Саба таңнары

“Саба таңнары” газетасы иҗади бәйге игълан итә

Хөрмәтле укучыларыбыз! "Саба таңнары" газетасы чыга башлауның 85 еллыгы уңаеннан сезнең арада яңа иҗади бәйге игълан итәбез. Конкурс эшләре 4 төрле номинация буенча кабул ителә.

Алар: газетабызның эмблемасы; шигырь; кул эшләре (бәйләү, чигү, тегү, аппликация һ.б.); рәсем (рамка эчендә, картина). Һәр номинациядә җиңүчеләр өч төркемдә: 7-14; 14-35 яшьлекләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында билгеләнәчәк. Иҗат эшләренең тулысынча газетабызга багышланган булуы шарт. Иҗат җимешләрегезне инде бүгеннән редакциябездә кабул итә башлыйбыз, дуслар. Кабул итүнең соңгы көне - 25 ноябрь. Шулай итеп, башладык!

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: