Укучыларның мәктәптән бушаганын көтеп кенә торалар

Илмир Сәйфетдинов Иске Мичән мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлаган. Җәйге каникулны "Мичән" филиалы умарталыгында үткәрә. Бирегә ипигә бал ягып ашарга килмәгән Илмир. Җәйге көннәрен файдалы уздырырга, эшкә өйрәнергә, бераз акча эшләп алырга исәбе. -Узган ел төрле эштә йөргән идем, быел монда килдем. Сентябрьгә кадәр эшлим. Остазым Алмаз абый белән бергә күп...
Илмир Сәйфетдинов Иске Мичән мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлаган. Җәйге каникулны "Мичән" филиалы умарталыгында үткәрә. Бирегә ипигә бал ягып ашарга килмәгән Илмир. Җәйге көннәрен файдалы уздырырга, эшкә өйрәнергә, бераз акча эшләп алырга исәбе.
-Узган ел төрле эштә йөргән идем, быел монда килдем. Сентябрьгә кадәр эшлим. Остазым Алмаз абый белән бергә күп нәрсәләргә өйрәнәм. 180 баш умарта бар монда. Үзебездә дә, күршеләрдә дә умарталар караган бар иде, шуңа күп нәрсә таныш. Мәктәпнне тәмамлагач ветеринария буенча укырга кереп булмасмы дип уйлыйм, аңа да ярдәме тими калмас бу хезмәтнең, эшли-эшли нәрсәгә дә булса өйрәнелә, - дип рамнар чистарта торган умартачы алачыгын күрсәтте. Илмирны хезмәт хакыннан бигрәк бал кортлары янында кайнашу кызыксындырган.
Сыйныфташы Айнур Әһлиев Керәнне авылындагы симертү малларын карарга алынган. Аның хезмәте тагын да җаваплы. Авылдашын чираттагы ялга җибәреп, бер ай үгезләр тәрбияли. Иртәнге җидедә хезмәттәш абый-апалары белән беррәттән малларга азык тарата, терлек астын чистарта. Хезмәттәшләре бик канәгать үзеннән. Бер айга 12 мең сумнан артык хезмәт хакы алачагын да яшермәде.
Филиал җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗәнов әйтүенчә, җәйге чорда мәктәп укучыларын көтеп кенә торалар. Быел да дистәдән артык бала хуҗалыкта ярдәм итә. Өч егет өч ай буе көтүдә. Аларга аена сигез мең сум хезмәт хакы вәгъдә ителә. Җитәкче укучыларның хезмәтен уңай бәяләде.
Завод-Нырты мәктәбе укучысы Илфат Зарипов сыйныфташы Райнур Мөхәрләмов белән җәйге чорда "Нырты" хуҗалыгында төрле хезмәт башкара. Узган ел ике ай буе бозаулар көткән. 13 мең сум хезмәт хакы алган. Үзең эшләп алган акчаның кадерле икәнен яхшы аңлый, шуңа да каникулларны көтеп ала.
- Көн тиз үтә иде, иртәнге җидедә бозауларны алып чыгабыз да унбердә төшке ашка туктыйбыз. Яңадан сәгать бердән дүрткә кадәр алып чыктык бозауларны. Быел тугызынчыны тәмамладык, имтиханнар тапшырып көтүгә өлгерми калдык. Әмма бу эшебез дә ошый, - ди.
Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.
Зәмирә Сәмигуллина.
Нурхан Дәүләтов фотолары.
-
11 декабрь 2019 - 20:00Фанатларының баннеры өчен «Рубин» клубы 25 мең сум штраф түләячәк Россия футбол берлеге Казан клубына җанатарларының «Фанат- җинаятьче түгел» баннеры өчен штраф салган.4400
-
11 декабрь 2019 - 19:57Төркиянең «Голос» тапшыруында татар егете чыгыш ясаган Тәүман Урал үзенең тамырлары Казан татарлары ягыннан булуын әйткән.6601
-
11 декабрь 2019 - 17:55Татарстан халкын Россия Конституциясе буенча белемнәрен тикшерергә чакыралар Бөтенроссия акциясе ел саен 12 декабрьдә, Конституция көнендә, уздырыла.4300
-
11 декабрь 2019 - 17:3148 машина бәрелешкән Приморьеда шосседа 48 автомобиль бәрелешкән. Авария көчле кар яву аркасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта 12 зыян күрүче турында билгеле, дип хәбәр итә “РИА Новости” Приморьеның сәламәтлек саклау департаменты вәкиленә сылтама белән.30200
-
11 декабрь 2019 - 16:50Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.66200
-
11 декабрь 2019 - 16:47Фирдүс Тямаевтан өр-яңа җыр - "Бу язларны мин кичермәм" Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев өр-яңа җыр тәкъдим итә. Яңа трек "Бу язларны мин кичермәм" дип атала. Гүзәлия көе, Рауза Хафизова сүзләре. Марат Мухин аранжировкасы. Рәхим итеп тыңлагыз:11000
-
11 декабрь 2019 - 16:44Яңа елны каршыларга әзерләнәбез Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Байлар Сабасының үзәк мәйданында боздан сәхнә һәм тау урнаштырылды. Хәзер исә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре башка матурлау эшләре белән мәшгуль.15000
-
11 декабрь 2019 - 16:42Аренда йорты төзелеше Түбән Шытсу авыл җирлегендә аренда йорты төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эчке өлешләрендә эшләр алып барыла.17100
-
11 декабрь 2019 - 16:39Төнлә Татарстан юлларында көчле бозлавык булачак Республика синоптиклары һава шартлары начарлануы турында кисәтте.10800
-
11 декабрь 2019 - 16:13Өч Нарат авылы территорияләрен төзекләндерү Иске Икшермә авыл җирлегенең Өч Нарат авылында 2019 елда үзара салым акчасы хисабына уен мәйданчыгы төзелде.9200
-
11 декабрь 2019 - 16:01Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән Россиянең башка субъектларыннан 6 меңнән артык вәкил Татарстанны үз эшчәнлеге төбәге итеп сайлады.9100
-
11 декабрь 2019 - 15:28«Saba balahoner» - «һөнәрләр шәһәре» 10 декабрьдә «Saba balahoner» - «һөнәрләр шәһәре» проекты кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап карадылар. Чөнки аларның һөнәрләре турында күзаллаулары әлегә бай тормыш тәҗрибәсе белән чикләнгән – әни һәм әти, балалар бакчасында тәрбияче, машина йөртүче, табиб һ. б. һөнәре. алар район мәдәният йортында булдылар, персоналның хезмәт вазыйфаларын карадылар. Экскурсиядән соң үз көчләрен сәхнәдә сынап карадылар һәм рус халык әкиятенең "Шалкан"мотивлары буенча спектакль куйдылар. Яшь актерларга һәм актрисаларга грамоталар һәм истәлекле билгеләр тапшырылды.5000
-
11 декабрь 2019 - 14:23Татарстанда аграрийлар өчен АгроСемЭксперт программасын эшләделәр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, элиталы орлыклар чәчелгән мәйданнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы гомуми репродукцияле орлыклар чәчелгән кырлардагы уңыштан күпкә югарырак була, дип билгеләп үткән иде. Репродукциягә бәйле рәвештә уңдырышлылыктагы аерма «бер үк технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип төгәлләштерде министр.4300
-
9 декабрь 2019 - 19:47"Атна" инф. программа. Эфир 06.12.2019г.
-
6 декабрь 2019 - 16:41"Ямьле Саба"
-
6 декабрь 2019 - 16:39Шекше авыл җирлегендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
-
6 декабрь 2019 - 14:10АДРЕСЛЫ ЯРДӘМ СОҢАРМАСЫН
-
6 декабрь 2019 - 09:32
-
10 декабрь 2019 - 10:52«Мәктәп өчен яшәде ул». Саба районында кинәт вафат Рузинә Гатинаны искә алалар Гаиләсе, балалары, укучылары ятим калды... Дүрт елда хезмәттәшләре, ата-аналар, укучыларының йөрәген тулысынча яулаган Укытучы турында “ятим калдырып китте” димичә тагын ни дисең? “Мәктәп өчен яшәде инде ул” диләр Саба районы Тимершык авылында рус теле укыткан Рузинә Гатина турында. Аның гомер җебе 4 декабрьдә өзелә.109110
-
10 декабрь 2019 - 07:43День создания службы связи МВД России 10 декабря 1949 года в системе МВД была создана служба связи – в этот день был подписан приказ министра внутренних дел СССР № 785 «Об организации комиссии по приемке станционных сооружений Автоматической телефонной станции МВД СССР».74600
-
11 декабрь 2019 - 16:50Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.66200
-
11 декабрь 2019 - 07:47Международный день гор 11 декабря отмечается Международный день гор (англ. International Mountain Day), установленный по решению 57-й Генеральной Ассамблеи ООН в январе 2003 года (резолюция A/RES/57/245).38700
-
10 декабрь 2019 - 15:25Гөлсирин Абдуллина: «Зәлилә, сак бул!» Хәзер һава торышының тотрыксыз булуы аркасында, салкын тидерү әллә ни авыр түгел. Бу хакта Гөлсирин Абдуллина язып чыга.36900
-
11 декабрь 2019 - 11:03Казанның баш аллергологы Наилә Рәхмәтуллина вафат 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең аллергология үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Наилә Рәхмәтуллина озак авырудан соң вафат булды.33000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика