Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары иҗаты

    Без галстуклылар иленнән. Безнең "Таң" балалар оешмасы вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итәргә теләгән 40 варис һәм 19 эзтабарны берләштерә.

    Оешмабыз үзенең эшен мәктәп балалар думасы белән тыгыз элемтәдә алып бара. Алар үзләренә генә түгел, башкаларга да уңай атмосфера булдырырга омтылалар. Бу уку елында бердәм хезмәт нәтиҗәсендә үзидарә көне, укытучылар бәйрәме, "Ветеранга бүләк" акциясе үткәрелде.

    Оешмада эшчәнлек "Галстуклы ил" программасы нигезендә төзелгән план буенча оештырыла. Варислар дүрт төрле юнәлештә эш алып баралар: уку-белем, спорт-сәламәтлек, мәдәният-сәнгать һәм хезмәт-кайгыртучанлык. График буенча отрядларда җыеннар уздырыла. Нигезләмәләрне дружина советы утырышында өйрәнәбез, эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйбыз. Уку елы тәмамланганда оешманың иң актив әгъзаларын һәм отрядларын билгелибез. Җиңүчеләр "Нур чәчүче хөрмәт" исемлегенә кертелә.

    Шунысы куанычлы, ныклап фикер алышырга, хыялларыбызны чынга ашырырга үз почмагыбыз - Варислар бүлмәсе бар. "Иҗат бүлмәбез" бәйрәм алдыннан бигрәк тә җанлана. Беркем дә тик утырмый: рәсем ясыйлар, газеталар чыгаралар, җыр кабатлыйлар.

    Кеше игелек эшләргә кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш. Оешмабызның бу юнәлеше ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә, һәрнәрсәгә игътибарлы булырга, кулдан килгән кадәр булышырга, яхшылык эшләргә чакыра.

    Олы Шыңар урта мәктәбендә тимурчылык хәрәкәте үз эченә 5-7 сыйныфларның варис отрядларын һәм югары сыйныф укучыларыннан оешкан волонтерлар отрядын берләштерә. Алар "Кошлар - безнең дуслар", "Игелек кылырга ашык!", "Чишмә" акцияләре үткәрәләр, авыл урамнарын чистарту, яшелләндерү өмәләрендә катнашалар, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган обелискны карап, чистартып торалар.

    Мәктәптә эшләп, лаеклы ялда булган ветеран укытучыларны, техник хезмәткәрләрне дә онытмыйбыз. Аларны "Белем бәйрәме", "Өлкәннәр көне", "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән котлыйбыз. Традиция буенча "Өлкәннәр көне"ндә мәктәпкә бәйрәмгә чакырабыз, концерт оештырабыз.

    Авыл җирлеге башлыгы белән берлектә без өлкән яшьтә булган кешеләрнең исемлеген барладык. Билгеле, өлкәннәргә социаль ярдәм бүлегеннән караучылар да билгеләп куелган. Күбесенең авылда, якын-тирәдә балалары, туганнары яши. Шулай булуга карамастан, без шефлык эшен онытмаска тиеш, чөнки тимурчылык безгә авылның хөрмәткә лаек, тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләре белән очрашу, аралашу мөмкинлеге бирә. Кайчак өлкәннәргә ярдәм түгел, ә җылылык, игътибар, аралашу җитми. Үзләрен кайгыртучы барын тоеп яшәсеннәр алар.

    Энҗе Билалова,

    IX сыйныф укучысы.

    Кыш яме.

    Кыш ул елның бер фасылы,

    Ямьлелекнең асылы.

    Каян бизәкләрен ала,

    Нидә икән тылсымы?!

    Мондый матурлыкны тагын

    Кемнәр тудыра ала?

    Кемнәрдер рәсемдә ясый,

    Ә чынлыгын - бер Алла.

    Салкыннары да куркытмый:

    Чыныгабыз бит шулай.

    Каршы давыллар булмасын,

    Гел килсен безгә уңай.

    Әдилә Гыйльметдинова,

    5 сыйныф укучысы.

    Авылдашыбыз батырлыгы

    Авылдашыбыз Фәйзрахман Габдрахманов 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Көнбатыш Белоруссиядә хезмәт итә. Гитлер Германиясенең хыянәтчел төстә басып кергән июнь таңыннан башлап, ягъни 1941 елның 22 июненнән сугыш кырында була. Бу көннәр турында Фәйзрахман абыйдан калган истәлекләр сөйли: "Сугыш хакында без берни дә белмәдек. Иртән сәгать дүрттә, йоклап яткан җирдән, снаряд шартлаган тавышка уянып киттек..."

    Сугышның беренче көннәрендә үк зур югалтулар кичергән совет гаскәрләре чигенә башлый. Киевта алар часте башка частьларга килеп кушыла. Фәйзрахман абый Харьковтагы танкистлар хәзерли торган кыска сроклы курсларда укый. 2нче Украина фронтына җибәрелеп, Николаев, Каховка, Севастополь оборонасында катнаша. 1943 елдан башлап немецларны күмәк төстә куу башлана.

    Авылдашыбызның Венгриянең башкаласы өчен барган сугышлар турында сөйләгән истәлекләрендә мондый юллар сакланган: "Будапешт Дунай елгасының ике як ярына урнашкан. Немецлар елганың теге ягына шулкадәр көчне туплыйлар, елга аша чыгарга һич мөмкин булмый. Елганы бер группа кичеп чыгып урнашканчы, безнекеләр ут белән ярдәм итәләр. Будапештны алалар. Бу сугышта немецларның 7000 солдаты һәм офицеры әсирлеккә алына, 300 сугыш коралы һәм башкалар кулга төшерелә".

    Фәйзрахман абый Чехословакия авылларының берсендә булган кара-каршы сугышны менә ничек тасвирлаган: "Төшке аштан соң бер авылга килеп кердек. Без бу авылда кунарга тиеш идек. Ләкин кинәт кенә көчле мотор тавышы ишетелде. Авылның икенче башыннан ике немец танкы килеп чыкты. Кара-каршы атыш башланды. Немец танкларына ут капты, ә экипажын кулга алдык. Бу Брно шәһәре тирәсендә иде".

    Шушы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Фәйзрахман абыйга өлкән сержант исеме бирелә. Аңа Ватан алдында үз-үзен аямыйча кылган фидакарьлеге, бик күп шәһәрләрне алу, оборонадагы батырлыклары өчен күп тапкырлар командование тарафыннан рәхмәт белдерелә. Ул I һәм II дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнә, "Будапештны алган өчен", "Праганы азат иткәт өчен", "Венаны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләренә лаек була, "Гвардия" значогы ала. Аңа "Отличный танкист" исеме дә бирелгән. Сугыш тәмамлангач, Фәйзрахман Габдрахманов авылга кайта, колхоз производствосында эшли, төрле җаваплы эшләр башкара.

    Ямьле май аенда яңгыраячак җитмешенче Җиңү салютын безнең арада ишетә алмаган Фәйзрахман Габдрахманов кебек бик күп каһарман авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр. Дан һәм хөрмәт аларга!

    Илсинә Мөхәммәтова,

    10 сыйныф укучысы.

    Әнием уйлары

    Безне кочагыңа аласың да,

    Син, әнием, ниләр уйлыйсың?

    Күзләреңнән күрәм: безгә Тәңребездән

    Исәнлек һәм саулык сорыйсың.

    Яхшылыклар төяп иңнәреңә

    Гомер юлларыннан атлыйсың.

    Күзләреңнән күрәм:син, әнием,

    Бәхет-тәүфыйк безгә юрыйсың.

    Сөенәсең безнең уңышларга,

    Борчуларың була кайчакта.

    Истән чыкмас синең изгелекләр,

    Онытмабыз кайда торсак та.

    Илзирә Вафина,

    7 сыйныф укучысы.

    "Туган җирем -гүзәл Саба"

    "Кай яктан син, балам?"- диеп

    Сорасалар әгәр миннән,

    Әй шатланып җавап бирәм :

    "Саба дигән гүзәл җирдән!"

    Көн дә яңа йортлар калка -

    Ныгый Сабам, матурлана.

    Читтә йөргән һәрбер балаң

    Синең белән горурлана.

    Сине зурлап җырлыйм бүген,

    Шигырь язам мин дә, Сабам.

    Алла бирса, үсеп җиткәч,

    Бәхетемне синдә табам.

    Озын юллар араларны

    Аерып торса синнән, Сабам,

    Мин ашкынып, кошлар кебек,

    Талпынырмын сиңа таба.

    "Кай яктан син, олан?"- диеп

    Сорасалар шулчак миннән,

    Әйтермен мин чын йөрәктән:

    "Саба дигән гүзәл җирдән!"

    Рәдис Шәрифуллин,

    7 сыйныф укучысы.

    Әтиемә бүләк.

    Әти өйгә кайтып керсә,

    Өйләр яктырып китә.

    Ничәле алдың, кызым?- дип

    Ул баштан сыйпап үтә.

    Бишлеләрне бик яраткан

    Әти бәләкәй чактан.

    " Бишле ул,-ди, җиңел була,

    Күтәреп кайткан чакта."

    Әти яраткан билгене

    Тырышам мин алырга.

    Тырыш булу, яхшы уку

    Иң зур бүләк аларга.

    Илүсә Шәйхетдинова,

    6 сыйныф укучысы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: