Саба таңнары

Сабада автобус­тагы һәркемнең тормышы 2 миллион 25 меңгә, сәламәтлеге – 2 миллионга, милке 23 меңгә иминиятләштерелгән

Соңгы елларда мәктәп укучылары юлларда күп йөри. Спорт ярышларына, мәдәният-сәнгать чараларына, олимпиадаларга, тагын әллә кайларга баралар, кыскасы, сыйныфларда гына ябылып ятмыйлар.

Балаларны йөртүче транспорт чараларында иминлек тәэмин итү чаралары да күрелә. Быел көз Казан-Оренбург юлында Әлмәт районы укучылары утырган автобус һәлакәткә юлыккач, бу мәсьәләгә игътибар тагын да көчәйде.

Һәлакәт бездә түгел, дип тынычланып калырга ярамый. Балаларны йөртүче транспорт чаралары тупланган оешмада иминлекне тәэмин итүче чаралар белән кызыксынуыбыз артты. Беркөнне шулар белән таныштык. Оешманың бухгалтерия бүлмәсенә килеп кергәч тә, диспетчер Лилия Галиәхмәтова каршындагы компьютер аеруча игътибарны җәлеп итте. "ГЛОНАСС" спутник навигациясе системасына тоташтырылганлыктан, аннан маршруттагы автобусларның хәрәкәтен күзәтергә мөмкин. Туктаганмы, барышымы, кайтып килешеме - әгәр юлда икән, оешмадагы 58 автобусның барысы да ук рәвешендә "күренеп" тора. Әлбәттә, моны йөртүчеләр дә белә һәм кагыйдә бозмый.

- Ә спиртлы эчемлекләр куллану турында сүз дә була алмый,- ди инженер Илнар Сөнгатуллин.- Йөртүчеләрнең барысы да I класслы. Шәһәрара маршрутка чыгасы икән, транспорт чарасы диагностика оешмасында техник карау үтә. Йөртүчеләргә инструктаж көн саен уздырыла. Рейска кузгалыр алдыннан кан басымнары үлчәнә, иминлектә кеше факторының мөһимлеген күздә тотып барысын да кайгыртабыз.

-Мондагы ызы-зыгыны күрәсегез килсә, иртәнге 7нче яртыда килегез,- дип сүзгә кушыла диспетчер Әнисә Ганиева.- Кем кая барачак, сәламәтлеге ничек - барысы да билгеле була. Алты ел эшлим, автобусларыбызның, тфү-тфү, күңелсезлекләргә дучар булганы юк. Гел шулай имин йөри күрсеннәр. Балалар язмышы алар кулында.

Куркынычсызлык мәсьәләсе ти­еш­­ле дәрәҗәдә куелган оешма белән иминиятләүчеләр дә теләп хезмәттәшлек итә. Баш бухгалтер Гөлсу Закированың аңлатуына караганда, быел гына гамәлгә кергән кагыйдә нигезендә 656 мең сумга төшереп, иминият килешүе төзелгән. Бу - автобус­тагы һәркемнең тормышы 2 миллион 25 меңгә, сәламәтлеге - 2 миллионга, милке 23 меңгә иминиятләштерелгән дигән сүз. "Йөкләмәдә каралган суммаларны, берүк, түләргә туры килергә язмасын инде. Кеше гомере бәһасыз. Йөртүчеләр аңына әнә шул фикер салынган",- ди Гөлсу Закирова.

Иминлек мәсьәләсендә йөртүчеләрнең дә фикерләре белән кызыксындык. "Мин инде 1981 елдан руль артында. "КамАЗ"да озак эшләдем. Хәзер 4 ел "Газель автобусы йөртәм. Кагыйдә бозган, юлда ватылып калган юк. Менә-менә балаларны авыллар буенча җыеп хоккейга алып барырга китәргә торам. Мәктәптә укыган чакта безне чаңгы ярышларына ат белән алып баралар иде. Толыплар бирсәләр дә, аны кимибез, җылыну өчен чана янәшәсеннән йөгереп бара идек. Хәзер заман башка. Автобус артыннан йөгерү түгел, эчендә дә тәртипле булырга кирәк. Укучылар арасында узышып автобуска йөгерү, этеш-төртеш тә юк, һәр баланың үз урыны бар",- ди Кече Шыңардан килеп эшләүче Рафис Тимербаев.

Йөртүче Равил Гариповны исә гаражда туры китердек. Боксчыларны Казахстанга кадәр алып барган, 3 елда 200 мең километр юл узган шоферның микроавтобусы Шәмәрдән юлында сүнеп калган булган икән. Машина ватылмыйча да тормый. Хәзер техник хезмәт күрсәтү мастеры Таһир Садыйков белән шуның сәбәбен ачыклыйлар (фотосурәттә). "Мин эшли башлаганда әле 10 мең генә йөргән автобуслар иде болар. Ватылмыйча озак хезмәт иттеләр. Монда безнең өлеш тә бар дип беләм. Өч елда гаражны күп үзгәрттек. Күтәрткечләр куйдык, үз көчебез белән махсус чокырлар ясадык. Хезмәт юлын шофер булып башлаган директорыбыз Рамазан Сәгыйтовичның бер яхшы ягы шул: запчастьларга акча кызганмый. Сыйфатлы майлау материаллары кулланылсын дип тырыша. Бу - иминлекнең дә мөһим шарты",- ди мастер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: