Саба таңнары

"Сыер тоту үз-үзен каплый ул"

Шул ук вакытта, печән дә чабасы юк, хәзер рәхәт, капка төбенә китереп бирәләр, дия-дия, мал санын арттыручылар да бар.

Мисалга, Тимершык авыл җирлегенә кергән 5 авылда (барлыгы 470 хуҗалык) узган ел 287 баш сыер малы булса, быел 280гә калган. Ә мөгезле эре терлек саны киресенчә узган ел 790 булса, быелга җиде башка арткан.

- Иткә бәя югары чакта үгез асрауга өстенлек бирделәр. Сөт бәяләре күтәрелгәч, халыкның күңеле үсеп китте, башкачарак уйлый башлады, сыерларның баш санын арттырырга теләүчеләр дә юк түгел, - ди авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина.

Көек авылында яшәүче Гөлзилә һәм Альберт Шәйдуллиннар да үз хуҗалыкларында дүрт сыер малы тоталар. Альберт - такси хезмәтендә, ә хатыны - хуҗабикә.

- Авылда торгач, бер сыер да асрамый булмый бит. Аның белән бергә үгез дә тоткан идек. Бер генә төрле мал булсын диештек тә, хәзер сыерлар гына асрап карарга уйладык. Үзебезнеке янына яңадан икене сатып алып куштык, 19 мең 500 сумга саву аппараты да алдык. Боларның барысы да кредитка алынды, шуңа сөттән кергән акчаның әллә ни чиста табышын тоя алган юк әле, - ди Гөлзилә. Сөт бәясе түбән, көтүгә еш чыгасы, дип бер зарлану сүзе дә ишетмәдек.

- Бозаулыйсы тана да бар, хатынга биш сыер итеп яздыр дигән идем, курыкты, - дип шаярта Альберт абый. - Уйнап әйтәм, без ялганга бара белмибез, үз тырышлыгыбыз белән көн иттек, моннан соң да шулай калсын, тиешлесе генә булсын, - ди.

Кызыл Мишә, Көек авылының шәхси хуҗалыкларыннан сөтне Гаттаровлар җыя. Һава торышы салкынайткач, көнаралаш, ике авылга 58 хуҗалыктан, көненә якынча 1200 килограмм продукция җыела. Бәяләр моңарчы 16 сум 30 тиен булган, ноябрь аеннан бер сумга арткан.

Сүрия һәм Азат Гаттаровларның үзләренең дә иркен, җылы абзарында өч сыер күшәп тора.

-Өч сыер асрау нәрсә инде, ул кадәр гәҗитләргә язарлык түгел бит, - дип каршылады Азат абый. - Сыер тоту үз-үзен каплый ул. Чыгымы күп, табыш китерми дип әйтүчеләр белән килешмим, ялкаулар гына шулай әйтә, - дип хатыны Сүрия сүзгә кушыла. - Менә без җәй буе печән әзерлибез, фуражны сатып алабыз, шулай да зарланган юк. Ул сөт кенә биреп тормый бит, бозаулый да. Быел өч баш олы мал суйдык, аның артканын саттык. Өч сыерга алты мең сум субсидия алдык, анысы бик ярап куйды. Сөт акчасын да вакытында биреп баралар.

Сөт җыйнаучылар әйтүенчә, ике сыерга бер айга 22 мең сум акча алучылар да бар. Сөтле сыердан уңу гына кирәк. Кемдер сыер тоту табышсыз дигәндә, Гаттаровлар, Шәйдуллиннар сөтлебикәле тормышларыннан канәгать. Татарстан Хөкүмәтенең терлекләрне киметмәү максатыннан сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга биргән ярдәме дә иш янына куш булган.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
  • 17 май 2018 - 10:59
    Девочка молится и плачет
Ночной режим