Саба таңнары

Төзелешләрне тизләтәсе була

Узган шимбәдә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм аны сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча республика программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Видеоконференция режимында барган сөйләшүне Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының кече залында район башлыгы Р.Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Р.Гасыймов, урынбасарлар, бүлек җитәкчеләре тыңлады. Тоак йортлар, социаль объектларны сафка бастыруның барышы белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Фәйзуллин таныштырды. Аерым алганда, ул "Авыл клублары" программасын үтәлеше белән дә таныштырды. Министрлык иң яхшы клубка һәм төзелеш оешмасына конкурс та игълан иткән. Олы Кибәчедә клуб төзелешен башлаган "Ак таш" җәмгыяте әлегә программаның 14 процентка үтәлешен тәэмин иткән. Әмма кайбер районнарда эшләр тагын да начар. Рөстәм Миңнеханов графиктан артта калуның сәбәпләре белән кызыксынып, материаллар, шул исәптән, конструкцияләр - агач фермалар җитмәве ачыкланды. Президент бу эш өчен җаваплы кешеләргә шелтә белдерде һәм кирәкле материалларны (конструкцияләр) үзәкләштерелгән сатып алуны оештырырга, бу мәсьәләдә ярдәм итә ала торган урманчыларга мөрәҗәгать итәргә кушты.

Киңәшмәдә шулай ук гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне, шул исәптән хакимият органнарыннан төрле белешмәләр алуны җиңеләйткән ведомствоара электрон бәйләнешне (СМЭВ. Татарстанда 1 июльдә гамәлгә керде) халык һәм түрәләр арасында тагын да популярлаштыру турында сүз барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 января 2018 в 18:04
    «Хәйбулла + мәхәббәт = ...?»
  • 19 января 2018 в 15:42
    Түбән Камада җирләнгән эт кабереннән чыгып, бар кешеләрне шаккатыра
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58
  • 17 января 2018 в 19:13
    Тантаналы рәвештә яңа йорт ачкычлары тапшыру «Мелиорация – Сервис» ҖЧҖ Олы Шыңар авылында белгечләр өчен йортны эшләп бетерде. 15 нче гыйнвар көнне тантаналы рәвештә ачкычлар тапшырылды.
    795
    0
    4
  • 16 января 2018 в 16:51
    АК КЫШЛАРДА – АК ВӘГЪДӘЛӘР Законлы никахлашу көне – һәр яшь кеше тормышының гүзәл вакыйгасы, гомергә истә калырлык кабатланмас бәйрәме. 12 гыйнвар көнне районыбызда тагын бер яңа гаилә барлыкка килде: Зөлфия һәм Ильмир Дәүләтовларның законлы никахлашуы 2018 елның беренче никахы буларак теркәлде.
    657
    0
    2
  • 16 января 2018 в 13:12
    ПЕРМЬ МӘКТӘБЕННӘН СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР Кичә Пермь шәһәрендә булган хәлләр бөтенебезне тетрәтте. Хокук саклаучылар борчылырга сәбәп юк – бу егетләрнең үзара мөнәсәбәтләр ачыклавы гына, дип белдерә. Ләкин үз күзләре белән барсын да күреп торган 4 сыйныф балалары бөтенләй башка нәрсәләр сөйли.
    552
    0
    0
  • 16 января 2018 в 08:55
    Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың зур серен ачты Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.
    547
    0
    0
  • 18 января 2018 в 21:06
    Казахстанда күпләп кеше үлеменә китергән һәлакәтнең сәбәпләре аталды 52 кеше үзгәртеп корылган тәрәзәләр, бикләнеп калган ишекләр һәм бакларда ягулыкның күп булуы аркасында салоннан чыга алмаган.
    487
    0
    0
  • 17 января 2018 в 11:24
    «Сабинский лыжный забег – 2018» ПОЛОЖЕНИЕ о проведении соревнований «Сабинский лыжный забег – 2018»
    461
    0
    0
  • 17 января 2018 в 18:33
    “СИНЕ БҮТӘН КҮРЕРГӘ ЯЗМАСЫН” Инде төн уртасы узып бара, ә аның күзләренә йокы кергәне юк әле. Өйдә берьялгызы, борчуын уртаклашыр кешесе дә юк бит, ичмаса. Инде үз гаиләләрен корып яшәүче балаларына чылтыратыр иде дә, бу вакытта ничек борчыйсың аларны... “Ни булган дип торабыз! Шуның өчен уятмасаң, бу хакта йөз тапкыр сөйләшенгән бит инде, әни!” – дип ачуланачаклар.
    427
    0
    1
  • 16 января 2018 в 14:16
    Шәмәрдән авыл җирлеге башкарама комитетында нэни кунаклар “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнучелэр Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитетына кунакка килделэр. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.Н. кунакларны узенен вазифалары белэн таныштырды. Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты.
    372
    0
    0