Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Сыерлар рәхәткә тиенгән

    "Саба" җәмгыятенең Тимершык филиалында сыерларның продуктлылыгы буенча тотрыклы үсеш тәэмин ителә.

    Бу атнада без Кызыл Мишә авылында урнашкан сөтчелек комплексында булдык. Бүлекчәдә Краснодар технологиясе белән ашату һәм сыйфат беренче чираттагы бурыч итеп куелган.
    Комплекста 1 апрельгә 6730 центнер сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул чор күрсәткеченнән 2146 центнерга күбрәк. Бер сыердан уртача 18 килограмм сөт савыла.
    Узган елдан 1368 баш терлек белән чыксалар, яз башына 314кә арттыра алганнар. Хәзер 648 баш савым сыерының 230ы робот ярдәмендә савыла. Яңа технология узган елның маенда эшкә җигелгән иде. Ул чакта ике роботка 46 сыер булса, хәзер 4 автомат җайланмага 360 баш сыер туплауны максат итеп куйган кызылмишәлеләр.
    Торакка килеп кергәч тә кулларына чиләк тоткан савымчы апалар каршы алмый хәзер. Робот җайланмасы үз көенә сыерларны кабул итә, җиленнәрен юа, сава, ашата. Чисталык, яктылык аеруча сокландыра биредә. Вентиляция эшли, торакның тәрәзәләрен ачып җилләтергә дә була. Һәр торакка да сыерлар өчен электромеханик кашыну җайланмалары урнашты¬рылган. Терлекләр кашынып, аларның тирә-ягын таптап бетергән. Торакларның төп өстенлеге - сыерларның иркендә йөрүендә. Чылбырга бәйләнмәгәч стресс та юк. "Рәхәткә ирештек" дигәндәй, тавыш-тынсыз гына яталар. Алларында сыйфатлы сенаж, чиста су. Савым вакыты җиткәч, карап торышка арата кебек җайланма аша "робот"ка үтәләр. Ул яңа гына савылган сыерны үткәрми. Сөт бирүчәнлегенә карап фураж сала. Сыер ашаган арада саву эшен башкара. Эш төгәлләнгәч, ачып чыгара да, аның урынына икенчесе керә. Биредә һәрнәрсә исәптә. Сыерга күпме фураж кирәк, шулкадәр генә бирелә, артыгын ашый алмый. Сөт тә төгәл исәптә.
    -Җаен белеп бетергәнче кыенгарак туры килде. Без күбрәк таналарны кертергә тырыштык, яшь терлекләрне өйрәтү җиңелрәк, - ди бү¬лекчә җитәкчесе Айнур Нуриев.
    Өч оператор егет тәүлек әйләнә компьютер аша сы¬ер¬ларның "тормышын" кү¬зә¬тә. Вакытында савуга кер¬мәгәннәрне куалап кертәләр. Сөт-май комбинатларына про¬дук¬цияне җибәрү дә алар җаваплылыгында.
    - Сөтне тиешле температурада суытып, югары сорттан озатабыз, -диләр операторлар.
    Элеккеге савымчылар исә эшләрен тудыру бүлегендә, таналар торагында дәвам итәләр.
    Рафаэль Ганиевның да терлекчелектә эшли башлавына унбиш еллап вакыт узган.
    -Башта сыерлар саудым. Хәзер алмашчым Гөлчәчәк Яхина белән тудыру бүлегендә, яңа туган бозау¬лар да карыйбыз, таналарны да савымга җайлашырга өйрәтәбез. Элеккеге белән чагыштырганда эш бермә-бер җиңел, сөенеп эшлибез, - ди ул.
    Тудыру бүлегендә салам аслык таратылган, тиресне дә трактор чыгара. Яңа туган бозаулар ун көн буе "өй"чекләрдә яши. Аннан соң ике айга кадәр аерым торакта сөт эчертелеп асрала. Бозауларның тәүлеклек үсеше - 850-870 грамм.
    Яхшы нәтиҗәләр алып эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган комплекста. Терлекләргә хезмәт күрсәтүгә бәйле процессларның барысы да механикалаштырылган. Аларның җайга салынган, өзлексез хезмәте бәрабәренә терлекләр азык белән вакытында һәм җитәрлек күләмдә тәэмин ителәләр.
    Хуҗалык язгы кыр эшләренә дә әзер. Техникалар күптән сафта, техник күзәтү дә уңышлы үткән, симәнәләр дә җитәрлек, ягулыкларны гына хәл итеп бетерәсе калган.

    Замирә Самигуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: