Саба таңнары

Саба мәчетен кем төзеткән?

...Күпме куерса да вакыйгалар, Җирдә әле - Иман, Күктә Ай бар! Мөдәррис Әгъләм. Әйе, күптән ачыклык кертелергә тиешле сорау иде бу. Чөнки борынгы мәгълүматлар төрлечә теркәлгән булып чыкты. Мәсәлән, авторлары Радик Салихов һәм Рамил Хәйретдинов булган "Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре" дигән китапта (1996 елгы) мондый юллар бар: "Байлар...

...Күпме куерса да

вакыйгалар,

Җирдә әле - Иман,

Күктә Ай бар!

Мөдәррис Әгъләм.

Әйе, күптән ачыклык кертелергә тиешле сорау иде бу. Чөнки борынгы мәгълүматлар төрлечә теркәлгән булып чыкты. Мәсәлән, авторлары Радик Салихов һәм Рамил Хәйретдинов булган "Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре" дигән китапта (1996 елгы) мондый юллар бар: "Байлар Сабасында рәсми теркәлгән мәхәллә 1797 елда барлыкка килгән. Шул ук вакытта ук Монасыйб бине Габделхаликъ акчасына мәчет төзелгән. (Сүз хәзерге мәчеткә кадәр салынганы турында бара - Т.Н.). 1841 елда Казанның беренче гильдия сәүдәгәре Габделкәрим Габдерәшит улы Юнысов (1859 елда вафат) беренче мәхәлләнең хәзер дә сакланган ике катлы таш мәчетен салдырды"...

Мәчет төзелешенең кырык биш меңгә төшкәне дә әйтелә. Гыйбадәтханә йортын салдыручы, Байлар Сабасы киләчәктә кала булырга тиеш, ди һәм мәчетнең проектын Петербург архитекторыннан сыздырган икән. Монысы дөрес тә булырга мөмкин. Чөнки хәзерге җәяүлеләр урамының теге башыннан - Мәктәп яныннан карасаң, мәчет бинасының нәкъ шул урамга турылап урнаштырылуына игътибар итәсең. Санкт-Петербург урамнары да шул рәвешле бит...

Саба мәчетен Габдел­кә­­рим Габдерәшит улы салдырган дигән мәгълүматларга таянып, без, өлкән яшьтәге әдип Мәгъсум ага Хуҗин белән, "Яшә, Саба-Йорт!" китабындагы "Манарада ай балкый" дигән бүлектә берничә мәртәбә мәчетне Габделкәрим Габдерәшит улы төзеткән дип биргәнбез. Без генә түгел, Саба җәмигъ мәчете хәзрәтләре дә шушы исемне кулланып килде моңарчы.

Ә менә мәшһүр галим, күренекле тарихчы-мәгъ­ри­фәтче һәм фәйләсүф Шиһа­бетдин Мәрҗани "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" ("Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр"- бу хезмәтнең беренче кисәге матбугатта ике тапкыр - 1885 һәм 1897 елларда, ә икенче кисәге 1900 елда басылып чыга) дигән китабында болай дип язган булган:

...Элек Саба авылында фәкать ике мәчет булган. Хәзерге көндә дүрт мәчет бар. Шул авылда булган янгыннан соң, 1257 (1841) елның азагында Казан сәүдәгәре Габдерәшит бине Габделкәрим бине Мөхәммәтрәхим бине Юныс мелла Габделгалләм имамлыгы вакытында яңа таш мәчетне төзетте... (Игътибар итсәгез, бу җөмләдә өч "бине" булганлыктан, аларның кайсы фамилия, атаданлык һәм исем икәнен беренче карашка ук белеп тә булмый). Ул (мәчет төзеткән Габдерәшит була инде - Т.Н.) 1276 (1859) елда вафат булды. Җеназасын мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин укып, Казандагы яңа каберлектә җирләнде. Әхмәт, Мөхәм­мәтрәхим һәм Гали исемле угыллары калды". Бу исемнәргә язма ахырында әйләнеп кайтырбыз әле.

2012 елның декабрендә булып узган Бөтендөнья татар конгрессының V съезды делегатлары арасында Татарстаныбызның Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Сабада тукыма фабрикасы тоткан Аблаковлар нәселен дәвам итүче Рафаил Гәрәй улы Аблаков та (аларның бабалары 1890 елда Казахстанга килеп урнашалар, бу вакытта аның әтисе Гәрәйгә 9 яшь кенә була) бар иде. Ул алга таба үзләренең фамилиясен дөресләп язарга кушты. "Абалаков түгел", - диде. Рафаил ага бу юлларның авторына нәселе белән бәйле истәлекләр дә калдырды. Аларның берсендә "Из воспоминаний о Казанском купце (меценате) 1 гильдии Юнусова: его сын взял в жены дочь Бикчантая Аблакова из Богатых Сабов, который построил таш мечеть" дигән юллар бар.

Күргәнегезчә, бу язманың башында ук өч-дүрт төрле тарихи чыганак китерелде. Шуларны күптән гомумиләштерергә кирәк иде. Әлеге мөмкинлек уйламаганда-көтмәгәндә килеп туды.

...Сатыш мәдрәсәсе бинасы яңартылу уңаеннан кайбер мәгълүматларны ачыклау нияте белән Туган якны өйрәнү музеена кергәч, аның җитәкчесе Резеда Сөнгатова миңа "Казань" журналында (2004 ел, № 8,9) басылган бер тарихи очеркның күчермәсен бирде. "Из жизни купцов меценатов Юнысовых" дип исемләнгән иде ул. Әлеге язма Сабаның Бикчәнтәй Аблаков кызы Җәмиләгә өйләнгән Габделкәрим Юнысов турында икән. Аны оныклары Р.Юнысов һәм Д. Зөбәиров әзерләгән булган. Татарчадан русчага күренекле әдәбият галимебез Энгель Нигъмәтуллин тәрҗемә иткән.

...Мөхәммәтрәхим Юнысов Казанга Кариле авылыннан (Балтач районы) килеп урнаша. Тора-бара Мөхәммәтрәхим тире эшкәртү, күн эшләнмәләр заводлары тота торган зур купецка һәм меценатка әйләнә. 1785 елда ук ул иң беренчеләрдән "Казанның мактаулы гражданины" исеменә лаек була. Җәмәгать эшләрендә катнаша. Татар Ратушасын җитәкли. Мөхәммәтрәхимнең ике улы - Габделкәрим белән Габидулла һәм кызлары була. Егетләр дә әтиләренең эшен дәвам итәләр. Мәскәү һәм Архангельск кебек шәһәрләрнең байлары белән сәүдә алып баралар. "Почетлы гражданин" исемен алып, хәрби хезмәттән котылып калалар. Саба кияве Габделкәрим дә тора-бара җирле татар җәмәгатьчелегенең башлыгына әйләнә. Меценатлык белән дә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр Юнысовлар. 1830 елда холера эпидемиясе чыккач, ике катлы хастаханә дә салалар, мәчетләр төзиләр. Шулай ук үзләренең ти­пографияләрендә ди­­ни китаплар бастырып, ха­лыкка бушлай тарата­лар. Ме­нә шундый юмартлыклары өчен Габделкәрим Юнысов ике алтын медальгә лаек була. Гомумән, бик күп игелекле гамәлләр кылалар.

Менә бит нинди игелекле җаннар булган алар.

Саба кияве Габделкәрим 1821 елда, мәңгелеккә күчә (Шулай булгач, ул 1841 елгы мәчетебезне берничектә төзетә алмый). Өч яшьлек улы Габдрәшит (мәчет салдырасы кешебез - Т.Н.) атасыз кала. Аны әтисенең бертуган энесе Габидулла абыйсы тәрбияләп үстерә һәм балигъ булгач, әтисе Габделкәримнең малае Габ­дерәшиткә тиешле бай­лыгын бүлеп бирә. Габ­дерәшит күренекле Ка­зан сәүдәгәрләре һәм­ эшмәкәрләре, дин һәм җәмәгать эш­лек­леләре Апанаевлар нә­се­леннән Хәсән Апа­наевның Маһитап исемле кызына өйләнә. Аларның Әхмәтгәрәй, Мөхәммәтрәхим, Мөхәм­мәтгали исемле уллары һәм өч кызы - Кәмәрбану, Фәхрибану, Зөһрәбану була. Маһитап яшьли бакыйлыкка күчә. Габдерәшит икенче җәмәгате итеп Байлар Сабасы мулласы Габделгалләм хәзрәтнең Гәнифә исемле кызын ала. Аларның уртак балалары да туа, аңа Маһруй дип исем кушалар.

Менә шулай итеп, Габдерәшит Габделкәрим улы Юнысов 1841 елда әнисе Җәмиләнең туган авылына бүләк итеп таш мәчет салдырган булып чыга. Бу вакытта, Шиһабетдин Мәрҗани китабында язылганча, әлеге мәхәлләгә Габделгалләм хәзрәт имамлык итә (аңа указ 1828 елда бирелә - ТР Милли архивы, фонд - 2; оп.2, д. 8), алар тыгыз мөгаләмәдә булып, тора-бара туганлашалар, хәзрәт газиз кызын тол калган Габдерәшиткә кияүгә бирә. Язмыш кушуы буенча, Габдерәшитнең әтисе Габделкәрим генә түгел, ул үзе дә Байлар Сабасы киявенә әйләнә. Безгә тарихи һәйкәл - гыйбадәт кыла торган Аллаһ йорты салып калдырган Габдерәшит нибары 42 яшендә, 1859 елда вафат була.

Ә хәзер инде язмабыз башындарак бирелгән Шиһабетдин Мәрҗани кита­бындагы мәгълүматларны "Ка­­зань" журналындагысы бе­лән тәңгәлләштерик. "Казан сәүдәгәре Габдерәшит бине (үз исеме - Т.Н.) Габдел­кәрим бине (әтисенең исеме) Мөхәммәтрәхим бине (ба­ба­сының исеме) Юныс (нәсел­ләренең фамилияләре) мелла Габделгалләм (Саба мулласы) имамлыгы вакы­тында яңа таш мәчетне тө­зетте... Ул 1276 (1859) елда вафат булды. Әхмәд, Мө­­хәммәтрәхим һәм Гали исемле угыллары калды (мон­­да Әхмәд белән Гали­нең исемнәре кыскартылган, журналда Әхмәтгәрәй Мөхәммәтгали дип мулла кушканча бирелгән).

Димәк, шуның белән Байлар Сабасына бүген дә иман нуры чәчеп торучы мәчетнең кем салдырганы ачыкланды дип, нокта куярга мөмкиндер. Бу язманың авторы әлеге мәгълүматлар белән Өлкәннәр клубы әгъзаларын, Татарстан Диния нәзарәтенең «Шура» журналында басылганнан соң Саба җәмигъ мәчете имам хатибы Илдар Хажи Яхъя җомгага йөрүчеләрне таныштырды. Юны­сов­ларның шәҗәрәләрен (югарыда ките­релгән аңлат­малар белән) мәчет­нең беренче катына ясатып кую хастәре күрелә.

...Менә шундый бай тарихлы мәчетебез байтак еллар елап-сыкрап, рәнҗеп утырган иде. 1930 елда авылның "башы", ягъни мәчет манарасы киселгәннән соң, аның беренче каты клуб, икенчесе КПСС райкомының партия кабинеты, китапханә итеп файдаланылганын күпләр хәтерлиләрдер. Мәчетебезнең кирпеч гөмбәзе дә булган. Аны илленче елларда, җылыту өчен утын күп кирәк, дигән сылтау белән, сүттергәннәр. Байлар Сабасы өстенә "урман аварга" торган хәлдә, мондый нәрсә эшләү өчен, үз халкыңның тарихын-байлыгын хөрмәт итмәү кирәктер!..

Узган гасырның туксанынчы еллар уртасында, район белән Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльмиев җитәкчелек иткән чорда, гасыр ярымлык тарихы булган Иман йортыбыз өр-яңадан рес­тав­рацияләнде һәм 1995 елның 6 октябрендә - җомга көнне, манара күтәрелеп, мәчет дин тотучыларга кайтарылды. Соңгы ун ел эчендә хәзерге хакимият башлыгыбыз Рәис Нургали улы Миңнеханов ике тапкыр капиталь ремонт ясатты, бинаның ишегалдына брусчаткалар җәйдерде, манарага һәм диварларга зәвыклы электр лампалары утлары куйдырды. Әнә шул яктылык нурында хәзер кичләрен һәм төннәрендә биек манарада горур Ай балкый. Яңа манараны "Сельхозтехника" акционерлык җәмгыяте уңганнары ясады. Мәчетне Сабадагы 159нчы ПМК төзүчеләре яңартты. Го­мумән, бу изге эшкә райондагы бик күп хезмәт коллективларының, аерым кешеләрнең өлеше керде.

Хәзер инде ул, егерме елга якын еламый-сык­рамый, гел елмаеп кына тора.

Бу язма ахырында мәд­рәсәләребез турында бик кыскача гына тукталып китмәсәк, дөрес булып бетмәс. Һәр мәхәллә каршында дин сабагы бирә торган укыту йортлары булган.

Без сүз алып бара торган беренче мәхәлләнең мәдрәсәсе 2013 елның 13 июнендә сүтелгән Советлар йорты (соңыннан редакция һәм типография урнашкан иде бирегә) урынында булган. Мәдрәсә ябылгач, ул бинаны балалар бакчасы итеп файдаланганнар. Байлар Сабасы авылы тумасы Гөлбикә апа Ногманова үзенең шушы бакчада тәрбияләнүен әйткән иде.

Узган гасыр башында, төгәләрәге 1902 елда бу мәхәл­ләдә 238 ир-ат, шулардан 61 йорт хуҗасы исәптә торган. Югарыда телгә алынган мәдрәсәдә 48 малай, 37 кыз укыган.

Сабаның үзендәге һәм авылларда­гы мәдрә­сәләрдә укымышлы хәз­рәтләр, дин белгечләре сабак биргән. Шиһабетдин Мәрҗанинең без телгә алган хезмәтләренә күз салсак, анда мелла Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети, мелла Җарулла бине әс-Сатыши, мелла Сибгатулла бине Мөхәммәт бине Тимер әс-Сатыши, мелла Сәлим бине Габдерәхим әс-Сабавый, мелла Мөхәммәд Хуҗашәех бине Юллыйк шәйх әс-Сабавый, мелла Сәйфетдин бине Әбүбәкер бине Сәлим әс-Шыңарый кебек дин әһелләре телгә алына.

Гомумән, Саба ягы элек-электән дин, мәгърифәт, шигърият үзәге булган. Бу фикерне раслау өчен Байлар Сабасының үзендә туган, Курса, Мәчкәрә, Бохара мәдрәсәләрендә укып, җырларда җырлана торган Наласа авылында муллалык иткәннән соң Мисырга китеп, Әл-Әзһәр университетында фарсы теле укыткан Кавалетдин Болгари (Мөхәмәдәмин бине Сәйфулла әс-Сабавый) исемен әйтү дә җитәдер. Ул шагыйрь дә була, шигырьләре безнең көннәргә килеп җитә. 1833 елда мәңгелеккә күчә һәм Каһирә зиратында җирләнә. Мондый мисалларны тагын дәвам итеп булыр иде...

Тәлгат Нәҗмиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: