Саба таңнары

Сагыну һәм юксыну [+фото]

Вакыт бик тиз үтә. Язучы-публицист, журна­листларның Х.Ямашев исе­мен­дәге премиясе лауреаты, "Бәллүр каләм" иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 28 ел "Саба таңнары" газетасы мөхәррире булган Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның вафатына да бер ел тулды.

Зур иҗат планнары корып яшәгәндә, былтыр 4 октябрьдә - Изге корбан гаете көнендә арабыздан китеп барды ул. Аны соңгы юлга озатканда, табигать тә күңелсезләнеп калган, күк йөзен аксыл-кара болытлар каплаган иде. Тәлгат Нәҗмиев 64 яшендә арабыздан китеп баруы белән күпләрнең күңелен тетрәтте. Гомерләренең кө­зенә җитмичә, якты дөнья белән хушлашты ул, инде сагынырга гына калды.
Тәлгат Нәҗмиев гаять жор, киң күңелле, аралашучан, эрудит шәхес иде, аның иге­лекләре шактыйларга ти­де. Савап­лы эшләре турында күпләр сәгатьләп сөйли ала, чөнки барысы өчен дә якын булды. Гозер белән килүчеләрне тыңлый белде, иҗат кешеләренә кулыннан килгәнчә булышты. Холкы шундый иде: иҗат дип яшәде, кеше язмышын йөрәге аша үткәреп, шәхси шатлыгы яки кайгысы итеп кабул итә белгән шәхес булды. Янып яшәде Тәлгат Самат улы, эшләп яшәде! Гомере дә үкенечле булмады.
Күпләрне үзенең китапларына керткән язучының исеме халык күңелендә яшәячәгенә шикләнмәскә мөмкин. Хезмәт юлы башланган Шәмәрдән китапханәсе аның исемен йөртә хәзер.
Тәлгат Нәҗмиевны искә алуны аның басылып чыкканын үзенә күрергә насыйп булмаган "Саба: елмаюлы тарих-2" китабыннан өзекләр бирү белән дәвам итәбез.

Остаз

1961 елдан ук СССР Язучылар берлеге әгъзасы, бөтен гомерен район газетасына багышлаган, 1944-1954 елларда "Колхоз байрагы" газетасы мөхәррире, аннары 26 ел җаваплы сәркатип булган Газиз ага Нәбиуллинга (исән булса), 2010 елда 90 яшь туласы иде. Ул, балалар язучысы буларак, татар әдәбияты тарихында лаек урын алды. Аның "Безнең авыл балалары", "Энем турында шигырьләр", "Пьесалар", "Яшел эстафета", "Үрләрем", "Тын елга җыры" дигән китаплары бүген дә яратылып укыла. Поэзиядән тыш проза һәм драматургия жанрында да эшләде. Газиз ага 66 яшендә яман чирдән вафат булды. Сырхауханәдән кайтарылгач, тәм-томнар алып өенә бардык.

- Газиз абый, берәр теләгән әйберең юкмы? - дип сорады мөхәррир урынбасары Сәвия апа Гайнетдинова.

- Нишләп булмасын инде?

Әңгәмәгә Мәрфуга апа кушылды:

- Юк, юк, врачлар ярамый диде...

- Андый сүз булмады бит... - дип нокта куйды Газиз ага.

Үз хәлен үзе белгәндер инде, бичаракай. Без саубуллашып китә башлагач, ике генә сүз әйтте.

- Хуш иттек.

Газиз ага Нәбиуллин бик туры сүзле иде. Мин, мөхәррир булып эшли башлагач, тексттагы "перспектива" сүзен бер хәрефкә арттырып, "переспектива" дип язып керткәнмен. Газиз абый янында утыручы машинистка Фәния Вәли кызы:

- Тәлгат Саматович, бу сүз бер генә "е" белән языла бит, - дип куймасынмы!

Шуннан Газиз абый:

- Андый гына хаталарны син үзең белеп төзәтергә тиеш инде, - дип, оялтып куйды "ямь-яшел" мөхәррирне.

...Бервакыт мөхәррир Хөснулла ага Шәфиуллин бүлмәсендә планлаштыру бара икән. Сүз артыннан сүз чыгып, әдәби хезмәткәр Рафаэль Гали улы җаваплы сәркатип Газиз аганың акчаны аз язуыннан зарланып куйган. Шуннан соң гонорар билгеләүче өр-яңа тәкъдим керткән.

- Гонорар язуны Мөхәммә­диевның үзенә кушыйк. Бу арада бармакка бармак та сукканы юк. Ике кулына бер эш булыр!

Әлеге вакыйгадан соң озак та үтми, Рафаэль Мөхәммәдиев "күтәрелә" - эшкә райкомга күчерелә. Иртән Газиз абый, газетаның тәрҗемә буенча ул вакыттагы урынбасары Мидхәт Шәйхиев белән редакциягә таба баралар икән. Болар каршына тыкрыктан Рафаэль Мөхәммәдиев та килеп чыккан.

- Кая барасың? - дип сорый Газиз Набиуллович, райком бинасына якынлашкач.

- Эшкә.

- Бу йортта да эшлиләрмени? - дип куйган шуннан соң остаз.

Реклама

Яшьлек элексиры

Бөек шагыйребез мунчаны юкка гына телгә алмагандыр. Яшьлек элексиры, мең төрле чирдән дәва диләр бит аны. "Парны күбрәк бирегез һәм мин теләсә кайсы авырудан дәваланачакмын", -дия торган булган борынгы грек табибы Гиппократ та. Гомумән, урманны каенсыз, авылны мунчасыз күз алдына китереп булмый. Хәзер аның сауна дигәннәре дә җитәрлек. Рәхәтләнеп чабына-чабына, чәйли-чәйли, мәйли-мәйли, телевизор карый-карый юынасың. Соңгы елларда без бала вакытта корымга буялып чыга торган кара мунчаны да мактый башладылар. Шуның әче һавасы сулыш юлларына, үпкәгә бик файдалы икән. Үземнең дә соңгы елларда бер тапкыр кергәнем булды. Чиста, бик затлы мунча иде ул. Теге чордагы кебек корым йокмый, стеналары сап-сары. Ул вакытта Иванов ысулы белән салкын су коена идем. Бик шәпләп чабындым да "кара" мунчада, ишегалдында бәкегә чумдым, "морж" кебек. Бик аптырадылар инде зур кунаклар. Әгәр дә салкын су белән дәваланган вакытың булмаса, керерсең, пычагым, бозлы бәкегә! Кыскасы, кыланмаган калмады инде.

Әмма барыбер гади авыл мунчасына җитми, җәмәгать. Төрле үләннәр кушылып ясалган хуш исле миллек белән җайлап кына селтәнеп, кан йөрешен яхшыртасың, аннары чәчеңне "Бәкер"дән алып кайткан мацеста белән юып җибәрәсең дә яхшылап гади мунчала белән тәнеңне юасың… Җәннәт инде менә!

Әмма мунчаның ләззәтен бөтен кеше дә аңлап бетерә дип белмим. Менә безнең Казанда Хәйдәр исемле бер танышыбыз бар. Ул: "Мунчаны иң ялкау, ата хөрәсәннәр генә керә", - дигәч, барыбыз да аптырап калдык бу "яңалыкка". "Кашынырга ирен­гәннәр", - дип тә өстәде аннары.

Кәнәфер бөртеге

Район хуҗаларына керер алдыннан кәнәфер бөртеге чәйнәү гадәте дә бар иде. Ис китерми, янәсе. Үзебез дә чәйнәләштергәләдек инде аны. Яшерен-батырын тү­гел. Җитәкчеңнең кайчан чакырасын белеп буламыни!

КПСС райкомының беренче сек­ретаре Үзбәк Закиров райондагы бик тә дәрәҗәле, ышанычлы, эчү буенча яман аты чыкмаган бер җитәкчене үз бүлмәсенә чакырып ала да, партия поручениеләре бирә башлый. Теге онытылмасын дип, язып алырга тели һәм кесәсеннән блокнотын чыгара. Шул мизгелдә һич көтелмәгән хәл була: блокнот эченә эләккән тукмак башлы канәфер бөртеге бюро өстәленә шапылдап килеп төшә. Болай да шомлы кабинетта тынлык урнаша. Беренче белән "сөйкемле җитәкченең" күзләре очраша.

Тынлыкны бозып, Үзбәк Садыйкович болай ди:

- Хөрмәтлем, син дә шул юлга бастыңмыни инде, ә?!

Туктарга!

Һәр төбәктә уелып калган нин­дидер бер мәзәк хәл була. Арташ ягында, мәсәлән, укыту­чылар коллективы куйган "Әстәгъ­фирулла" спектакле бе­лән бәйле вакыйганы олысы да, кечесе дә белә.

Югарыда исемләнгән "Әстәгъ­рифулла" спектаклен күрше-тирә авылларда уңышлы гына куеп йөргәндә, мәктәп директоры әлеге мәдәни чара укытуның сыйфатын төшерә дип уйлап, педсовет җыя һәм: "Тәмле әйбер күп булмый, хәзергә җитеп торыр, туктарга кирәк, туктарга! - ди.

Әмма инде Туктар дигән борынгы авылга (элекке исеме Иске Саба) белдерү куелган була. Арташ артистлары, директор белеп тормас әле дип, юлга кузгалалар.

Белмиме соң! Сәгате-минуты белән җиткерәләр. Икенче көнне тагын җыелыш. Шунда бер укытучы болай ди: "Мөхтәрәм Мөхәммәтнур Әгъләмҗанович, без инде ул "Әстәгъфирулла"ны башка уйнамаска уйлаган идек. Кичә үзегез: "Туктарга!" - дип каты итеп әйткәч, сезнең сүз аяк астына төшмәсен дип кенә Туктар авылына барып кайттык..."

Кечкенәдән өйрәнелгән

Беренче сыйныфта укучы Фә­ритнең кесәсеннән бер кап шырпы һәм берничә тәмәке төпчеге табып алалар.

- Ни хәл бу? Нинди оятсызлык? - дип ачулана башлыйлар.

Фәрит бераз башын аска иеп, борынын тартып куя да:

- Кечкенәдән өйрәнелгән инде. Хәзер генә ташлап булмый аны, - дип, барысын да шаккатыра.


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: