Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Сабада 1500 тонна кар чыгарылып, басуга түгелгән

    Беренче кар көттереп яуса да, кыш үзенең дуамал холкын күрсәтә башлады. Буранын да дулата, юлларга көртләр дә өя, салкыннары белән дә сыный. Бигрәк тә коммуналь тармакны.

    Ә без "атым юк урамда - кайгым юк буранда" дип яшәргә күнегеп беттек. Чөнки төн буе котырган ачы бураннан соң иртән эшкә барышыбызга юллар һәм урамнар кардан чистартылган була. Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә кышкы чорда юлларны, тротуарларны кардан арындырып, чистартып тору бурычы Саба күптармаклы җитештерү пред­прия­тиесенә йөклә­нелгән. Әлеге оешманың кышкы чорга әзерлеге ни дәрәҗәдә, эш ничек оештырылган - әлеге сораулар белән предприятие җитәкчесе Ил­нур Хәбибуллинга мөрәҗәгать иттек.

    - Әлбәттә, кышкы чор һәр тармак өчен дә җаваплы, сынаулы чор. Предприятиегә куелган төп бурычларның бер юнәлеше булып Саба эчендәге юлларда халыкка тоткарлык тудырмыйча, карлардан чистартуны тәэмин итү тора. Әлеге хезмәт кар көрәү өчен махсус җайлашкан 19 берәмлек (өчесе башка оешмалардан килешү белән эшли) техника көче белән башкарыла. Техникалар "Госттехнадзор", "ОКС", ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан төзеклеккә тикшерү үткәрелеп, 31 октябрьдә үк әзерлек сызыгына куелды. Кар көрәүче машиналарның эш сәгате иртәнге 4тә башлана, 5тә кар төяүче техника эшкә кузгала. Бу эшләрне оештыру механик Айрат Шаһвәлиевка һәм урынбасар Раил Йосыповка йөкләнелгән. Безнең төп максатыбыз - нинди генә көчле буран булуга карамастан, халык иртән эшкә, балалар мәктәпкә барганда юллар кардан ачылган булырга тиеш. Шушы уңайдан график нигезендә һәрбер юл чистарту техникасына аерым урамнар беркетелеп куелды. Юллардагы, бигрәк тә борылышларга бозлавыкка каршы сибү өчен 25 тонна махсус ташлы катнашма, 1,6 тонна тоз кайтарылды. 27 ноябрьдән башлап бүгенгә кадәр үзәк урамнардан 1500 тонна кар чыгарылып, басуга түгелде. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек, өзеклекләр чыкмас дип ышанам. Һәр эштә дә үзара аңлашу зарур булган кебек, халыктан да шуны сорар идем. Чөнки көчле бураннардан соң берничек тә бөтен урамнарны берьюлы ачып бетереп булмый. Юллар ачылганнан соң да капка төбен каплагансыз дип шалтыратучылар була. Бар кешегәдә ярап булмый. Мәсәлән, җәй көне кайбер кешеләрнең терәлеп торган тыкрыгын берничек чаптырып булмый, ә кар яуса, тыкрык ачылмаган дип безгә шелтә белдерәләр. Урам уртасына кар түгүчеләр дә очрый. Шуңа да халыктан үзара аңлашу, кеше хезмәтен бәяләү һәм аз гына сабырлыкны арттыруны сорар идем.

    "Татавтодор"ның Са­ба филиалы районы­быз биләмәсендәге 320 чакрым юлларга хезмәт күрсәтә. Кышкы чорда юлларны кардан һәм боздан арындыру һәм түгү махсус җайлашкан 23 техника көче белән башкарыла. Аларның 7се КДМ (берьюлы берничә төрле эш башкаручы машина), 3 грей­дер, 3 МТЗ һәм башкалар. Юлда эшләүче техникаларның барысында да спутниклы навигация системасы урнаштырылган, бу эш барышын күзәтергә һәм оперативлыкны арттырырга мөмкинлек бирә. Юл чистарту машиналары дүрт бригадага бүленеп, районның дүрт юнәлеше буенча хәрәкәт итә. Техника беренче карашка күп сыман тоелса да, районның барлык юллары буйлап таралгач, һәрберсенә күп хезмәт башкарып, 70-80 чакрым юл узарга туры килә. Оешма директоры Марат Гарипов әйтүенчә, нормативлар буенча бураннан соң юллар 6 сәгать эчендә ачылырга тиеш. Саба филиалы җитәкчелеге куәтле техникалары көче белән 4 сәгать дигәндә чистартылып бетүгә ышандыра. Кышкы юллардагы автомобильләрнең тоткарлыксыз һәм куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен төнлә махсус ике техника кизү тора. Юллардагы бозлавыкны булдырмау максатыннан 3500 тонна тозлы ком катнашмасы әзерләп куелган. Инде 1000 тоннасы сибелгән. Сүз дә юк, автомобиль хәрәкәтенең куркынычсызлыгы юлларның торышы, андагы вәзгыять белән нык бәйләнгән. Һәр ике оешманың да шушы юнәлештә максатлары уртак: юлларда хәвеф-хәтәрләргә урын калдырмау, имин хәрәкәт тәэмин итү. Моннан соң да һәркем үзенә тапшырылган вазифаларны төгәл үтәп, юллардагы иминлек өчен җаваплы булса иде!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: