Саба таңнары

“САК БУЛ, МОШЕННИК!” АКЦИЯСЕ

Социаль мошенниклык очракларының ешаюы, телефон аша алдакчылык итүнең яңа төрләре барлыкка килүе уңаеннан,

Реклама

гражданнарга мөлкәти һәм финанс зыяны салуга юнәлдерелгән җинаятьләрне кисәтү максатында республикада Эчке эшләр министр­лыгы боерыгы нигезендә 10 сентябрьдән "Сак бул, мошенник!" профилактика акциясе игълан ителде. 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция уңаеннан чыгарылган плакатлар халыкны телефоннан акча оту, якыннарының бәлагә таруы, проблеманы хәл итү өчен зур сумма кирәк булачагы турында, шулай ук кредит картасы мәгълүматларын сорап шалтыратуларга, үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштыручы һәм теләсә нинди сылтау белән акча сораучы билгесез кешеләргә ышанмаска чакыра. Уяу булыйк.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: