Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Советлар Союзы герое исемен бирүләрен әти үлгәнче көтеп яшәде..."

    Безнең Сабада Советлар Союзы герое дүртәү иде. Алар янәшәсенә Гарәпша Шаһимәрданов фамилиясе дә өстәлүе ихтимал.

    Саба районыннан сугышка киткән, Суворов һәм Кутузов орденлы, Кызыл Байраклы Кременчук 219нчы танк бригадасының 3нче танк батальоны танк ротасы командиры Гарәпша Шаһимәрдановны Бүләкләү кәга­зенә Жиңү игълан ителергә дүрт көн кала - 1945 елның 5 маенда кул куялар. Әмма ул имза һәм генералның кул кысуы белән генә төгәлләнә.

    - Бу исемне бирүләрен әти үлгәнче көтеп яшәде, әмма бу көнгә кадәр килеп җитә алмады, 64 яшендә вафат булды. Фронтовик буларак бернинди ташламалардан да файдалана алмады, - ди улы Илдус Шаһимәрданов.

    "Российская газета" Казан Кремелендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының мөдире Михаил Черепанов белән берлектә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташларыбызны эзләүне дәвам итә. Июнь аенда чыккан санында Саба хәрби комиссариатыннан сугышка алынган безнең якташыбыз турында да мәгълүматлар бар.

    "22 апрель көнне Шаһимәрданов үзенең ротасы белән Берлинга, Густав-Адольф-штрассега үтеп керә. Бу көнне ул 50гә якын фашистны, танкка каршы ата торган өч пушканы юкка чыгара. Ике көннән соң ул хезмәт иткән батальон кичүне яулау өчен Гоген-цоллерн каналына чыга. Аның ротасы һаман алга ыргыла, тылга үтеп кереп, дошманга каршы атакага чыга. Кырык биш танк һәм үзйөрешле коралны камалышка алып, алтмышлап фашистны юк итә. Беренче май көнне дә Гарәпша Шаһимәрданов алгы сызыкта атлый һәм аның батырлыгы бәрабәренә йөзләгән фашист юкка чыгарыла. Бу атака сугышчан операцияне уңышлы төгәлләргә булыша", - диелә ул язмада. Үзе дә Советлар Союзы Герое, бригада командиры Вайнруб Шаһимәрдановның батырлыкларын Герой Йолдызына, Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медаленә лаек, дип санаган. Үзенең уңай нәтиҗәсен армиянең Хәрби советы да бирә. Әмма, Җиңү игълан ителгәннең икенче көнендә аңа Герой Йолдызы урынына Бөек Ватан сугышының беренче дәрәҗә орденын тапшыралар.

    1905 елда Арча районы Түбән Азак авылында туган Гарәпша Шаһимәрданов 24 яшенә кадәр туган колхозында хезмәт куя. Аннан соң Казанда заводта, Түбән Тагилда тимер юлда эшли, солдат хезмәтен үтә. Казан шәһәрендәге Татар Коммунист университетында белем ала. Аны тәмамлагач Обком карары нигезендә Сатыш авылына мәктәп директоры итеп билгеләнә. Ике ел чамасы биредә эшләгәч, аңа партия тәкъдиме белән Саба район мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасы йөкләнә. 1938 елда кабат Сатышка мәктәп директоры булып кайтырга туры килә. Әмма мәктәптә озак белем бирергә язмаган, 1941 елда сугыш башлана. Аңа Минзәлә хәрби училищесында, Казанда офицерлар мәктәбендә дә белем алырга туры килә.

    Гарәпша Шаһимәрданов сугыштан исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Хөкүмәтебез аның эшләгән батырлыкларын "Кызыл Йолдыз" һәм "Ватан сугышы" орденнары, "Германияне җиңгән өчен", "Берлинны алган өчен", "Варшаваны азат иткән өчен" медальләр белән бүләкли. Улы Альберт Шаһимәрданов әйтүенчә, Түбән Шытсу мәктәбенә 1950 елда мәктәп директоры буларак килә. Тарих, география фәннәреннән белем бирә.

    Замирә Сәмигуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: