Реклама
Менә 8 ел инде Яңа ел бәйрәме көннәрендә, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга бүләкләр әзерләп тапшыралар.
Нинди генә гаиләдә тәрбияләнмәсен, һәр бала Яңа ел бүләгенә лаек. Полицейский Кыш Бабай сабыйларга әнә шул Яңа ел хыялын өлешчә генә булса да тормышка ашырырга ярдәм итә. Профилактика ягыннан да әһәмиятле акция барышында балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение хезмәткәрләре балаларын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмәгән әти-әниләр янында булалар. Әлбәттә, мондый гаиләләргә күчтәнәч-бүләксез генә барылмый. Авыр тормыш юлында калган балаларга сез дә ярдәм итә аласыз, хөрмәтле райондашларыбыз. Бүләкләрне тапшыру өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенә (телефоннары 2-33-42, 2-32-02) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз