Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Тагын бер ир-атта түләмә чире шикләнелә

    Мәгълүм булганча, июль ахырында Кукмара районы Өлге авылында яшәүче бер ир-ат көтүдән авырып кайткан танасын суйганнан соң берничә көн узгач хәле авыраеп, шифаханәгә бара.

    Тикшерүләр аның түләмә чирен йоктырганлыгын күрсәтә. Менә хәзер янәдән Кукмара районында яшәүче тагын бер ир-ат түләмә чирен йоктырган дип фаразлана. Хәзерге вакытта ул республика клиник йогышлы авырулар сырхауханәсендә тикшерү уза, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: