Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәсимә Әсретдинова: “Сәхнәсез яши алмыйм“ [+фото]

    Зур тәҗрибә туплаган белгеч, кыю һәм энергияле, җор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр.

    Күп еллар дәвамында Шәмәрдән мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Рәсимә Сәүбән кызы Әсретдинова турында хезмәттәшләре яратып һәм хөрмәт итеп әйткән сүзләр бу. Бу өлкәдә үз эшенә Рәсимә ханым кебек фанатларча бирелгәннәр генә нәтиҗәле хезмәт куя. Алар кеше ял иткәндә, киресенчә, халыкның күңелен күрү өчен тырышалар. Үзешчән сәнгать смотрларын, календарьдагы түгәрәк даталарга төрле-төрле бәйгеләрне, иҗади кичәләрне, оешма-предприятие концертларын оештыруда хезмәттәшләре белән бергә кулны-кулга тотынып эшли Рәсимә ханым.

    - Сәхнә ул - үзе бер ләззәт, тәм бирә, барлык аруларны-борчуларны оныттыра. Авырып киткәндә дә сәхнәгә чыгам икән, тереләм. Беркөн дә ансыз яши алмыйм, - ди үзе.

    Җыр-моң дөньясы, сәхнә турында балачактан хыялланган. Хыялга талант, белем өстәлгән. Талант дигәне дә балачактан килгән. Күңелдәге хисләр җыр булып ташып чыккандыр, кая барса да җырлап барган, җырлап кайткан Мичәнбашның кыю кызы. Мәктәптә укыган елларында ук үзенең җырлау, бию, нәфис сүз сөйләү буенча сәләтләрен күрсәтеп сәхнә йолдызы булып йөри.

    - Бик күңелле, җырлы, җор телле гаиләдә үстем. Әти бик матур җырлый иде. Әни дә уен-көлкегә юмарт. Кунак кызлары да сездә күңелле, дип безгә еш кайталар иде. Байлык артыннан кумадылар, барына шөкер итеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр, - дип искә ала үткәннәрен.

    Хыялын тормышка ашыру уе белән, 1979 елда театр училищесына укырга имтиханнар тапшыра. 120 кеше арасыннан 25 кешене генә кабул итәләр төркемгә. Алар арасында Рәсимә дә бар. Әле укытучысы кем диген! Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов. Фәрит Бикчәнтәев, Венера Шакирова, Гафур Каюмов белән бергә үтә студент еллары. Диплом алгач та, туган мәктәбендә җыр дәресләре укыта, комсомол оешмасында, балалар бакчасында тәрбияче булып та эшли әле. Унбиш ел элек мәдәнияткә килә.

    Искиткеч җор тел­ле, һәр эшкә бөтен барлыгы бе­­лән алынган. Бул­­дыклылыгы, эшчәнлеге, югары профессиональлеге белән мәдәният тармагында эш­ләүчеләрнең, авыл­дашларының, тама­шачының күңелен яулап яши. Рәсимә Әсретдинова һәр мәдәни чараның эч­тәлегенә, халык күңеленә үтеп керердәй булуына зур игътибар бирә, иҗади эшләве белән мактала.

    - Тамашачының күңеленә барып җитә торган тема сайларга тырышам. Тамашачыны көлдерү авыр. Әмма тырышабыз. Шаяннар, тапкырлар (КВН) бәйгесенә сценарийлар язганда теманы тормышның үзеннән алам, - ди тәҗрибәсе белән уртак­лашып.

    "Нур", "Яшьлек", "Тулган ай" фольклор ансамбленең сценарий авторы, режиссеры да үзе. Әлеге иҗат берләшмәләре респуб­ли­ка­­күләм бәйге­ләрдә дә җиңүләр яулап яши. Шаяннар төркеме белән төрле елларда Гран-при, чемпион исемнәре яулап кайттылар.

    Сынаулар да кичерергә язган Рәсимә ханымга. Тормыш иптәше Нургали Әсретдинов бик яшьли фаҗигале үлем белән якты дөньядан китә. Утыз сигез яшендә өч бала белән тол кала Рәсимә. Ун ел каенатасын да тәрбияләп яши. Бәхетен сынап, кабат тормышка чыга. Бүген Гарәфетдин абый белән гомер итәләр. Өйдә бердәмлек, татулык булмаса, тынгысыз мәдәният тармагында эшләү җиңел булмас иде. Гаиләсеннән рухи ярдәм алу аңа бу өлкәдә озак еллар хезмәт итәргә мөмкинлек биргән дә инде.

    - Балаларыма, иремә рәхмәт. Мәдәнияттә эшеңнең тәмен тоеп башкару өчен гаиләңдә дә аңлаулары кирәк, - ди Рәсимә ханым.

    Мәдәният хезмәткәренең тормышы күбрәк тәгәрмәч­ләр өстендә уза. Мәдәният хезмәткәре уйный, уйлый. Шул ук вакытта үзе дә сизмәстән халыкны, тамашачының эчке халәтен, рухын тәрбияли, дәвалый. Бу уңайдан Рәсимә ханым да хезмәт юлларында күп эшләр башкара. Хезмәте нәтиҗәсез узмаган. Хезмәтенең нәти­җәле, абруйлы булуы аңа бирелгән күп санлы бүләкләрдә дә ча­гыла: Татарстан Рес­публикасы Мәдәният ми­­нистр­­лыгының, район баш­­­лыгының мактау грамота­лары, рәхмәт хатлары, республика конкурсларында яуланган җиңүләр, грантлар. Ә бит аларның һәрберсенең артында иҗади эзләнүләр, мәдәнияткә тугрылык, армый-талмый хезмәт куюлар ята.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: