Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Ураза тотучыны рәнжетсәләр ул: “Мин ураза тотам”, – дип әйтер, начар сүздән тыелыр

    Көткән кунак кебек каршы алыйк Бүген кояш баегач, бөтен айларның солтаны- изге Рамазан ае башлана. Ул мөселманнарның ел буена сагынып, көтеп ала торган, күп изгелекләр, саваплы эшләр башкара торган ай. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Әгәр өммәтем белсә иде бу Рамазан аенда нинди хикмәт-кәрамәтләрнең булганын! Аллаһы Тәгаләдән Рамазан аеның һәр ай булуын...

    Көткән кунак кебек каршы алыйк

    Бүген кояш баегач, бөтен айларның солтаны- изге Рамазан ае башлана. Ул мөселманнарның ел буена сагынып, көтеп ала торган, күп изгелекләр, саваплы эшләр башкара торган ай. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Әгәр өммәтем белсә иде бу Рамазан аенда нинди хикмәт-кәрамәтләрнең булганын! Аллаһы Тәгаләдән Рамазан аеның һәр ай булуын үтенерләр иде".Рамазан аеның фазыйләтләре һәм ураза тотуга кагылышлы кайбер сораулар белән без Саба җәмигъ мәчетенең икенче имамы Алмаз хәзрәт Гаяновка мөрәҗәгать иттек.

    -Алмаз хәзрәт, иң әүвәл сезне шушы изге ай башлануы белән тәбрик итәбез, тотасы уразалар савапка булсын.

    -Амин,Аллаһның рәхмәте яусын.Барча мактауларыбыз бу дөньяларны бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһу Сөбханәһү вә Тәгаләгә булса иде. Аның хак рәсүле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) салават һәм сәламнәребез ирешсә иде. Әйе, бүген зур кунакны каршы алырга әзерләнәбез. Пәйгамбәребез әйтүенчә,башка айлардан аермалы буларак, «Рамазан-шәриф җиткәч, җәннәт ишекләре ачылыр, тәмуг ишекләре ябылыр; шайтан кавеменең иң азгыннары чылбырлар белән бәйләнер - мөэминнәрнең уразаларын боздырмасыннар өчен», - диде. Бу айда игелекле гамәлләребез өчен савабы да күп тапкырлар артыр. Ураза тоту шулай ук кешеләрне бер-берсенә якынайта, бердәмлек арта. Мөселманнар бергәләшеп мәчетләргә, таравих намазларына баралар, туганнарны, күрше-тирәне ифтар мәҗлесләренә кунакка чакыралар.Шуңа да Рамазан аен хак мөселманнар ел буе әзерләнеп, көтеп каршы алалар.

    -Хәзрәт, соңгы елларда ураза җәйнең кыл уртасына, иң кызу вакытларга туры килә. "Булдыра алмам"-диючеләр дә юк түгелдер. Гомумән, уразаны бар кеше дә тотарга тиешме?

    -Ураза тоту Исламның 5 баганасының берсе. Һәм ул һәрбер мөселман өчен фарыз,берничә төркемнән кала. Алар:1) авыру, сәламәтлекләре булмаучылар. Алар да, савыккач, калган көннәрен каза кылып тотып бетерергә тиеш; бөтенләй үз гомерендә тота алмаса, 1 көн өчен 1 кешене ризыкландыру яки сәдакасын бирү зарур. Быел Диния Нәзарәте тарафыннан билгеләнгән Фидия сәдакасы 1 көн өчен - 150 сум. Бу ярма, финик бәясеннән чыгып билгеләнә.2)Мосафир булган кеше. Ул сәфәрдән кайткач, тотмаган көннәрен каза кылырга тиеш була. Ләкин юл сәфәре авыр булмаса, уразаны тотуы хәерлерәк. 3)Хатын-кызларның күрем, нифас (бала тудыргач) вакытында. Алар да, чистарынгач, каза кылырга тиешләр.4)Йөкле булган һәм баласын имезүче хатын-кыз, баласына яки үзенең сәламәтлегенә зыян килүдән курыкса, соңыннан каза кылып тота.5)Кечкенә балалар һәм акылга зәгыйфь кешеләргә ураза тоту фарыз түгел.

    -Ураза тотканда кеше ризыктан гына тыелып торырга тиешме яки аңа башка таләпләр дә куеламы?

    -Ураза фәтвә җәһәтеннән дөрес булсын өчен,иң элек ашау-эчүдән яки якынлык кылудан тыелу кирәк. Ләкин Мөхәммәд сәллаһу галәйһи вәссәламнең бер хәдисендә "Бик күп кешеләрнең уразалары ач тору һәм төнлә уяу торулары бары йокысызлыктан гына гыйбарәт булып кала"-дип әйтә.Ягъни безгә Рамазан аенда һәр әгъзабызны гөнаһлардан сакларга кирәк, юкса безнең уразабыз ашамыйча тору гына була һәм без уразаның әҗер-савабыннан мәхрүм калуыбыз бар. Ураза тотучы - кешене дә, хайванны да рәнҗетмәс, начар сүзгә начар җавап кайтармас. Пәйгамбәребез әйткән: "Рәнҗетелгән, ләкин ачуын тотып, сабыр иткән бәндәгә кыямәт көнендә теләгәнен алырга рөхсәт бирелер".Ураза тотучыны рәнжетсәләр ул: "Мин ураза тотам", - дип әйтер, начар сүздән тыелыр. Чөнки ураза тотуның дәрәҗәсе күпкә олуграктыр.


    -Кайберәүләрдә "Мин намаз укымыйм, ураза тотудан мәгънә юк,барыбер кабул булмый" дигән ялгыш фикер яши...-Белгәнебезчә, Исламның 5 баганасы бар: шәһәдәт кәлимәсен әйтү, намаз уку, ураза тоту, зәкәт бирү, хаҗ кылу.Шәһәдәт кәлимәсенең (Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең аның илчесе булуын тану) төп нигезе - аңа күңелебез белән инанып, телебез белән әйтмичә, гыйбадәтләребез кабул булмый. Намаз, ураза һ.б.-болар гыйбадәтләр.Фарыз гыйбадәтләрен үтәсәк савап, үтәмәск гөнаһ.Бер фарызны калдырсак- бер гөнаһ, ике фарызны калдырсак-икеләтә гөнаһ. Шуның берсен үтәп булса да, савапларыбызны арттырсак безнең өчен яхшырак булмыймы?

    -Быел сәхәрне бик иртә ашыйсы, ифтар да соң... Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы яки Тәравих намазыннан кайткач сәхәр ашап йокларга буламы?- Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә була, ләкин йокларга ятканда, уразага керәм дип, ният кылу кирәк. Мөхәммәд (с.г.в) бер йотым су белән булса да сәхәр итегез" -дигән,шуның өчен сәхәр ашасак хәерлерәк була. Тәравих намазыннан соң кайтыла, шуңа сәхәрне шул вакытта да ашарга мөмкин.

    -Сәхәрдә, ифтарда нинди ризыкларга өстенлек бирәсе?- Ифтарда су һәм җиңел үзләштерелүче ризыкларга өстенлек бирергә кирәк.Ә инде сәхәрдә суны артык күп эчмичә, озак эшкәртелә торган ризыклар белән (итле һәм йомырка кебек аксымга бай булган азыклар, сыр, бавыр кебек туклыклы, хәл кертердәй, витаминнарга бай ризыклар) туклану хәерле, әмма көне буе ач торасы дип көчләп ашарга ярамый. Эчәсене китергән тозлы, артык майлы ризыклар белән мавыкмаска кирәк.

    -Уразаны нәрсәләр боза?

    -Борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту; якынлык кылу.

    -Быел Саба мәчетендә Тәравих намазы укылачакмы?Мәчеткә йөри алмаучылар аны өйдә генә укый алалармы?Кыскартып укырга мөмкинме?-Аллаһ насыйп итсә,быел да мәчетебездә күмәкләшеп, Тәравих намазын укырга ниятләп торабыз. Аны өйдә уку да дөрес, ләкин мәчеттә җәмәгать белән уку хәерлерәк. Тәравих намазы 20 рәкагать укыла, инде авыру яки бик талчыгу сәбәпле, 8 рәкагәть укысаң да була.

    -Җавапларыгыз өчен рәхмәт,Рамазан уразасын Аллаһ риза булырдай гамәлләр белән үткәреп җибәрергә насыйп булсын!-Амин.

    Пәйгамбәребез (с.) әйтте: «Ураза тотучының ике сөенече булыр: авыз ачкан вакытында сөенер һәм Раббысы хозурына барып, Аның дидарын күргән вакытында», - диде.

    Ураза нияте

    Ураза таң беленүдән алып кичке кояш алынуга кадәр тотыла. Ягъни кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният кылына:

    "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".

    Мәгънәсе: Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

    Кояш баегач исә бер чеметем тоз, су, хөрмә кебек татлы җимешләр белән авыз ачыла һәм түбәндәге дога укыла.

    "Әллааһүммә ләкә сүмтү үә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффарарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү".

    Мәгънәсе: Аллаһым шушы уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәүәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка.

    Илмира Галимуллина.

    Нурхан Дәүләтов фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: