Саба таңнары

Район тарихы данлы, Горурланырлык

1930 елның августына чаклы Саба районы биләмәсе вак волостьлардан торган.

Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының (ВЦИК) елның 10 августындагы карары нигезендә, Татарстанда оештырылган 33е район исәбендә (аңарчы биш район гына була) Саба районы да төзелә. Ул, Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба (тулысынча), Мамалай (ике торак пунктыннан кала барлык авыллары), Әбде (26 авыл), Теләче (31 авыл) һәм Чүриле (14 авыл) волостьларын эченә алып, 113 авылны, 8 пүчинкәне, 4 чыгып утырган колхозны (инде барысы 44 колхоз исәпләнә) берләштерә. Саба волосте башкарма комитеты президиумының 1930 елның 7 июлендә үткәрелгән утырышында "Районлашу турындагы" көн тәртибе дә каралган. Утырыш 5 пункттан торган карар кабул итә:

1. Районлаштыруның максаты һәм аның уңышлы якларын күрсәтеп, авылларда һәм профсоюз әгъзалары арасында волость вәкилләре белән аңлату эшен куярга.
2. Районлашу мәсьәләсе буенча 10 августтан да соңга калмыйча авыл Советлары һәм профсоюз әгъзаларының волость күләмендә киңәйтелгән пленумын җыеп районлаштыру бурычлары белән таныштырырга.
3. Районлашу беткәнчегә кадәр, ягъни август аенда хезмәткәрләргә чираттагы отпусканы бирмәскә. Район­лашуга карата аппаратларда әзерлек эшен алып баруны көчәй­тергә.
4. Районлашу мәсьәләсендә кулак­ларның каршы фикеренә эш алып баруны нык көчәйтергә, нык отпор бирергә.
5. Районлашуга карата хезмәткәрләр арасында булган ликвидацион настройны бетерергә.

Әлеге бурычлар уңышлы хәл ителә. Саба районы кыска вакыт эчендә ТАССРда алдынгы төбәкләрнең берсе буларак үсеш ала.
Саба районы оешканчыга кадәр, күпчелек торак пунктларда авыл Советлары инде төзелгән һәм эшләгән. Әйтик, Байлар Сабасының үзендә 1920нче еллар башында авыл Советының беренче рәисе Мөбарәк Хәсәнов була. 1924 елда Совет рәисе итеп крестьян-хәбәрче буларак та яхшы билгеле шәхес Закир Йосыпов сайлана һәм җирле үзидарә органының эшчәнлеген яхшырту максатында зур көч куя. 1926 елда Закир Йосыпов рәислек иткән Саба авыл Советының эше уңай бәяләнә һәм волостьтагы җирле хакимият органнарына үрнәк буларак тәкъдим ителә.

1930 елның сентябрь башында Байлар Сабасы авылында беренче район партия конференциясе була. ВКП(б) райкомы секретаре итеп Гомәр Шагов сайлана. Сентябрьдә (унберендә) Советларның беренче район съезды үткәрелә. Район Советы башкарма комитеты рәисе итеп Котдус Ибәтуллин, секретаре итеп Гыйльмулла Әхмәдуллин сайлана.
Районның гомуми мәйданы 1690 кв. километр була. Бер кв. километрга 40тан аз гына артык кеше туры килә. Файдаланыла торган җир мәйданы 136 675 гектар тәшкил итә. Сөрү җирләре - 65, урманнар - 22 процент булган, крестьян хуҗалыгына уртача 7 гектар җир туры килгән.

Район оешып бераз вакыт узгач - 1930 елның октябренә - 43 колхозда 995 крестьян хуҗалыгы исәпләнә. Ә инде 1931 елның 1 гыйнварена 1154 хуҗалыктан 51 колхоз була, шул елның июненә устав кабул иткән колхозлар саны 112гә җитә.
1931 елның 12 гыйнварына (отчет төзелгән көн) районда 15398 хуҗалык булып, 74288 кеше исәпләнә. Шул ук елның 7 маенда райбашкарма биргән мәгълү­матлар мондый: әлеге 51 колхозда 3710 хуҗалык исәпләнгән, алардан батраклар -585, ярлылар -1775, урта хәллеләр -1350. Райбашкарма рәисе Ибәтуллинның информацион хатында 381 вак һөнәрче (кустарь), 643 итекче һәм 963 тегүче булуы әйтелә. Рәис кеше таза тормышлыларны кулаклардан һәм урта хәллеләрдән аерган, андыйлар -531 хуҗалык.

Шул ук отчетта (1931 ел, 12 гыйнвар) хуҗалыкларның социаль яктан бүленеше түбәндәгечә китерелә: батрак хуҗалыклары - 472, ярлылар - 5723, урта хәллеләр - 9034, кулаклар - 169. Районда ул чакта 62754 татар кешесе, 9856 рус һәм 1678 башка милләт кешесе булган.

1931 елда сабан культуралары 33 495 гектарда игелгән. Колхозчылар һәр гектардан уртача 5,6 центнер, аерым хуҗалыклар 4,64 центнер уңыш алганнар.

1932 елның 4 февралендә "Правда" газетасында 1931 елның июленнән эшли башлаган Саба райкомының беренче секретаре Галимҗан Кәри­мов белән әңгәмә урнаштырыла. Анда район үсеше турындагы мондый юллар язылган: районда язгы чәчү вакытында төгәлләнгән һәм ул 104 процентка үтәлгән. Урып-җыю да уңышлы башкарылган. 1930 елгы дәүләткә ашлык хәзерләү 1931 елның апреленә ка­дәр сузылган һәм барысы 2000 тонна ашлык сатылган. 1931 елда план Татарстанда беренче булып тормышка ашырылган һәм, 2 мең тонна урынына, 18 мең тонна итеп, ягъни тугыз мәртәбә арттырып үтәлгән. Ит хәзер­ләү­­нең дүртенче квартал планы үтәлеше 128 процентка җиткән.

Район 1930-1932 елларда Татарстан рес­публикасы үсешенә түбәндәге өлешне керткән:

- 1100 сыерлы тугыз сөтчелек фер­ма­сы, 700 башлык җиде бозаулар абзары, 1500 башлык өч сарыкчылык фермасы, 700 казга, 700 үрдәккә, ун мең тавыкка берничә ферма сафка бастырылган.
- Сарыкчылык һәм куянчылык буенча ике совхоз төзелә башлаган.
- Машина-трактор станциясе барлыкка килә.
- Умартачылар өчен техникум, 11 ШКМ (колхозчы-яшьләр мәктәбе), терлекчелек юнәлешендәге колхоз институты, рабфак, 500 кешелек тракторчылар курсы, колхоз хисапчылары хәзерләү мәктәбе оештырыла.
-Район үзәге Сабада клуб һәм театр ачыла.
-ТАССР хөкүмәте районга юл төзелешенә 70 мең сум премия бирә. Шулай ук аерым колхозларга да премияләр тапшырыла.

1931 елда Саба районының "Родина" колхозына кергән Балыклы авылы (хәзер Теләче районы), ягъни ул вакыттагы "Байкал" колхозы рәисе Корбан Әхмәтҗанов, игенчелектәге уңышлары өчен, районда беренче булып Ленин орденына лаек була. 1935 елда шул ук колхоздан сарык караучы Газбикамал Шакирова Бөтенсоюз колхозчы-ударникларның II съездында катнаша.

Районда территориаль үзгәртү­ләр дә була. 1935 елның 25 гыйнварында Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Теләче районы оештырыла. Әмма район 24 ел яшәп кала, РСФСР Югары Советы Президиумының 1959 елның 12 октябрендә чыгарылган Указы белән ул таркатыла, аның территориясе, бүлгәләнеп, башлыча Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Татарстан Республикасының 1991 елның 28 ноябрендә гамәлгә кертелгән Законы нигезендә, аерым административ-территориаль берәмлек сыйфатында район яңадан торгызыла.

1944 елның 19 февралендә Чүриле районы да, составына Шәмәрдән кертелеп, яңадан торгызыла һәм 1956 елның 17 маена кадәр яши. Чүриле волосте Түбән Симет, Югары Симет, Курсабаш, Югары Утар, Иске Мичән, Мичәнбаш, Керәнне, Олыяз авыл Советларын үз эченә алган.

Утызынчы елларда Шәмәрдән торак пунктын эшчеләр бистәсе итеп үзгәртү турында да сүз алып барылган. Әлеге мәсьәләне ТАССР Югары Советы депутаты Лаврова күтәрә. Аның Югары Совет Президиумына юллаган хәбәре нигезендә Президиум секретаре М.Якупов Саба райбашкарма комитетына әлеге мәсьәләне урында карап тиешле карар чыгаруны сораган хат җибәрә. Г.Шиһапов рәислегендә үткән башкарма комитет утырышында әлеге мәсьәләнең бик урынлы икәнлеген күрсәткән карар чыгара һәм аңа Югары Советтан моны раслауны сораган пункт та языла. Әмма Шәмәрдән РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән 1948 елның 12 маенда гына эшчеләр бистәсе категориясенә кертелә.

Районның 85 еллыгы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәм ителгән истәлекле елда билгеләп үтелә. Районыбыз Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш кертте. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен бик күп райондашларыбыз орден, медальләргә лаек булу, 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелү, 2 якташыбыз Дан орденнарының тулы кавалеры булу - безнең олы горурлыгыбыз. Районыбыз оборона фондына 1 миллион 514 мең 980 сум акча, 772 данә тун, 510 телогрейка, 481 чалбар, 1262 күлмәк, 3248 пар бияләй-оекбаш, 1155 бүрек, 1735 пар итек, 54618 пот икмәк, 396888 пот бәрәңге, 54618 пот яшелчә, 86502 пот ит, 330894 литр сөт, 2243230 данә йомырка, 106212 пот брынза, 353514 пот йон, 33066 данә тире озатты һәм башка бик күп товар, азык-төлек белән ярдәм итте. Саба районы Казан госпитальләренә шефлык итте. Авыруларга 1943 елның февраль аенда гына да 1,5 центнер ит, 15 мендәр, 50 тартма теш порошогы җибәрелә. Сталинград азат ителгәннән соң "Кызыл көрәш" колхозы рәисе Хәмит Хуҗиәхмәтов шәһәргә самавыр һәм бер сарык бүләк итә. Колхозчылар 14 тәлинкә, 4 мендәр җибәрәләр һәм 5120 сумлык заем облигацияләре сатып алалар. Дошман кулыннан азат ителә барган районнарга колхоздан 19 баш сарык, 5 каз, 8 тавык, кило ярым май, 50 центнер сөт, 50 пар оекбаш һәм 1550 сум акча җибәрелә.

Районыбызның сугыштан соң­гы еллардагы тормышы, үсе­ше, булган үзгәрешләр өлкәннәрнең хәтерендә, яшь буынның күз алдында. Әлеге чорда ирешелгәннәр казанышларыбызны санап чыгу өчен зур бер сәхифә ачарга кирәк булыр иде.

Районыбыз тарихын көздән кичергәннән соң туган фикер-нәтиҗә шул: һәркемнең районны бәхетле, шатлыклы ке­шеләр яши торган алдынгы, икътисадый яктан тагын да алга киткән, чәчәк аткан төбәк итеп күрәсе килә.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: