Саба таңнары

Татар аты – Сабада [+фотолар]

Атны беренче иярләгән кешеләр - безнең бабаларыбыз - төрки-татарлар булган. Мәгълүм ки, ат күчмә тормыш алып барган татарларның аерылгысыз тормыш юлдашы саналган.

"Алар якты дөньяга ат иярендә туа, ат иярендә үлә яисә һәлак була. Аларның туган җире - ат ияре" - дигәннәр татарлар турында.
Татар аты башка токымнардан нәрсәсе белән аерыла соң? Беренчесе - тышкы кыяфәте белән. Татар атларының бияләре ачык-кола төстә, ак яллы һәм ак койрыклы була. Айгырларның төсе - караңгы кола, төгәлрәге, гәүдә буйлап алтынсу төсмерләр йөгергән ачык-туры төстә. Әлеге атлар, барыннан да бигрәк, үрчемле булулары белән аерыла. Аларның күкрәге киң, муены юан, башы зур, гәүдәсе саллы, аяклары кыска. Аларның биеклеге - 1,35-1,45 метр чамасы. Европа стандартлары буенча исә атларның биеклеге 1,60-1,75 метр булырга тиеш. Татар атлары бик хәтәр суыкларны һәм 40-45 градуслы челләне дә җиңел кичерә, алар өчен махсус ат фермалары кирәкми. Татар атлары азыкка карата талымсыз. Алар кышын да тоягы белән кар астыннан үлән казып ашый. 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәт итә алалар, ун көн дәвамында көненә 150-200 км ара узалар. Кыскасы, ерак араларга чабышта аларга тиңнәр юк. Атилла белән Чыңгыз хан җайдаклары ияре астында шундый атлар булмаса, бөтен галәмне дер селкетүчеләр турында без, гомумән, ишетер идек микән?

Революциягә кадәр татар атларын "нугай атлары" дип тә йөртәләр. Рус крестьяннары, азык аз тотыла дип (көненә 1-2 кг гына солы китүе өстенә, йоны тыгыз бу атлар сирәк авырган да), татар атларын сатып алырга тырышканнар. Революциягә кадәр алар нәкъ менә татар атлары дип аталганнар да. Россиядә Петр I дән башлап Европа атлары кертә башлыйлар. Зур, биек атлар исә көненә 5-6 кг солы һәм шул ук күләмдә печән ашый.


XX гасырның 30нчы елларында, коллективлаштыру чорында, колхозларга көчле атлар кирәк дип, татар атларын сугымга җибәрәләр. Совет чорында Балтыйк буеннан, Европадан зур гәүдәле авыр йөк атлары кайтарыла. Бүгенге көнгә кадәр сак­ланган колхоз атлары шуларның токымы була да инде. Узган гасырның 60нчы елларында татар атлары да, бер үк вакытта "татар аты" исеме дә юкка чыга.
Бүгенге көндә Бөгелмә районында яшәүче фермер Фәрит Мисбах улы Нәбиуллин, республикабызда беренче булып, татар атларын үрчетү белән шөгыльләнә башлады. "Татар аргамаклары ассоциациясен" төзү турында карар кабул ителде. Аның максаты - татар атларын торгызу, пропагандалау. Киләчәктә татар аты 20, 40, 100 чакрымнарга ат чабышы бәйгеләрендә, Са­бантуйларда катнашыр, татарның, хәзер­гәчә әйтсәк, "бренды" бу­лыр. "Ир-егетнең йө­рә­гендә иярләгән ат ятыр", дигәннәр борынгы­лар. Милли гореф-гадәт­ләре­безне яңартырга йөз тота­быз икән, әйдәгез, татар атларына да юл бирик!


Илдар Сафин,

Татарстанның

атказанган укытучысы,

Юлбат төп мәктәбе

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: