Саба таңнары

Тәвәккәл булсаң гына

Хәзер яшәешне эшмәкәрләрдән башка күз алдына да китерүе кыен. Алар соңгы елларда инфраструктураның барлык өлкәләренә диярлек үтеп керделәр, хезмәт күрсәтүгә, товар җитештерүгә яңаалымнар керттеләр.

Нәтиҗәдә тормышның байтак четерекле мәсьәләләрен, аерым алганда, халыкны эшле итү проблемасын чишү мөмкинлеге туды. Районыбызда кече һәм урта бизнес үсеше турында тулырак Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Илдус улы Котдусов сөйли:

-Бүген районда 1004 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары теркәлгән. Аларда 2000 кеше эшли, бу -хезмәткә сәләтле район халкының 17 проценты дигән сүз. Эшчәнлек төрләренә килгәндә, 313 эшмәкәр кече предприятие оештырып эшли, сәүдәдә - 324, хезмәт күрсәтүдә - 161, җитештерүдә 76 эшмәкәр эшли. Фермер хуҗалыклары 221гә җитте. Кече һәм һәм урта бизнес субъектларының күпчелеге Саба шәһәр (447) һәм Шәмәрдән авыл (157) җирлекләрендә эшли. Авыллар буенча күрсәткәндә, эшмәкәрлек Мишә һәм Эзмә муниципаль берәмлекләрендә сизелерлек үсеш алды.

Аңлашылганча, хәзерге вакытта бизнесның җитештерү юнәлеше хуплауга ныграк лаек. Бу эшчәнлеккә дәүләтнең дә булышлыгы зур.

Әйтик, соңгы өч елда барысы 944 эшмәкәрлек субъекты республиканың төрле программаларында катнашып, 188,21 миллион сумлык ярдәм алды.

Былтыр дәүләт булышлыгы 5 эш башлаучы фермерга, 2011-2013 елларда 28 гаилә фермасы оештыручыга күрсәтелде. "Лизинг грант" программасының файдасын 2009-2013 елларда 154 шәхси эшмәкәр күрде. Былтыр Олы Ныртыдан Рифат Зыятдинов, Ике басу Арташтан Наил Гаянов, Алина Фәрхиева, Татар Икшермәсеннән Зөфәр Тимербаев, Сабадан Илнар Нәбиуллин җитештерү, хезмәт күрсәтү эшчәнлекләрен киңәйтү лизингка төрле җиһазлар алдылар. Барысы 16,8 миллион сумлыкк грант бирелде, бу - 2012 ел күрсәткеченә карата 158 процент. Гаилә фермасы оештырган 33 кешегә 22,276 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде. Хәзер андый фермаларда 300 башка якын мөгезле эре терлек, 800 баштан артык сарык һәм кәҗә, 107 баш ат, 438 баш корт семьясы тотыла. Былтыр кече предприятиеләрдә 1562 миллион сумлык товар җитештерелде һәм хезмәт күрсәтелде.

Быел исә Лизинг-грант" программасында катнашырга 5 эшмәкәр теләк белдереп, шуларның өчесенең бизнес-проекты конкурстан узды һәм заявкасында күрсәтелгән җиһазга ия булды. Әлеге программа буенча чираттагы этапка июнь аенда старт биреләчәк һәм без катнашырга теләүчеләргә барлык ярдәмне күрсәтергә әзер.

Эшмәкәрлек - тәвәккәлләр, үз көченә ышанганнар өлкәсе. Әйтик, кайчандыр көнкүреш комбинаты баскычы астында тар гына бүлмәдә аяк киемнәре ремонтлаган Айрат Исмәгыйлов күрсәткән хезмәткә ихтыяҗ кимеми. Казанда, Чаллыда эшләгәндә үз бизнесын булдыру турында хыялланган Шәмәрдән егете Марат Гарипов хәзер республикада сирәк төр продукция - багет җитештерә. Андыйлар күп районда. Без кече бизнеска районыбызның икътисадый үсешенә уңай йогынты ясаучылар буларак бәя бирәбез. Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тагын да яхшыртуга ирешү һәм үз җитештерү тармагы булган кече предприятиеләр эшчәнлегенә өстенлек бирү дәвам итәчәк. Хәзергә 8 авыл җирлегендә җитештерү эшчәнлеге алып баручы бер генә субъект булмавына да бетерелергә тиешле күренеш итеп карыйбыз. "2011-2014 елларда Саба муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программасы" урта һәм кече бизнесның тагын да үсүен күздә тота. Бүген реаль товар җитештерүче шәхси эшмәкәрләр санын арттыру, аларга уңай сәнәгать мәйданчыклары тәкъдим итү, җитештерүгә тарту бурычы тора.

Марат Гарипов, шәхси эшмәкәр:

-Үзем Шәмәрдәндә тусам да, эшмәкәрлеккә беренче адымнарны Казанда ясадым. Кече бизнеска алынуда тарттырыла торган түшәмнәр урнаштырып йөргән туганымның йогынтысы зур булды. Мине түшәм элементы - багет кызыксындырды. Аны җитештерү өчен зур производство мәйданы кирәк булгач, Шәмәрдәнгә кайттым. Башта полиэстр тукыманы ябыштыру өчен югары ток ешлыклы (ТВЧ) станокны үзебез сатып алган идек. Ә багет ясау өчен полихлорвинил (ПВХ) калдыкларын эшкәртергә экструдер линиясе кирәк. Ә ул бик кыйммәт. Аны лизинг-грант программасы нигезендә алырга Саба районы җитәкчеләре булышлыгына таяндым.

Эшне башлап җибәргәндә кыенлыклар аз булмады. Эструдер линиясе урнаштырганчы элекке төзелеш участогы гаражының нинди хәлдә икәнлеген бүген дә айфонымны ачып күрсәтә алам. Зур чыгымнар тотып көчәнеше җитмәгән электр тогы, су проблемасын хәл итү кыенлыклары да инде артта калды. Хәзерге көндә 15кә якын кешене эш урыны белән тәэмин иттек. Бер ел инде Татарстанга гына түгел, күрше республикаларга да хезмәт күрсәтәбез. Тарттырыла торган түшәмнәргә ихтыяҗ зур, Казанда сату офисы аша, дилерлар белән эшлибез.

Моннан тыш ел башыннан төзелеш участогының административ бинасында прәннек ясау эшчәнлеген дә җайга салып җибәрдек. Цехта 10 кешегә эш урыны булдырылды. Эшкә базарны өйрәнеп керешсәк тә, продукция үтәрме икән дигән шик туган иде. Кая ул, тиешле технологиягә туры китереп пешерелгән прәннекне үзебезнең Шәмәрдән кулланучылары сатып алып бетереп бара. Бизнес-планның исәпләнгән ике елда аклануы барып чыкмаса да, артка инде юл юк. Эзләнәбез, тәүлегенә 25шәр сәгать эшләргә туры килә.

Айрат Исмәгыйлов, эшмәкәр

Мин халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдә 20 ел эшләдем. Аяк киемнәре төзәттем, тегү машиналары ремонтладым. Цехта 17 ел тик яктан чех машинасына "җан кертеп", кышкы итегенең замогын алыштырып биргән клиентымны бүген дә онытмыйм. Заманнар үзгәреп, коллективта кыскартулар булды, тора-бара комбинат үзе дә таралды, әмма минем һөнәремә хыянәт итәсем килмәде. Җир кишәрлеге сатып алып, аерым өй салып, эшемне шунда дәвам итәм. Хәзер аяк киемнәре ремонтлатырга Теләче, Кукмара районнарыннан да киләләр. Югыйсә үзләрендә дә бар мондый төр хезмәт. Клиент заказ үтәүчене сыйфатлы эштән чыгып сайлый. Марканы югалтмау өчен бөтен тырышлыгымны куям.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: