әйтелгән иде. Менә шул сүзләр миңа канат куйды, алдагы иҗатыма этәргеч бирде,- ди ул.- Җыр язу - шактый четерекле эш. Моңа алынганчы күп эзләнергә, шигырь китап­лары актарырга туры килә. Үзеңнең күңеленә хуш килгән текст тапсаң гына, озын гомерле җыр иҗат итәргә мөмкин. Җыр ул хиснең, күңелдәге нечкә кылларның киеренке чагында туа. Образга кереп китәсең дә, чынбарлыкка җыр белән кайтасың.

    Ф.Галимов - хәзер инде ике җыр китабы авторы. Беренчесе 2000 елда басылып чыккан иде. "Хәерле көн телим" дигән бу китапка балалар өчен язылган 22 җыр тупланган. "Үз җырыбыз булсын әле" дигән икенче китабы 2013 елда дөнья күрде. Анда Фәннурның 53 җыры, татар мәктәпләре һәм гимназияләрнең V-IX сыйныфлары өчен төзегән музыка программасы, шуның нигезендә язылган дәрес эшкәртмәләре һәм музыкаль кичә сценарийлары кергән.

    Гомумән, ул кичне Ф.Галимов җырларын тыңлап хозурландык, күз алдыбыздан аның мәгънәле, эчтәлекле тормыш һәм иҗат юлы үтте. Күңелләрдә, районыбыз ком­­­по­­зиторы яңа җырлары белән безне күп тапкырлар сө­ен­дерәчәк әле дигән уй туды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: