Саба таңнары

Тормыш - аккан су кебек

Тышта буран котыра гына, җил йортларны үзе белән алып, очырып китәрдәй итеп дулый. Язларында күп еллар аерма белән табигать кисәк-кисәк үзенең куәтен күрсәткәләп ала, гүя җирдәге кешеләрнең үзе каршында көчсезлеген тагын бер кат раслагандай итә. ...Шундый көнне Ул үзен дөньяда берүзе калгандай тойды. Әйе, бу олы яшьләрдәге чәчләре агарган ир...

Тышта буран котыра гына, җил йортларны үзе белән алып, очырып китәрдәй итеп дулый. Язларында күп еллар аерма белән табигать кисәк-кисәк үзенең куәтен күрсәткәләп ала, гүя җирдәге кешеләрнең үзе каршында көчсезлеген тагын бер кат раслагандай итә.

...Шундый көнне Ул үзен дөньяда берүзе калгандай тойды. Әйе, бу олы яшьләрдәге чәчләре агарган ир кеше күзен түшәмдәге тигезле-тигезсез урнашкан һәм ботаклары төрле рәсем формаларына кергән такталарга төбәгән килеш нидер уйлана, әллә ул үзенең сикәлтәле узган яшьлеген уйлый, әллә шундый катлаулы тормыш елларын күз алдына китереп ята?

Яшьлеге авыр булды аның. Әтисе колхозга кермәде, шуңа күрә гаиләсенә кырын карадылар ул елларны. Авылда эш булмагач, әтисе күрше өлкәләргә урыс авылларына барып эшли торган иде. Әнисе яңа оешкан почтада җыештыручы булып эшкә урнаша алды. Аерым хуҗалык булып саналгач, иртүк китеп, кич белән соң гына кайта торган иде, чөнки начальство сүз әйтә күрмәсен. Ә Ул, үзе дә 6 яшьлек малай, сеңлесе Зәйнәп белән салкын өйдә көннәр буе ачлы-туклы икесе генә кала иде. Җылы юклыгы үзенекен итте, сеңлесе, үпкәсенә салкын тиеп, үлеп тә китте.

Бервакыт урыс авылыннан аракы сөреме белән агуланып кайткан әтисе балага авырлы әнисен бик каты кыйнады. Шуннан соң әнисе бу нигезгә башка әйләнеп кайтмады: абыйларында яши башлады. Малайны әтисе әнисенә бирмәде, үз ягында калдыру ягын карады. Малай, яшь булса да, җәйләрен балыкка йөрде, шулай ук җиләк җыеп, аны сатып, бераз булса да өс-башка берәр нәрсә алып булмасмы диеп тырышты. Урманга бер барышында дусты Хәйретдин белән Гали һәм Вәли кордонына килеп чыктылар. Көн бик эссе, арылган да, җиләк тә күп очрады, бәләкәй чиләкне тырышып тутырды ул. Бу кордонда кое бар, менә шуның суын эчеп сусаганны басасы иде бит, ләкин лесникларга да эләгергә ярамый, җиләкне рөхсәтсез җыйган өчен алып калырга мөмкиннәр. Шулай кое читенә килеп, чиләгенә су тутырып алыйм дигәндә, генә башындагы кепкасы коега төшеп китмәсенме. Инде ни эшләргә? Шул вакыт дус­ты Хәйретдиннең: "Тотын чиләккә",- диеп әйтүе булды, ул үзе дә сизмәстән коега сикерде, куласа тавышы бөтен дөньяны селкеткән кебек тоелды аңа. Кое бик тирән булмаса да, суы салкын иде. Баш киемен табып алгач, кычкырып караса да, өстән җавап бирүче булмады. Дус­ты Хәйретдин тавышка лесниклар чыгар диеп, урманга кереп качкан иде. Күкрәк турысыннан булган салкын коеда күпме утырасы булыр, билгесез. Ике сәгатьләп вакыт узгач, өстән сөйләшкән тавышлар ишетелде.

«Гали, Гали! Кара әле, бу чиләктә нинди җиләк икән? Кем монда калдырган аны?» - дигән тавышка малай коедан: «Абыйлар, тимәгез, ул минем җиләк", - диеп тавыш бирә алды. Аны коедан тартып чыгаргач кына ул дөньяның нинди якты, киң икәнлеген тойды. Әти-әнисенең исемнәрен язып, чиләк белән җиләкне алып калып, малайга тимичә генә өенә кайтарып җибәрделәр лесник­лар. Малай болай да үзенә җитәрлеген алган иде инде. Ике ай буе үпкәсе шешеп, үлем белән тартышты ул. Әтисенең апасы - телсез Сәрби әби генә карады авыру малайны. Яшьлеге җиңдеме, әллә Сәрби әбинең дәвалары килештеме, малай акрынлап савыкты.

Малай әнисен бик сагына иде, ә әтисе аңа әнисе янына аяк та атларга кушмый. Көзгә кергәндә әтисе өйләнеп тә җибәрде. Яшь әни килгәч, бу өйдә яшәве тагын да кыенлашты, юктан да аның гаебен таба иде үги әни. Малай бу өйдән качып китәргә карар кылды һәм әнисе Галимә яши торган Габдрәхим абыйсының печәнлегендә төн куна башлады. Ә көндезләрен берәрсенә барып тамак ялгау һәм азрак ашарына алып кайту өчен вак-төяк эшкә ялланды. Ноябрь башларында печәнлектән сикереп төшкәндә аның каршында Габдрәхим абыйсы басып тора иде. Ул кемнеңдер печәнлектә кунып яшәвен соңгы вакытта сизгән булган икән һәм шуңа күрә дә сагалап торган. Ул малайга әнисе Галимә янында, өйдә яшәргә кушты.

Реклама

Соңгы вакытларда ана назы күрмәгән малай әнисен кочак­лап үксеп-үксеп елый һәм үскәч үзе исән вакытта кадерле әнисе Галимәне бервакыттада ташламаска, аңа авырлык китермәскә үз-үзенә сүз бирә. Бу вакытта инде аның Сәгыйть исемле энесе туган була. Шушы көннән башлап шушы бәләкәй генә өйдә 9 кеше җан асрый башлый, аның өстенә бозау да, сарык бәкәйләре дә сыя бу куышка.

Яшь булса да малай, инде аның Мәхмүт исемле икәнлеген дә әйтик, хуҗалыкта булыша, бәләкәй энесен дә караша. Ә җәйләрен, акчасы булыр, диеп, олы егеткә әйләнгәнче, заготскотта көтү көтә. Малларны Арчага, Казанга куып, тапшыра башлыйлар. Аннары абыйсы Габдрәхимнең әйтүе буенча почтага монтер булып эшкә урнаша һәм читтән торып Казан элемтә техникумына укырга керә. Техникумда укыганны практикада кулланып эшләде ул. Ләлә исемле бик ягымлы һәм ярдәмчел Казан кызы белән танышып бер-берсенә ярдәм итешеп укыдылар. Әгәр сугыш башланып китмәсә, укып бетергәч (аларга барлыгы 5 елга якын укыйсы иде) тормыш кору турында да уйлашалар иде. Тормышлар бик авыр булу сәбәпле, Мәхмүткә укуны туктатып торырга туры килде, ләкин мәхәббәт хатлары аны Ләлә белән тоташтырып тора иде. 1942 елда Мәхмүтне, 18 яшьлек егетне, фронтка алалар һәм ул Ленинград блокадасына эләгә, Кронштадт матросы булып сугышта катнаша башлый. Ленинградка кергәндә «тормыш юлында» күпме сугыш күрмәгән егетләр үлеп кала, боларны һаман да тыныч кына искә ала алмый иде ул. Үзе белән Татарстаннан киткән егетләрнең дә бик күбесе үлеп калды ул вакытта. Аларны, яшь матросларны, үлеләр җыйнау командасына да чыгаралар иде. 1942 елның кышы бик салкын булды һәм урамнардагы мәетләр белән фатирларын ачык калдырып үлгәннәрне дә җыйныйлар иде алар. Шаккаткыч хәлләр - үлеләр арасында исән хатын-кызлар да очрый иде. Шулай шәһәрдә бушрак вакытта әнисе Галимәнең туганнан туган сеңлесе Гөлҗиһанны да табу бәхетенә иреште ул. Бик бетеренгән иде инде Гөлҗиһан апасы. Ул аның янында берничә мәртәбә булды һәм үзеннән арттыра алган икмәген, көнлек спирт паегын да алып килә иде. Тылга апалары янына кайтырга кыстап әйтеп караса да, апасы каршы килде.

Бераздан аны еракка ата торган тупка артиллерист итеп куйдылар. Шулай снаряд сөйрәп кайтканда боз каплаган күлдә бомба шартлаудан барлыкка килгән сулы чокырга төшеп китә ул. Ничек кенә булса да шул бәке тишегеннән чыгасы иде дигән уйның секунд эчендә баш миеннән узганын хәтерли. Яшәү бәхетеннәнме, ул боз тишегенә туры килә, иптәшләре өс киемнәре боз булып каткан матросны немецларның артиллерия һәм пулялары уты астында үзләренең частена сөйрәп алып кайталар. Киемнәрне кисеп кенә чишендереп, гәүдәсен спирт белән уалар. Үпкәсенә салкын тиеп авырса да, монда ял, госпиталь дигән төшенчә булмый, шәһәрнең яшәве өчен көрәш бара. Ә икенче вакытта кырыйда снаряд ярылып, якты дөнья белән хушлаша яза ул. Аңсыз ятуның 23нче көнендә күзен ачкач кырыйда басып торган шәфкать туташының: «Очнулся, очнулся» дигәне хәтерендә. Аннан соң тагын каядыр чоңгылга оча. Азрак терелә башлагач, еракка ата торган тубы янына төбәүче итеп бастыралар. Терелеп бетмәү һәм үпкәсенең бик еш борчуына да карамастан, яшь егет сугышта катнашуын дәвам итә. Бик авыр шартларда сакланып кала Ленинград. Блокаданы өзгәч тә, тормыш яхшырып китә алмый шәһәрдә. Бер тапкыр командирларыннан сорап, бу вакытта инде урта яшьләрдәге матрос, үзенең апасы Гөлҗиһан яшәгән йортка килә, ләкин ул йорт урынында хәрабәләр генә калган, ә апасы турында сорарга кеше дә булмый. Аннан соң ул Таллин, Рига өчен барган сугышларда катнаша. Күп кенә сугышчан медальләргә тәкъдим ителә, ә «За оборону Ленинграда» медален 1942 елда камалышның иң авыр вакытында тапшыралар. Җиңү көнен ул Поркка-лаунд утравында каршылый.

Яшь кенә булуына карамастан салкын суларга төшүләр, яраланулар үзен сиздерә башлый һәм 1945 елның июнь аенда аңа туган ягы Саба якларына кайтып килергә 45 көн ял бирәләр. Ул ялга киткәнче тагын бер кат Ленинградта Гөлҗиһан апасын эзләп карый, ләкин ул "хәбәрсез югалганнар" исемлегендә була. Сабага кайтып төшкәч тә, ничек итеп газиз Галимә әнисен кочаклап аласыларын уйлап өйгә керсә, әнисенең алдагы көндә генә Арчага, ә аннан Казанга гаиләне туйдыру өчен ипи алып кайтырга уфалла тартып җәяүләп чыгып киткәнен ишеткәч, бу дөнья бик күңелсез, караңгы тоела аңа. Аны шушы Галимә әнисе турында уйлау гына үлем белән күзгә күз очрашканда да аны җиңәргә, читкә этәрергә көч биреп торды бит. Әнисен бик-бик ярата иде шул Мәхмүт. Бәләкәй энесен карап өйдә, хуҗалыкта булышып көн артыннан көн узса да, әни карчык һаман да кайтмады. Китәренә ике көн калгач, ул почтага барып, бергә эшләгән хатын-кызлар, яшь егетләр белән саубуллашып кайтырга булды. Почта янына җиткәч, ничектер урамның теге очына карыйсы итте һәм аннан берничә хатын-кызның уфалла тартып кайтканнарын шәйләп алды. Алдагы уфалланы аның яраткан әнисе тарта иде. Ул йөгерә-йөгерә барып әнисен күтәреп алды. Алар бер-берсенә бер сүз дә әйтә алмыйлар иде. Әнисе генә бу төшемме, өнемме диеп уйлады. Әнисе белән ике көн генә бергә булдылар, сөйләшер сүзләре бетмәде аларның.

Хезмәт итү урыны Ленинградка килгәч, Мәхмүт бик каты авырый башлый һәм госпитальдә табиб­лар киңәшләшкәннән соң, үпкәнең ярты ягын кисәргә туры киләчәген әйтәләр. Ул операциягә риза була һәм шунда ук дәвалана башлый, туган ягына бик кайтасы килсә дә, бу хакта уйламас­ка тырыша. Чөнки терелү урыны шушы госпиталь генә икәнен бик яхшы аңлый егет.

1947 елның башында ул туган ягы Байлар Сабасына кайта. Эшкә урнаша, өйдә дә булыша, ләкин авыр күтәрергә генә ярамый, ә шулай да кечкенә генә өй җитештерә һәм яраткан әнисе Галимә, энесе Сәгыйть белән шунда яши башлыйлар. Казанга барып, сөйгәне Ләләне күпме генә эзләп караса да, таба алмый. Энесе үсеп җитеп өйләнгәч, өй салышып аны башка чыгара. Үзе Килдебәк авылы кызы Миңсрурга өйләнә. Өч улы һәм бер кызлары (аңа исемне Ләлә дип куштыра) туа. Әнисе Галимәне әйткән сүзенә туг­ры калып бакыйлыкка күчкәнче үзе тәрбиясендә яшәтә. Ә үзенең гомерендә ярты үпкә белән яшәвен ул беркемгә дә сөйләми, хәтта әнисе белән яраткан хатыны Минсрурга да. Урманда печән чапканда гына хәле киткәч, кече улы гына әтисенең никтер кәефсезләнүе турында сорап куйгач кына ялгышрак бу хакта ычкындыра. Авыр булса да, сәламәтлеккә туймаса да, бик бәхетле тормыш кичерә ул. Ә иртәгесе көнне ак халатлы табиблар аны күзләре түшәмгә төбәлгән, елмаюлы йөз белән бакыйлыкка күчкән килеш күрәләр.

Әлеге язмам әти-әнием, туганнарым рухына дога булып ирешсен, урыннары җәннәттә булсын иде. Амин.

Муса Абдуллин.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: