Саба таңнары

Сабада чисталык икеайлыгы: санкцияләнмәгән урыннарга чүп түккән өчен барысы 14 кешегә административ беркетмә төзелде

Озын май ае яллары да артта калды. Кышкы "каникул"дан аермалы буларак, май бәйрәмнәре безне табигатькә ныграк якынайтты.

Ял көннәрендә әйләнә-тирә мохиткә карата нинди мөнәсәбәттә булуы­бызны яллардан соң Байлар Сабасы урамнарына, урман полосаларына үткәрелгән рейд вакытында да ачык күрдек. Халык шәхси хуҗалыгында тәртипкә китерү эшләре дә алып барган, табигатькә чыгып кәеф-сафа корырга да вакыт тапкан икән. Әмма һәр ике очракта да әйләнә-тирә мохитнең дә чиста булырга тиешлегенә төкереп караганбыз. Кайберәүләр ишек алларын, бакчаларны җыештырганнар да, барлыкка килгән чүп-чарны ерганак­ларга илтеп ташлаганнар. Әйтик, Завод урамының 14нче, 16нчы йортлары янындагы коры елга бик аяныч хәлдә иде. Биредә чүплек янәшәдә генә яшелчә киптерү заводы әле эшләгән елларда ук барлыкка килгән. Шуннан бирле бу тирәдә яшәүчеләр анда көнкүреш калдык­лары, төзелеш материаллары чыгаруны дәвам итә.

-Түкмәгез дип әйтеп карыйм, тыңлаучы юк,- диде Завод урамында яшәүче Равил Зәйнетдинов. Бәлки табигатьне пычраткан өчен җаваплылыкка тартылганнан соң акылга килерләр. Елгага чүп түккән өчен 4 кешегә административ беркетмә төзелде. Штраф суммасын административ комиссия билгели. Тирә-юнь мохитне чүпләүчеләр, хаталарын аңлап, елганың сул ягында көрәкләр белән чүпне күмәргә тырышканнар инде. Әмма елга табигатькә битараф карашыбызны озак чагылдырып торачак әле.

Сабаны әйләндереп алган урман полосалары да бик күңелсез хәлдә. Әйтик, Яшел һәм Шамил Усманов урамнары кисешкән урындагы полосадагы калдыклар, шәхси гигиена чаралары бирегә килүчеләрнең кышкы айларда да бетеп тормаганлыгы турында сөйли. Торак-коммуналь хуҗалыгының чистарту корылмасы артындагы агачлыкка "пикник"ка чыгучыларга консерв банкаларын, аракы шешәләрен, бәрәңге кабыкларын үзләре белән алып, контейнерга салып китсәләр, бик яхшы буласы иде дә бит. Юк шул, андый ук дәрәҗәдә экология тәрбиясе алган кешеләр булып чыкмаганнар. Биредә зур полиэтилен капчыкларга тутырып, бер урынга өеп калдырылган (барысы 11 капчык санадык.- авт.) шешәләр һәм башка төр савытлар кемдер полосаны җыештырган булырга тиеш дигән тәэсир дә калдыра. Менә шушы куелган хезмәт хәзер юкка чыгу алдында. Полиэтилен капчыклар тишелеп, чүп яңадан таралу алдында тора. Җыеп аласы иде калдыкларны. Бу мәсьәләдә Саба шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Шәфыйк Галиев белән дә элемтәгә кердек.

-Үзем күрмичә әйтә алмыйм. Җыелган чүп бар икән, полигонга илтү ягын карарга кирәк. Ярар, мин бу хакта коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә җиткерермен,- диде Ш.Галиев.

Чисталык икеайлыгы чорында санкцияләнмәгән урыннарга чүп түккән өчен барысы 14 физик затка административ беркетмә төзелде. Әйләнә-тирә мохитне пычратучыларны ачыклау дәвам итәчәк.

Рейд бригадасы әгъзалары:

Ришат Билалов,

Татарстан республикасы Экология һәм табигый ресурслар

министрлыгы үзәк җирле

үзидарәсе инспекторы,

Фәнил Мәүлетов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 13:19
    Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
Ночной режим