Саба таңнары

Районда хуҗасыз йортлар ияләрен таба

Хуҗасыз калудан ташландык хәлгә килгән йортлар - авыл җирлекләренең күптәннән килгән проблемасы. Алар торак пунктларның ямен алып тора, социаль йөзен үзгәртүгә, төзекләндерүгә комачаулык итә.

Мондый йортлар электән үк перспективасыз саналган авылларда байтак күренә.

Әйтик, Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә 4 хуҗасыз ташландык йорт исәпләнә. Кагылырга да ярамый үзләренә. Чөнки әлегә кадәр мондый торак урнашкан җир кишәрлекләре мирас тәртибендә федераль милеккә күчерелделәр. Әмма буш калган торакка милек хокукын теркәү принцибы (аеруча авыл җирендәге шәхси йортлар) аларны куллану, территорияләрне төзекләндерү мөмкинлеген чик­ләде. Ташландык йортлар һәм җирләр еллар дәвамында караучысыз торды.

Хәзер, ниһаять, мондый хәлгә чик куела. Ни өчен дигәндә, агымдагы елның 23 июлендә "Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1151нче маддәсенә үзгәреш кертү турында"гы 223-ФЗ санлы Федераль законы дөнья күрде. Президент, вафат булган гражданнарның вариссыз калган мөлкәтенә милек хокукы күчү тәртибен аныклаган законга кул куйды. Нинди мөлкәт вариссыз калган дип санала соң? Башта шуңа ачыклык кертик. Вафат булган кеше үзе исән чагында законлы варис алучыларга васыятьнамә калдырмаган, туганлык буенча мирасчылары дәгъва итмәгән мөлкәт вариссыз калган мөлкәт дип санала. Шулай итеп хәзер хуҗасыз калган йортлар, дачалар, шәхси йорт төзелеше өчен билгеләнгән яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бүленгән җир кишәрлекләре нинди территориядә урнашкан булсалар, шул авыл биләмәсе һәм муниципалитет милкенә биреләчәкләр һәм социаль куллану торак фондына кертеләчәкләр. Хәзер торак урнашкан җир участоклары турында мәгълүмат, алар белән идарә итүгә ресурслары булган җирле үзидарә органнары үзләре файдасына эш итә алалар. Муниципалетлар андый җир кишәрлекләрен гражданнарга яки оешмаларга сатарга, арендага бирергә мөмкиннәр. Ялгыз яшәгән гражданнардан калган башка хуҗасыз мөлкәт, ягъни мебель, инвентарь, борынгы әйберләр, транспорт чаралары исә, элекке кебек үк, мирас буенча Федерация милкенә күчә. Моның өчен мирас итеп алу турындагы законга ярашлы, салым органнары һәм муниципаль берәмлекләр вариссыз калган мөлкәтне мираска алу хокукы турындагы таныклык бирүне сорап язган гариза белән нотариуска мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Яңа кагыйдәләр буенча муниципаль берәмлек яки Федерация субъекты милкенә күчә торган вариссыз мөлкәтнең исемлеге киңәя. Электән торак бинадан башка барлык мөлкәт "Росимущество"ның территориаль идарәсе йөзендә Россия Федерациясе милкенә күчә иде.

Районда Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә алып барыла башлаган эш турында Саба муниципаль районы Советының юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаев сөйли:

-Ташландык йортларны алу күптән өлгергән проблема иде. Быел кабул ителгән норматив хокук документлары хәзер әлеге проблеманы хәл итүгә мөһим адым булып тора. Районда хуҗасыз корылмаларны муниципаль берәмлекләргә бирү буенча эш башланды дияргә була. Әйтик, Түбән Шытсу авыл җирлегендә варисы булмаган йортны муниципалет карамагына күчерү мәсьәләсе күптән түгел суд аша хәл ителде. Җир­лек­­ләргә федераль законны га­мәлгә ашыруда юридик булышлык күрсәтелә.

Шул ук вакытта варисларның әтисе-әнисе (туганы) үлеп, ялгыз калган җир кишәрлекләрен, йортларны да 6 ай эчендә үзләренә рәсмиләштерүләре мөһим. Шу­шы процедура үтәлмәсә, бу ва­рисларның мирастан баш тартуларын аңлатачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 13:19
    Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
Ночной режим