Саба таңнары

Тормыш баскычлары

Җиргә тагын язлар килде. Гомеренең шактый өлешен мәдәнияткә хезмәткә багышлаган Мидхәт Гата улы Хафизов шушы самими мизгелне һәр ел дулкынланып каршы ала. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки нурлы апрельнең тыныч матур бер иртәсе аңа гомер бүләк иткән.

Реклама

Мишә буендагы Көек авылында яшәүче матур пар - Миңкамал һәм Гата гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән Мидхәт армиядән соң шофер булып 3 кенә ел эшләп кала. Үзәге Тимершыкта булган хуҗалык рәисе Нургаян ага Мөхәммәтшин оештыру сәләтенә ия икәнлеген күргән егетне башта бригадир итә. Тагын өч елдан Мидхәтебез авыл Советы рәисе итеп сайлана. Аны шәхсән шул вакыттан алып беләм. Сиксәненче елларда совет төзелеше темасына газетада зур урын бирелә иде. Тимершыкка барсак, язарга һәрвакыт бай материал белән кайтабыз. Яңа урында эшнең асылын тиз төшенеп алган Мидхәт Хафизов авылга кайлардан кемнәр генә килсә дә, кунак көткәндәй ихлас каршы ала, тиешле оештыру чаралары күрә белә иде. Биш торак пункт кергән иң зур авыл Советы башлыгы булып 17 ел эшләде ул. Үзгәртеп корулар заманы иде, һәр авыл аерым хуҗалыкка әйләнде, проблемалар тау кебек өелде. Тормыш барыбер дәвам итте, шушы чорда яңа объектлар да күп төзелде, Тимершыкта балалар бакчасы, Кызыл Мишәдә мәктәп салынды, Миңгәрдәге стенасы гына өелгән клубны өч айда сафка бастырдылар. Кайсы авылда кем нинди сулыш белән яшәгәнен уч төбендәге кебек белеп бетергән, беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәләнең кайсы ягыннан барып тотынырга кирәклеген нык төшенгән "мэр"үзенең дөрес сайлап куелган җитәкче булуын эштә раслый.Тагын да югарырак баскычка әнә шундыйларны күчерәләр. Район мәдәният бүлегенең өч айлап җитәкчесез яшәгән чагы була. М.Хафизов шушы урынга лаеклы кандидат буларак карала. Озак­ламый аны район башлыгы Р.Сабитов чакырып ук ала.
- Беләм мин аның нинди эш икәнен. Җырлый да, бии дә белмим бит,- дип карый каравын Мидхәт.
- Җырлаучылар болай да күп. Безгә мәдәният бүлеге начальнигы кирәк. Йә монда киләсең, йә авыл Советыннан китәсең!- дигән җавап ишетә.
Инде шушы сөйләшүдән соң да 16 ел үткән. Аңарчы беркемнең дә мәдәният өлкәсен шулай озак тарта алганы булмаган районда. Мидхәт исә җитәкче урында туплаган тәҗрибәсенә таянып, мәдәният эшенә җан кертте, сүрелгән учакка ялкын өстәүче булды. Һәрберсе үзенчә характерлы, холык-фигыльле 300дән артык кешеле коллектив белән уртак тел табу җиңел түгел, билгеле.
- Мәдәният тармагы югары хезмәт хаклары белән дә мактана алмый. Еш кына урамнан кергән кешене дә культуралы итеп үстерергә туры килә. Хезмәтебез бик үзенчәлекле. Сәхнәгә чыгу - кешеләр алдына чы­гу ул. Җырлау-бию, нәфис сүз, театр аша тамашачыга үзеңнең туган җи­рең, авылың, тормышыңның күп кенә якларын да ачып салырга кирәк. Ә җитәкче өчен бер авыр ягы шул: хезмәткәрләрнең эчке халәтен яхшы белергә кирәк. Авылдан килгән клуб мөдире, китапханәче синең яныңда бөтен зарларын, кичке сәгатьләрдә эшләү, гаиләсе белән бәйле эч серләрен бушатып, җиңеләеп чыгып китә. Син исә, киресенчә, авыраеп каласың. Уналты ел буе дип әйтмим, әмма байтак еллар шул халәттә булырга, күпләрне юатырга да, ялынырга да, үсендерергә дә туры килде,- дип мәдәният эшенең кайбер нечкәлекләрен ачып сала Мид­хәт Хафизов.
Мәдәният эше башында торучы үзе дә көндез күрсәтмәләр бирде дә, кичен гаиләсе янында дигән сүз түгел. Мидхәт Гата улының күп шимбә-якшәмбеләре кичке тамашаларда үтә. Концерт-кичәләр барганда онытылып мәдәни эшнең куелышы турында уйларга да бирелеп китә кайчак. Бу юнәлештә районда аз эшләнмәгән. Соңгы елларда 56 мәдәният учагының барысы да ремонт күрде, матди базасы ныгыды, махсус программа нигезендә авыл клубы төзелешенә старт бирелде, дистәләгән үзешчән сәнгать коллективлары оешты. Ул елларда районыбыз мәдәният эшенең куелышы буенча республикада 2 тапкыр - 1нче, 2 мәртәбә - 2нче һәм бер тапкыр 3нче урынны яулады. Болар - уртак тырышлык нәтиҗәсе. Былтыр Мәдәният елы игълан ителүе дә шушы өлкәдә эшләүчеләрнең иңнәренә канат куйгандай итте.
- Мәдәнияткә игътибар арта икән, димәк, җәмгыятебез алга атлый дигән сүз.
Бүген горурлык белән шуны билгелисе килә: районыбызда сүрелүгә дучар мәдәният учак­лары бөтенләй юк. Аларның һәркайсы, хәтта кечкенә авылларда да, гөрләп эшли! Бер елда гына мондый нәтиҗәгә ирешеп булмаганы, әлбәттә, аңлашыла. Мәдәният өлкәсенә районыбызда игътибар һәрдаим зур. Районыбызда күптөрле мәдәни чаралар үтә. Клуб хезмәткәрләре эшчәнлекне заманча оештырырга тырыша, яңалыкка омтыла. Район сайтына күз салсак та, күпчелек яңалыкны мәдәният чаралары алып тора. Эшлиләр, тырышалар, 16 ел эчендә күңел үлчәвемнең хезмәткәрләремнән канәгатьлек салынган тәлинкәсе өстенлек алды дип әйтә алам. Мәдәният чаралары оештыруда мине аңлаган, беркайчан да "юк" димичә, хәлебезгә кергән, ярдәм иткән район, оешма-учреждение җитәкчеләренә дә зур рәхмәтлемен,- ди Мидхәт Хафизов.
Хезмәттәшләре аны кешелекле күркәм сыйфатлары, кылган изге гамәлләре өчен яратты. Ә кешенең иң зур бәхете, минемчә, яратылып яшәүдә.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: