Саба таңнары

Татар матбугаты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорый

Матбугат вәкилләре Рөстәм Миңнехановка РФ элемтә министрлыгының татар телле басма матбугатны социаль әһәмиятле түгел дип белдергәнлегенә зарланып шикаять юллаган. Үткән атнада Россия Федерациясенең элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгы илнең 650 социаль әһәмиятле дип табылган ММЧларын игълан итте. 2016 елда язылу тарифларына ташлама ясау мөмкинлеге бирүче әлеге исемлеккә Татарстаннан нибары 4 басма...

Матбугат вәкилләре Рөстәм Миңнехановка РФ элемтә министрлыгының татар телле басма матбугатны социаль әһәмиятле түгел дип белдергәнлегенә зарланып шикаять юллаган.

Үткән атнада Россия Федерациясенең элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгы илнең 650 социаль әһәмиятле дип табылган ММЧларын игълан итте. 2016 елда язылу тарифларына ташлама ясау мөмкинлеге бирүче әлеге исемлеккә Татарстаннан нибары 4 басма кергән - ләкин алары да татар телле түгел.
"Исемлеккә Татарстанның бер генә дә милли басмасы кермәве шаккатыра,- диелә татар җәмгыятенең Рөстәм Миңнехановка юллаган хатында. - Татарстан, үзенең Конституциясенең 14нче маддәсендә каралганча, татар телен, гәҗит, журнал һәм китапларын юкка чыгармауны, шул исәптән башка өлкәләрдә эшләп килүче татар милли-мәдәни автономияләрендә дә саклау, үстерүне гарантияләүче бердәнбер республика бит".
Хат авторлары Татарстан Президентыннан элемтә министрлыгына, социаль әһәмияткә ия булган татар басмалары исемлеген кертеп, хат язуын сораган. Исемлеккә 14 ММЧ, шул исәптән «Ватаным Татарстан" гәҗите, «Сабантуй», «Казан Утлары» журналы, «Салават Купере» журналы дә кергән. Мөрәҗәгать астында үз имзаларын Татарстанның халык язучылары һәм күренекле шагыйрьләре, шулай ук Тукай исемендәге премия лауреатлары Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Вахит Имамов, "Сабантуй", "Ялкын", "Идел" журналлары баш мөхәррирләре Айдар Гыймадеев, Йолдыз Миңнуллина, Радик Сабиров һ.б. куйган, дип хәбәр итә "Бизнес-Онлайн".
Әйтеп үткәнчә, РФның элемтә министрлыгының исемлегенә эләккән ММЧларына киләсе елда әбунәчеләр декадасында 15% ташлама каралачак. Ә инде әлеге дә баягы исемлеккә эләгү өчен биш һәм биш елдан артыграк эшләп килергә, соңгы ике ел эчендә ММЧ турындагы законны бозмаска, балалар һәм яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән проектлар белән шөгыльләнергә кирәк. Моның белән беррәттән материалның өчтән ике өлеше җәмгыять һәм хакимият, мәгариф, икътисад һәм мәдәният темаларын яктыртырга, сәламәт яшәү рәвешен һәм милли-дини толерантлык тематикасын пропагандаларга тиеш. Барлык шушы билгеләр, димәк, теге яки бу басманың социаль әһәмиятлелеген билгеләячәк.
Алда әйтелгән министрлык исемлегенә эләгүләренә карап, Татарстанда нибары 4 ММЧсы: «Республика Татарстан», «Татарстан» журналы, «Нижнекамская правда» һәм «Казанские ведомости» социаль әһәмияткә ия икән, дияр идек. Тик алар барысы да, кызганычка каршы, бары тик рус телендә генә чыга.
Күп кенә басмалар исә гомумән гариза бирмәү яисә теге яки бу хаталар җибәрү аркасында соңга калып җибәргәнлектән, министрлыкның экспертлар советы гаризаларның әле тагын бер ай дәвамында кабул ителәчәген белдерде.
"Казанские ведомости» гәҗите җитәкчесе Венера Якупова исә исемлеккә татар басмалары кермәүдә баш мөхәррирләрнең үзләрен гаепли. «Гариза бирмәгәннәрдер, югыйсә министрлыкның сайтында игълан бик күптән эленеп тора. Мин башка сәбәпләр күрмим, - ди ул. - Без дә соңга калдык калуын, әле шулай да исемлеккә эләктек бит. Ә күпләр бу игъланга игътибар да итмәде. Бу исемлеккә активлык буенча гына да эләгергә була, дип әйтер идем мин. Бары тик вакытында тиешле кәгазьләрне тутырасы гына иде ләбаса, - ди Якупова. - Исемлеккә эләгү-эләкмәү баш мөхәррирләрдән тора».
«Безнең гәжит»некеләр дә белә торып та гариза бирмәүләрен, куелган егермеләп шартны үтәү үзләренең басмасы өчен мөмкин эш булмавын яшермиләр. Шул ук вакытта "Безнең гәҗит" җитәкчесе Илфат Фәйзрахманов исемлеккә «АиФ. На даче» кебек гәҗитләрнең эләгүенә аптыравын да белдерә. Татар басмаларының исемлеккә эләкмәвендә сәяси версиянең булу-булмавын Фәйзрахманов уйламый. Аның фикеренчә, төп проблема «Татарстан почтасы»ның Рәсәй почтасына кушылып, тәртип бетүдә.
Күп кенә мөхәррирләрнең ялкаулашуын журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев тә әйтә. Гел дәүләт ярдәмен генә көтеп утырып булмый, үзеңә дә селкенергә кирәк, ди ул.
Ә менә Бөтендонья татарлар конгрессы башкарма комиты һәм аның рәисе Ренат Закиров мондый хәл килеп чыгуда элемтә министрлыгын гына түгел, ә якташыбыз министр Николай Никифоровның үзен дә гаепли. «Никифоров - чыгышы белән Татарстан кешесе, республикабыз өчен милли басмаларның нинди зур әһәмияткә ия булуын ул үзе дә яхшы белергә тиеш», - дип саный Закиров.
Ничек кенә булмасын, килеп туган авыр хәлне үзгәртер өчен тагын бер ай бирелде: федераль түрәләргә карата туган претензияләр хаклымы, яисә үзебезнең ММЧларының мөхәрриләре ялкаумы - күз күрер.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: