Саба таңнары

Саба мәдәният йортында “Ай күлгә сыенганда” спектакле премьерасын тәкъдим иттеләр

Бүген Саба мәдәният йорты театр коллективы язучы Гөлсинә Галимуллинаның “Ай күлгә сыенганда” повесте буенча режиссер Айрат Зиннуров сәхнәләштергән спектакльнең премьерасын күрсәтте.

Өч сәгатькә  сузылган  театр бер сулышта  каралды. Соңыннан мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин үзенең  чыгышында әйткәнчә, повестьне сәхнәләштерү идеясе яз аенда  ук туган булган. Театр коллективы әлеге иҗади хезмәтне  зур осталык белән  башкарып  чыкты. Тамашачы төп рольне (Гөлсәхрә) башкарган Энже Нурисламованы аеруча озак  алкышлады.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: