Саба таңнары

Рәшәткә артындагы никах

Диләрә әнисе белән җитәкләшеп мәктәпкә килде.

Зур чәчәк бәйләмен беренче укытучысы Рушания апасына тапшыргач, кыяр-кыймас кына беренче партага барып утырды. Урын сайлап торыр чак мени?! Белем бәйрәм тантанасына болай да соңара язган бит. Укытучы каршысына утырудан тартынганнармы, беренче рәттәге партада берәү дә юк. Сыйныф бүлмәсендә парталар өч кенә рәт. Димәк, сыйныфта алтау булачаклар. Диләрә бераз ялгышкан булып чыкты, көткәнән дә азрак - дүрт кенә бөртек. Белем йортына килгәнче санарга, хәреф танырга өйрәнеп килгән Диләрә игътибар белән Рушания апасының кара, озын чәч толымнарын күзәтә. Шулчак пышылдаган тавыш килде: "Диләрә-ә, синең яныңа утырыйм әле, синең сумкаң матур!". Борылып караса янындагы буш урындыкка авылның икенче очындагы Марат килеп утырган. Ризалык бирүен аңлатып кыз баш какты. Үргән чәченә бәйләнгән ак бантиклары да, ярар, дигәндәй селкенеп куйды. Әйтерсең лә, җәйге болындагы ак күбәләк канат какты. Чү, җәйге болын дигәннән, кыз апасы белән Казкаш елгасына су керергә баргач та алар Маратны күргәннәр иде бит.

  • Ә мин Диләрәне җәй көне дә күрдем, - диде партадаш малай укытучысына карап сөенеп. Рыясыз чак бит, шатлыклы хисләре җирән чәчләренә, чуар сипкелләренә үк бәреп чыкты.
  • Менә хәзер сыйныфташлар да үзегез!

Әнә шулай башланып киткән иде аларның беренче танышулары. Әллә Казкаш буенда, әллә мәктәптә. Ныклап танышу парта артында булды ахрысы...

  • Вы кому? - дигән усал, көр ир-ат тавышыннан сискәнеп китте Диләрә. Еракта калган матур балачак хисләреннән айнып күтәрелеп караса каршында кораллы ир-ат басып тора. Чыраена карасаң, сытам, бетерәм дигән кебек.

Каушавыннан Диләрәнең башындагы яулыгы шуып иңбашын каплады. Аны ябарга каударлана торгач кулындагы пакет шап итеп асфальтка төште дә, эчендәге кофе савыты шык итеп тавыш чыгарды.

  • Бля.., деревенские бабки, платок еще одели. А что там в сумке?, - диде теге әзмәвер кабат усалланып. Нельзя же в колонию такие вещи приносить. Иди в приемную, раскладывай все.

Диләрә күндәм генә ят ир кушкан урынга атлады. Ул әйткәнне тыңламый ярамый, барыбер алып килгән әйберләрне тикшереп кертәләр, дип ишеткәне бар иде. Кызның пакетында әлләни куркыныч әйберләр табылмады. Тәмәке, шырпы, чәй, кәһва, балык консервасы. Чәй, тәмәкене аерым пакетка бушаттырдылар. Кап эчендә андый-мондый ят әйбер кермәсен, янәсе. Күтәрелеп карарга да ояла торган авыл кызына кая инде ят әйберләр?! Тәмәкене берәмтекләп пакетка салганда Диләрәнең күңеле тулды. Их, Марат, күзләр тидеме соң әллә безгә. Яшьлегебезнең иң матур вакытларын шушы тимерчыбыклы коймалар чикләп тора бит. Гомереңне айлап түгел, көнләп кыскартачак, саулыгыңны җимерәчәк тәмәкене үз кулларым белән сиңа әзерлим. Иректә чакта тәмәке дә тартмый идең бит. Ир-егетләр елый белми шул, алар тәмәке тарта. Әйтерсең лә, шул төтеннәр борчулы мәшәкатьләрне яндырып көлгә әйләндерә. Ирек... Нинди рәхәт, гамьсез сүз икән бу. Иректә чакта кадерен генә белмибез икән.

Марат белән Диләрә чыгарылыш кичәсеннән соң, икесе дә авыл хуҗалыгына кирәкле һөнәр сайларга сүз куештылар. Бергәләп уку йортына документларын тапшырып кайттылар. Балаларының бар җиргә дә бергәләп чыгып китүләренә әти-әниләре гаҗәпсенмәде дә, каршы да килмәде. Егет кызның әти-әнисе - Фәйрүзә апа һәм Тәлгат абыйның тәмам үз кешеләренә әйләнде. Бәрәңге утырту, эшкәртү, җыеп алу кебек күмәк хезмәтләр бергәләп башкарылды ике гаилә арасында. Эшләп үстеләр алар, шуңа күрә малай тайгак юлга кереп китәр дигән уй башларына да килмәде. Күрәчәк арттан этә диләр. Әллә чыннан да шулай микән? Җәйнең шомлы бер төнендә Марат өйгә кунарга кайтмады. Әни кеше Фирдания апа улының өйдә юклыгын сыер саварга торгач кына абайлады. Улының урыны буш. Ишегалдына казларны инешкә куарга әзерләнгән ире янына йөгереп чыкты. Муллаян абый күңелендә шик тойса да:

  • Фәйрүзәләрдәдер, борчылма, хәзер бакча артлатып кына барып киләм, - диде. Тик, барырга өлгермәде, улы кайтып керде.
  • Күрше авыл Дамирга барган идек Әнәс белән, матай ватылды да кайта алмый яттык, аннан соң шунда гына кунарга туры килде.
  • Ә өстең ник пычрак, цементка буялган түгелме?
  • Ә-ә, анысын әйтергә дә онытып торам икән, Дамир төзелешкә ярдәмче булып эшкә кергән. Аларның авылында ферма төзиләр, шунда цемент бушатыштым.

Ләкин Маратның тавышында ниндидер калтырану, нәрсәнедер яшерү чагылып узды. Ата кешенең йөрәге чәнчеп куйса да, артыгын төпченмәде. Аннан соң сораштыру малаена карата ышанычны да киметер, дип уйлады. Әле моңарчы сынатканы юк иде бит.

  • Ярый, дусларга булышу начар түгел, бар ял ит, - дип улын озатты да, капкага сөялгән матайны ишегалдына алып кереп урнаштырды. Матай чыннан да төн эчендә хәйран таушалган. Тәгәрмәч эчендә цемент тузаны да кереп оялаган.

Көннәр төнгә ялганып, һәркайсы да үз агымына кереп китте. Аллага шөкер, ике якның да нигезе тыныч. Муллаяннар капка төбендәге американский клен агачына кунып каркылдаган карганы исәпкә алмаганда, бар да элеккечә. Ләкин, атаның күңеле нидер сизенә. Беркөнне улының үз бүлмәсендә кабалана-кабалана акча санавына юлыкты. Ул аны башта акча дип уйламады да. Әтисе килеп кергәч малай яшен тизлеге белән матрац астына нидер яшерде. Маратны күршегә чыбыркы алып чыгарга җибәргәч тикшереп карыйсы итте. Матрац астына кереп киткән кул кәгазь төргәккә юлыкты. Ачып караса, акча. Акча гына да түгел, акчалар. Улының чыбыркы алып чыгышына ата кеше үз чыбыркысын әзерләде.

-Бу нәрсә, каян килде сиңа мондый акчалар?

- Мин, мин, - дип тотлыкты егет.

- Юеш борынланып торма, әйт дөресен.

- Мин Дамир белән... Дамир янына төзелешкә кердем. Шунда бер ай эшләгәнгә хезмәт хакы. Укырга керү өчен имтиханнарга әзерлән, дип ачулануыгыздан куркып әйтми йөрдем.

Ата кеше йомшара төште. Хәтта куанды да кебек. Әле генә тачкалы уйнап йөргән баласы тормыш итү турында уйлый түгелме соң? Шулай да, әти буларак үз сүзен әйтте.

  • Ни булса да ата белән киңәшәсе улым. Эшкә керәсеңме, чыгасыңмы, ата-анаңнан узып яшәмә.

Икенче көнне таң белән бергә уянып, авылны гөрләтеп, сыерларны көтүгә алып киттеләр. Малкайлар болында йөреп печән ашаганнан соң, хәл алырга елга буена, күләгә урынга киләләр. Үзләренчә ял итәләр биредә, монда кигәвеннәр дә азрак. Көтүчеләр дә бераз аякларын ял иттерә, тамак ялгап ала. Күз йомып бераз черем итеп алырга да вакыт кала әле. Таллар тынлыгын ерактан ук үкертеп килгән матай тавышы бүлде. Милиция фуражкасын күрүгә участок инспекторы Мөнирне танып эшнең ни дә икәнен аңлады Марат. Аңа түгел, әтигә ни диярмен, дигән курку йөгереп узды башыннан.

Күрше авылда төзелүче фермадан цемент урлануы, шиклеләр арасында Маратның да булуын ишеткән ата, матрац астындагы акчаларның ни рәвешле эшләнгәне төшенде. Улым тормыш итәргә өйрәнә икән, дигән якты хыяллары чәлпәрәмә килде.

Маратны өйгә кайтармадылар, милициягә сорау алуга алып киттеләр. Төркемләп, алдан уйлап чит милеккә кул сузган өчен җәза тагын да катгыйрак икән. Урлашуда өч егет бергә катнашса да, гаепнең барысын да Маратка аудардылар. Нәтиҗәдә аны ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Без сине ташламабыз, дип ышандырсалар да, ярты ел вакыт узгач дуслык, иптәшлек дигән нәрсә онытылды.

Менә Диләрә бүген егетенә кабат "передача" китерде. Бик теләсәләр дә аларны күрештермиләр. Әнисе, яисә никахлы хатыны булган очракта гына күрешү мөмкин икән.

Теге усал әзмәвер сакчы Диләрәне төрмә капкасына кадәр озата чыкты.

  • А кто у тебя сидит, отец или брат?
  • Любимый..

Диләрә каушавыннан башка сүз таба алмыйча әйттеме, әллә күңелендәге эчке бер халәт әйттердеме, үзе дә гаҗәпсенеп куйды. Каравылчы урысның да күңеле йомшарды бугай, кызга уңышлар теләп озатты.

Икенче юлы кыз Фирдания апа белән бергәләп килде. Каравылда бу юлы да теге урыс. Җайлый торгач, ул иптәшләре белән сөйләште дә, Маратны әнисе һәм Диләрә белән күрештерделәр. Тик, озакка түгел, бирелгән вакыт - егерме минут. Шушы санаулы мизгелләрдә бар нәрсә хәл ителде. Ана һәм ул, сөйгән ярның күзләрендәге шатлыклы яшьләр иң бәхетле яшьләр булгандыр, мөгаен! Беренчедән, Фирдания апа сөенде: миллионнар үзләштереп тә иректә йөрүчеләр була торып, ике капчык цемент өчен рәшәткә артына ябылып та дөньяга ышанычын югалтмыйча улының намазга басуына! Икенчедән, Марат шатланды: көтелмәгәндә әти-әнисенең, сөйгән кызының йөзләренә кызыллык китереп тә, аларның үзен һаман кайгыртуларына. Өченчедән, Диләрә елмайды: балачак дусты, төнлә төшләренә кереп йөдәткән егете аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

  • Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый, төрмәгә керүчегә кияүгә чыгарга уйлама да юләр, - диде сыйныфташы.
  • Ап-ак туй күлмәге кияргә тиешсең бит син, төрмәгә күлмәк киеп барырсыңмы, - диде туганы.

Мондый төртмәле сүзләрне күп ишетте, ә ул аны Аллаһ сынавы итеп кабул итте. Аллаһ миңа бу сынауны җибәргән икән, минем аны үтеп чыга аласымны белгән. Димәк, мин Маратны иреккә чыгару өчен, иреккә чыккач та ирекле яшәве өчен барысын да эшләргә тиешмен. Бәхетемнән качмыйча, мәхәббәтем өчен көрәшергә кирәк, дип уйлады. Һәм ялгышмады: алар рәшәткә артында никах укыттылар, үзен тәртипле тоткан өчен Маратны срогыннан алда чыгардылар. Бүген үз йортлары белән яшәп, балалар үстерәләр. Сезнең өчен елаучыны кадерләгез, саклагыз. Аллаһ аның күз яшьләре хакына сезне саклар. Хак сүзләр икән! Марат та, Диләрә дә моңа бик ышана.

Замирә Сәмигуллина.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: