Саба таңнары

Сабалылар 99 процент республика җитештерелгән аракы эчкән

Республикада суррогат аракы эчүдән көн саен бер кеше дөнья белән хушлаша. Агымдагы елның 9 аенда эчеп агуланучыларга килүче әҗәл календарьның ике көнен безнең районга да багышлады. Болар әле алкоголизм белән авырый да башламаган кешеләр булырга мөмкин. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, аракы дип агу эчәләр дә - ир уртасына да җитмичә,...

Республикада суррогат аракы эчүдән көн саен бер кеше дөнья белән хушлаша. Агымдагы елның 9 аенда эчеп агуланучыларга килүче әҗәл календарьның ике көнен безнең районга да багышлады. Болар әле алкоголизм белән авырый да башламаган кешеләр булырга мөмкин. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, аракы дип агу эчәләр дә - ир уртасына да җитмичә, җан тәслим кылалар. Кемдер өчен читтән кертелгән исерткеч соңгысы була. Андыен кеше сәламәтлегенә аеруча нык яный диләр. Шуңа күрә алкоголь базарында Татарстанда җитештерелгәненә өстенлек бирелә башлады. Әйтик, агымдагы елның 9 аенда республикага читтән кертелгән аракы барлык сатылганының 14 процентын тәшкил итте. Ягъни былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 1 процентка кимеде. Иң игътибарга лаек күрсәткеч шул: Саба, дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 айда читтән аракы иң аз кергән район булган. Былтыр районда барлык сатылган аракының 3 процентына Татарстан компанияләре маркасы сугылмаган булса, быел 1 процентка гына калган. (Чагыштыру өчен күрше Арча районында бу күрсәткеч 9 процент). Димәк, сабалылар 99 процент республика җитештерелгән аракы эчкән. Күләмен саннарда күрсәтсәк, быел "Татспиртпром" аракысы 1 мең декалитр сатылган. Ягъни 20 мең шешә була инде. Монда сүз 40 градуслы ак аракы турында бара. Әгәр барлык төр алкоголь продукциясен 9 айда аны 24,1 мең декалитр, ягъни 0,5 литрлыга күчереп исәпләгәндә 482 мең шешә сатып алганнар. Районыбызда яшәүче һәр кешегә 8,1 литр спиртлы эчемлек (республика буенча - 10,8 литр) туры килгән.

Реклама

Дөрес, тегеләй дә, болай да эчү белән мактанып булмый, анысы, әмма районга суррогат керүенең кимүе барыбер күпмедер уңыш. Шуның өстенә районда үзебездә, ягъни Татарстанда җитештерелгән аракы сату да кимү ягына үзгәргән. Былтыр 9 айда 18,3 мең декалитр аракы сатылса, быел 18 мең декалитрга калган. Халык саны бер чама булган Балтач районында исә 21,4 мең декалитр сатылган. Алкоголизмны сыра эчүдән башлана, дип чаң кага наркологлар. Моны хәтта Германиянең беренче рейхканцлеры Бисмарк та белгән, бәясен биргән: аны куллану ялкаулыкка, көчсезлеккә китерә, аң ягы да томалана, дигән. Бу хакта район үзәк хастаханәсе наркологы Фәрит Хәбибуллин түбәндәгеләрне сөйләде:

-Сыраның кеше организмына китергән зыяны бик зур. Үсмер чакта сыра куллану аеруча зыянлы, ул алкогольгә бәйлелекне, башка эчемлекләргә караганда 3-4 мәртәбәгә тизрәк барлыкка китерә. Беренче карашка шәраб, аракыга караганда аның зыяны азрак кебек, ләкин нәтиҗәләре шул ук. Хроник алкоголизмнан сыраны кирәгеннән артык күп кулланучылар иза чигә. Аның составындагы кушылмалар тамырларны киңәйтә, бавыр күзәнәкләренең һәм аның функциясенең зарарлануына китерә, эндокрин системасында үзгәрешләр барлыкка килә, баш мие күзәнәкләре үлә. Әгәр кеше көнгә бер литрдан артык сыра куллана, аны эчмәсә тиз кыза, усаллана, сырасыз йоклый алмый икән, чыннан да, чаң сугарга кирәк.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: