Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Тыл ветераннары, күпме сез?

    Районыбыз гәҗитеннән (11 декабрь, 2013 ел) "Тыл ветераннарыбыз - 5 меңгә якын" дигән хәбәр укыгач, уйга калдым һәм бу сан миңа бик аз кебек тоелды.

    Районыбыздан Бөек Ватан сугышында катнашучылар 12 меңнән артык дип йөрибез (бу әле Саба Хәрби Комиссариатыннан озатылган кешеләр генә, сүз дә юк, бу саннан Теләче зонасын чигерергә кирәк). Тыл хезмәтчәннәре - хезмәт фронтында катнашучылар берничә мәртәбә артык булырга тиеш. Чөнки 10-11 яшьлек балалардан алып, аягында булган 70-80 яшьлек карт-карчыклар, яше җиткәнче армиягә чакырылмаган яшүсмерләр (1924-1927 елгылар), сәламәтлеге буенча сугышта катнашмаган ир-ат, инвалидлык буенча демобилизацияләнгән фронтовиклар - барысы да Җиңү көнен якынайту өчен фронтны азык-төлек, кием-салым, корал белән тәэмин итүгә үзләреннән өлеш керткәннәр. Хәтта сугыш кырында куркак җаннар, дизертирлар очрашкалаган булса да, авылда беркем дә хезмәттән качып котыла алмаган. Билгеле сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен аларның барысын да медальләр белән вакытында бүләкләп бетерә алмаганнар. 1946-1948 елларда "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г." медале белән бүләкләнүчеләрнең дә инде күбесе бакыйлыкка күчте, ә балаларында, оныкларында аларның документлары, медаль удостоверениеләре сакланмаган. Әйе, ул ачлы-туклы заманнарда кечкенә генә өйләрдә яшәгән ишле гаиләләрдә бер кирәге чыгар дип медальләр саклаучылар сирәк булгандыр. Без, сугыш еллары балалары өчен алар уенчык булды, кесәләрдә йөртеп югалтып бетердек.

    Аннан соң, әйтергә кирәк, ул еллардагы документлар, бүләкләнүчеләрнең исемлекләре, медаль тапшыру актлары йөз процент белән архивка тапшырылгандыр дип тә әйтеп булмый. Ул елларда авыл Советларында эш башкаручылар да нигездә 7 сыйныф белемле яшүсмер кызлар булуын искәртеп китик.

    Архивта сакланган документлар тиешенчә өйрәнелгәнме дигән сорау да куйыйк. Ике көн район архивында актарынганнан һәм Саба шәһәр, Сатыш авыл җирлекләре игълан иткән "Тыл геройлары" исемлекләре белән танышканнан соң, түбәндәгеләрне ачыкладым.

    Райбашкарма комитет секретары А.Трубкин имзалаган бер отчетта медальгә тәкъдим ителүчеләр саны - 5743 кеше. Шул исәптән, "Кызыл яшьләр" колхозы буенча 1946 елның 18 июлендә 140 кеше, район мәгариф бүлеге буенча шул елның 3 маенда 39 кеше, яңадан 17 июньдә 80 кеше - барысы 119 мәгариф хезмәткәре тәкъдим ителгән. Мине бик кызыксындырган шушы ике оешма буенча саннарны мисалга китердем. Беренчедән, 4 бригадалы "Кызыл яшьләр" колхозы минем туган авылым Мамалай халкын берләштерә иде, әти-әнием, туганнарым шунда хезмәт куйды, малай чактан үзем дә шунда эшләп үстем. Икенчедән, үзем мәгариф ветераны буларак, районыбызның мәгариф тарихын, өлкән буын укытучыларны ярыйсы беләм дип әйтә алам.

    Кулымда Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен медальләр тапшыру турында 1948 елның 20нче августында Мамалай авылында төзелгән акт. Анда район Советы башкарма комитеты председателе М.Низамов "Кызыл яшьләр" колхозы членнарыннан 59 кешегә медаль тапшыруын раслый (медаль таныклыгы номерлары күрсәтелгән). Шулай итеп ул елны тәкъдим ителгән 140 кешедән 59 кеше медальгә ия булган. Безнең гаиләдән ике кеше бүләкләнгәч 1925, 1927 елларда туган апамнарны бу юлга калып торсыннар дигәннәрдер инде. Сатыш авыл җирлеге исемлегендә 1970-2005 еллар дәвамында бүләкләнүчеләрне кертеп безнең авылдан 91 кеше кертелгән. Күренгәнчә, 1946 елда җиткерелгән саннан 49га кимрәк.

    Авыр сугыш елларында колхозыбызны җитәкләгән данлыклы рәис Шәйхи абый Садыйковның исемлеккә керми калуы һич тә дөрес түгел. Сугыш чорында авыл укытучылары күп төрле вазыйфалар башкарулары белән беррәттән, дәресләрдән соң укучыларның җәмгыятькә файдалы хезмәтен оештырсалар, төнге сменаларда колхозчылар белән кулга-кул тотынышып эшләгәннәр.

    Әйткәнемчә, 1946 елда мәгариф бүлеге фидакарь хезмәтләре өчен медальгә 119 укытучыны тәкъдим иткән булса да, ул чорда аларның бик азы гына бүләкләнеп калган. Ул елларда район гәҗитен, аннан соң Мәгариф бүлеген җитәкләгән Ф.Ф.Степанов, мәктәп директорлары Г.М.Байки, А.Е.Данилова, сугыш чоры һәм аннан соңгы еллардагы хезмәт юллары Саба мәктәбе белән бәйле булган утыздан артык күренекле педагогның исемлеккә эләкмәвен берничек тә аңлап та, аңлатып та булмый. Алар укыткан сугыш чоры мәктәп балаларыннан 2000 елларга кадәр гомерле булганнарының барысы да бу статуска лаек дип расланганда укытучыларын онытып төшереп калдыру бер сүз белән әйткәндә логикага сыймый. 30 елдан артык колхозны җитәкләгән, район тарихы буенча истәлек язмаларын калдырган Хәмит Хуҗиәхмәтов (Хәмидулла) абыйны хәтерләми мени Саба халкы? Ул да төшеп калган исемлектән.

    Тагын бер мисал китерәм: тыл геройлары исемлегендә 1930-1932 елларда туган кешеләр саны Саба шәһәр җирлеге буенча - 67, Сатыш авыл җирлеге буенча - 77. Ә менә 1900-1902 елларда туган кешеләрнең саны (41-47 яшьләрдәге иң авыр тармакларда бил турайтмый эшләгән, гаиләсе ач булса да салымын түләгән, фронтка йон бияләйләр, оекбашлар бәйләп җибәргән, сугыштагы ирләрен гаиләдә алыштырган апалар): Саба шәһәр җирлеге буенча бер кеше, Сатыш авыл җирлеге буенча 2 кеше (математика телендә әйтсәк 67:1 һәм 77:2 пропорцияләрендә). Яшүсмерләрнең героик хезмәтен бәяләү бик дөрес, әле аларның барысы да кердеме икән? Ачыкларга кирәк. Бәетләр язарлык фаҗигалы хәлләргә дучар булганнарны да онытмаска кирәк. Мәсәлән Байлар Сабасы авылында 14-15 яшьләрдәге Мәрьямбикәнең (Шакмай Галиме кызы) ачы язмышы телдән-телгә күчеп сөйләнгән. Ул төнге сменада плугарь булып эшләгәндә сука астына егылып төшеп һәлак булган. Сугыш кырындагыча батыр йөрәкле кызлар гына башкара алгандыр бу авыр куркыныч хезмәтне.

    Мондый гаделсезлек килеп чыкмаган булыр иде. Әгәр халыкка хезмәт күрсәткәндә игелеклелекне кеше аралап, өлешләп кенә өләшмәгән булсалар. Түбәндәгечә дәлиллим:

    Сугыш елларындагы фидакарь хезмәт өчен медаль белән бүләкләү 70-80нче еллардан алып 2009 елга кадәр дәвам иткән. Ләкин ул мөмкинлекне киң җәмәгатьчелеккә җиткермәгәннәр, халыкка аңлатмаганнар. 1993нче елда гына да район администрациясе башлыгы 10 мәртәбә "О представлении к вручению удостоверения к медали" дигән баш астында карар чыгарган. Һәр карарның соңгы пунктында "Все они в годы Великой Отечественной войны трудились в разных отраслях народного хозяйства района, но по различным причинам своевременно не были награждены медалью..." дип язылган булган. Димәк бүләкләнми калган барлык ветераннарны барлап рухларын күтәрәсе, ташламаларын торгызасы булган. Мин 1977-2001 елларда мәгариф бүлеге мөдире, мең ярымнан артып киткән укучылары, 150дән артык эшләүче персоналы, йөзгә якын хезмәт ветераны булган мәктәпнең директоры төрле дәрәҗәдәге киңәшмәләрдә, планеркаларда бу мәсьәләнең бер мәртәбә булса да күтәрелгәнен хәтерләмим. Мондый мөмкинлекне кемнәндер ишеткән хушлырак кешеләр үзләре артыннан йөреп тавыш-тынсыз гына алганнардыр шикелле. Күп кеше белсә, документлар күп тутырасы, льготалар күп өстисе, мәшәкате күп була бит чиновникларга.

    Пошынып тагын шуны әйтәсем килә. Бу кампания районда июль аенда башланса да ("Саба таңнары" аша "Тыл геройларын - "Хәтер" китабына дигән хәбәр 12 июльдә җиткерелгән иде) гыйнвар башында да Сабада бу турыда белмәүчеләр бар. Мин, Бөек Ватан сугышында катнашкан Сабалылар (фронтовиклар) турында мәгълүмат җыю өстендә эшләгәнлектән, күп кешеләр белән аралашам, миңа киләләр, һәр әңгәмәдәшемнең игътибарын бу мәсьәләгә дә юнәлтәм. Бу эшнең әһәмиятен аңлап җиткермәүчеләр, битараф караучылар да бар. Тар даирәдән киң җәмәгатьчелек дәрәҗәсенә күтәрергә иде бу изге эшне. Оешма администрацияләре дә, профсоюз оешмалары да барласын иде ул елларда үзләрендә хезмәт куйган ветераннарының язмышын. Мәктәпләрдәге эзләнү отярдлары эзтабарлары оешмаларда яшь хезмәткәрләрдән волонтерлар төркеменәре туплап аларның әгъзалары барсыннар, аралашсыннар иде. Хезмәт фронтында катнашкан бүгенге өлкән буын кешеләре белән, истәлекләрен язып алсыннар. Сугыш чоры кешеләренең уртак кичерешләре күп булса да, һәркемнең үз язмышы бар бит. Мин, мәсәлән, шундый язмаларны күпме укысам да, һәркайсыннан нинди дә булса яңалык алам. Гомумән, юбилейга хәзерлек чоры тәрбия чаралары, мавыктыргыч шөгыльләр белән үрелеп барсын иде, бәйрәм көн беркөнлек шоу-тамаша ул. Ә "Тыл геройлары" китабын туплап чыгаруны иң зур хезмәт, юбилейга иң зур бүләк итеп карарга кирәк, минемчә Республика күләмендәге китапка күп мәгълүмат урнаштырып булмый ул, бик теләсәң дә. Ә менә һәр авылда тыл хезмәтчәннәре турында күбрәк мәгълүматлы, фоторәсемнәре белән һәм алар турындагы язмалар белән Республика Китабына Кушымта (альбомнар, папкалар) эшләнсә, бу чын мәгънәсендә аларның героик хезмәтенә һәйкәл кую булыр иде.

    Бу китап нәрсә бирә, нәрсәгә кирәк инде ул диючеләр дә очрый. Бу китапны чыгару бик кирәк, изге эш ул. Аның беркемнең дә хәтере калмаслык итеп язылуы үзебездән тора, райондашлар. Һәр авыл буенча төзелгән исемлек өстендә хәтерле өлкән кешеләр белән кат-кат эшләргә кирәктер.

    Үзебезнең авыл исемлеген укыганда ул елларда басуларда, ындыр табакларында, әвен куюларда эшләгән 60-70 яшьләрдәге әби-бабайлардан башлап, малай-шалай яшьтәшләрем күз алдымда гәүдәләнде, уҗым басуында чүп үләннәре утау, борчак йолку һәм такыр калган басуда җиргә сеңеп, шытып чыга башлаган борчак бөртекләрен туфрагын сөртеп ашау, чүмәлә тарттыру, суктыргыч машинасына җигелгән атларны куу һәм башка олылар кул астына кереп без, бала-чагалар башкарган эшләр күз алдыннан үтте.

    Хезмәт фронты сугыш бетү белән тукталмады әле ул. Авыл халкы - олысы-кечесе әле дистә еллар ачлы-туклы, хезмәт көненә берничә йөз грамм ашлык хакына бил турайтмый эшләде.

    Хәтер. Әйтәләр бит, хәтерне чистартылмаган кое кебек дип. Хәтер саекмасын өчен без аны сафландырып торырга, хәтердәге хатирәләрне киләчәк буыннар хәтеренә кертергә тиешбез. Бу безнең вөҗдан эше. Кеше фани дөньядан китү белән яшәүдән туктамый, ул аны белүче кешеләр хәтерендә яши, ул әле аны белүче кешеләрдән ишеткән кешеләр хәтерендә дә яши. Бу фәлсәфи фикерне дә онытмыйк. Шулай булгач бу китап буыннар чылбырында, нәселләр шәҗәрәсендә әһәмиятле боҗра да булып хезмәт итәчәк бит әле. Һәм, ниһаять, хәтер сакланса, авылның истәлек ядкарьләре сакланса, авыл да сакланыр дип әйтәсе килә. Менә нинди илаһи көчкә ия булачак бу китап.

    Хәйдәр Хисанов.

    Фоторәсемдә: Бөек Ватан сугышы елларында Саба мәктәбендә эшләгән укытучылардан бер төркем (фотоны Рәисә Имамиева бирде).

    I рәт, сулдан:

    Саҗидә Зәйнуллина

    Абдулла Биккинин (фронтовик, каты яраланудан соң военрук хезмәтенә демобилизацияләнә һәм 1944-1945 уку елында Саба мәктәбендә военрук, 1945-1956 елларда Сабада җитәкче эшләрдә (партия райкомы, район колхозара мәктәбе директоры), 1956 елда Югары Ослан районы Ключище авыл хуҗалыгы техникумына директор итеп күчерелә. Җәсәде 2011 елда Байлар Сабасының өченче зиратына җирләнде.

    Анна Ерофеевна Данилова, мәктәп директоры, сугыш алды елларында Яңа Мичән җидееллык мәктәбендә укыткан. Әлифә Самарина (Елыш авылыннан)Арткы рәттә:

    Вәсимә Галиева (Елыш авылыннан, 2006 елда 92 яшендә вафат булды. Рәисә Имамиеваның әнисе)

    Бану Рәхимова, Сәвия Йосыпова, Наҗия Макарова (2012 елда вафат булды).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: