Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Саба сөт-май комбинаты җитәкчесе Заһир Һадиев: "Акырып-бакырып җи­тештерүчәнлекне арттырып булмый"

    Кемдер булырга, күңе­ленә хуш килеп торган һөнәр сайларга балачактан кызыгасың икән, максатка ирешүдә кыенлыклар куркытмый. Теләче районының Яңа Җөри авылы кызы Венера да яшьтән лаборант булырга хыяллана.

    "Исеме дә матур яңгырый, ак халат киеп эшләүләре дә җанга ятышлы тоела иде. Рәсемнәре газеталарда чыга. Кызыктым бит лаборант булырга",- дип искә ала ул мөстәкыйль тормышка аяк басу өчен юллар чатында торган чагын. Шулай итеп, Венера, уку йортларыннан тулып торган Казан калаларын узып китеп, Бөгелмә һөнәр училищесына укыр­­га керә. Ара ераклыгы да, кыш буе йомычка ягып чыгучы әбидә фатирда тору мәшәкатьләре дә куркытмый.

    Инде Венера Миңнега­ли­еваның Саба сөт-май комбинатында лаборант булып эшли башлавына 40 ел тула икән. Хезмәт юлын Олы Нырсы авылында урнашкан сепаратор пунктында башлый, тәҗрибә туплый, башкарган вазифасының нечкәлекләренә өйрәнә. Еллар узу белән үз эшенең остасына әйләнә. Хәзерге вакытта Венера - комбинатта әзер продукция контролеры. Кулланучыларга ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән сыр һәм май җибәрелмәскә тиеш. Венера шул максаттан махсус приборлар ярдәмендә сөттән җитештерелгән көндәлек продукциянең дымлылыгын, майлылы­гын билгели, тиешле нә­тиҗә ясый, барысын да журналга теркәп бара. Шунысы куанычлы, әзер продукцияне сыйфатсыз буларак гамәлдән чыгарырга туры килгәне юк. Чөнки цехларда үз хезмәтләренең осталары эшли. Әйтик, май ясаучы Илсөяр Абдулла кызы Шәйхетдинова хезмәтендә күпләргә үр­нәк. Әтисенең исеме белән язуның сәбәбе шул: цехта Илсөяр Шәй­хетдиновалар икәү икән. Монысы өлкәнрәк һәм чирек гасыр хезмәт стажы бар. "Комбинат - икенче йортыбыз. Төп йорттагы тормыш хезмәт урынына бәйле. Шушында эшләп, тиешле хезмәт хакларын алып, көнкүрешне алып барабыз. Соңгы вакытта барыбызны да борчыган натуралата түләүләрнең бетүе дә куандыра",- ди Илсөяр. Хезмәттәшләре дә махсус белемле бел­гечләр. Кырык елга якын эшләүче өлкән лаборант Галия Мәүлина быел "Үз һөнәренең остасы" булып та танылды.

    Комбинатта ир-егет­ләр дә күбәйгән. Сыр эшкәртү цехы аппарат­чысы Альберт Тимер­галиевның бирегә эшкә килгәненә ун ел икән. Әтисе дә шушында эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Альберт сыр ясау өчен кайнатып биргән сөт һәрчак тиешле температурада булыр. "Зарланырлык түгел. Ике көн эшләгәч, ял итәбез. Шуннан чыгып исәпләсәң, түләүләр дә начар түгел",- ди Альберт.

    -Хезмәт хакларын­ арттыра алуыбыз нәти­җәсендә эшкә хезмәт сөючән кешеләр килде, кадрларны сайлап алу мөмкинлеге туды,- диде безгә комбинатның башкарма директоры Заһир Һадиев. - Хәзерге көндә кеше факторын җитештерү процессына оптималь җәлеп итү өчен шартлар бар. Акырып-бакырып җи­тештерүчәнлекне арттырып булмый. Кеше үз-үзен эшләтсен өчен этәргеч кирәк. Әйтик, 6 мең сум хезмәт хакы түләнгән каравылчыга караганда, 10 мең алганы вазифасын яхшырак башкара. Без шуңа ирештек. Башка төрле эш башкаручылар белән дә шулай.

    Заһир Һадиев комбинат­ның "мәңгелек" проблемасы - табигатьне пычратудан туктатуны да якын көннәрдә тормышка ашачак хыял дип саный. "Һәрхәлдә шуңа омтылыш бар,- ди ул.- Әгәр чистарту корылмасы юк икән инде, һич югы, пычрак суларны ташып түгүне хәл итә алабыз. Әлбәттә, үзкыйммәткә сугачак. Әмма Сабаның саф чишмә суларын пычратуны туктата алмасак, без киләчәк буыннар алдында кем булабыз дигән сорау бар. Менә шул ягын да уйларга кирәк. Һәрхәлдә комбинатның киләчәге бар. Эшкәртү системасын югалт­масак иде.

    Комбинат коллективы­ авыл хуҗалыгы һәм эш­кәртү сәнәгате хезмәт­кәр­ләре көнен әнә шуңа ышаныч белән билгеләп үтә.

    Фәнил Мәүлетов.

    Нурхан Дәүләтов фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: