Саба таңнары

Розаның терелүен сабыйлары көтә

Матур гына гомер иткәндә, авыру дигәннәре каян гына килеп чыгып, бар тормышның астын өскә китереп ташлый икән ул? Әлмәттә яшәүче өч бала анасы Роза Фәтхиева белән әнә шулай булган. Сабыйларының үсеп килүенә сөенеп, ире Рамил белән бик күпләргә үрнәк булып яшәгән бу гаиләгә көтмәгәндә хәсрәт килә. Розада яман шеш авыруын...

Матур гына гомер иткәндә, авыру дигәннәре каян гына килеп чыгып, бар тормышның астын өскә китереп ташлый икән ул? Әлмәттә яшәүче өч бала анасы Роза Фәтхиева белән әнә шулай булган. Сабыйларының үсеп килүенә сөенеп, ире Рамил белән бик күпләргә үрнәк булып яшәгән бу гаиләгә көтмәгәндә хәсрәт килә. Розада яман шеш авыруын табалар.

Роза тәнендәге миңнең үсеп китүен күреп, табибларга күре­нергә була. Ә алар аны тиз арада онкологка юллыйлар. Быелның апрель аенда миңне кисеп алалар. Һәм шуннан соң аңа метас­тазалы меланома диагнозы куела. Бу авыр диагноз аның гаи­ләсен борчуга сала инде. Борчылмаслык та түгел - Розаның терелүен көтеп торучы өч баласы бар бит. Иң олысы Наилгә - 15, Камиләгә - 8, Саматка 6 гына яшь бит әле.


- Сеңлемне югалтырбыз дип куркабыз. Табиблар метастазаны химия терапиясе белән дәва­ларга тәкъдим итте. Әмма аңа бу килешмәде. Беренче химия терапиясен алуга ук хәле начарайды. Эче бик каты авыртканга күрә, ашыгыч рәвештә хаста­ханәгә кердек. Хәзерге вакытта Әлмәттә дәваланабыз, - ди апасы Лилия. - Мин үзем Казанда яшим. Гаиләм шунда калды. Балаларымны ирем, ул эштә чакта күршеләрем карый. Сеңлемнең ире дә өч баланы тәрбияли. Без гаиләдә ике генә бала идек. Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылында туып үстек. Анда әти-әниебез яши. Алар бу хәлгә борчылып, бик картайдылар. Авырулары кө­чәйде.


Розаның хәлен җиңеләйтү өчен бирелгән химия терапиясе аңа килешмәгәч, апасы анализларын Мәскәүгә үзе илтеп, андагы табиблардан киңәш ала. Алар әйтүенчә, мондый авыруны элек Израильдә дәвалаганнар, ә хәзер аңа каршы тора торган дару да табылган. Анализлар нә­тиҗәсе буенча, Розаның яман шешен җиңәргә нәкъ менә шул дару ярдәм итәчәк икән. Тик бер атналык курсы 115 мең 300 сум тора.

Реклама


- Барлык туганнар, якыннар, дуслар ярдәме белән өч курслык даруга акча җыйдык. Әмма ул бит бер айга да җитми дигән сүз. Авылдашларыбызга рәхмәт. Бу хәбәрне ишеткәч, алар әниебезгә кем күпме булдыра ала - шуның кадәр акча китереп биргәннәр. Шулай итеп, бер атналык дару алырга ярдәм иттеләр. Моңа кадәр сең­лем ире Рамил белән үз эшләрен башлап җибәреп, туйларга залларны бизәп көн күрделәр. Инде хәзер Роза авырый башлагач, бу эшне дә туктатырга туры килде. Ярдәм сорап кая гына бармадым?!

Фондларда, акча юк, диләр. Ә минем инде башка сорар кешем калмады. Әлеге даруны Татарстанда да квота буенча алырга мөмкин дип ишеттем. Сәла­мәтлек саклау министры Гадел Вафинга да хат язган идем, - ди Лилия ханым. - Инде менә 14 көн сеңлемнең янында утырам. Беркая да чыгып йөреп булмый. Аяк очына утырып йок­лыйм. Ничек ярдәм итәргә дә белмим газиз туганыма. Бар өметем - мәрхәмәтле кеше­ләрдә генә. Бер белмәгән ке­шеләр булыша. Сеңлемнең язмышына битараф калмадылар. Ә безгә бер дә туктарга ярамый. Бер башлагач, аны бер ел буе кулланасы икән. Бары шуннан соң гына нәтиҗәсе уңай булачак, дип өмет­лән­де­рәләр. Бу даруны эчеп дәва тапкан кешеләр белән аралаштым. Бер курс эчүгә үк хәл кереп, кешенең сәламәтлеге яхшыра башлый икән. Шуңа сеңлемнең тере­лүенә өметем сүнми әле. Киресенчә, өметләнеп яшибез.


Фәтхиевләр изге күңелле кешеләрнең булышуына өмет итә. Матди ярдәм күрсәтергә теләү­челәр өчен исәп-хисап счеты:

Сбербанк
639002629016317371
(банк картасы апасы Әскәрова Лилия Рәис кызы исемендә).
Хәбәрләшү өчен телефон:
89178857859

("Ватаным Татарстан", /№ 163, 23.10.2015/)

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2895

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: