Реклама
Түбән Кама шәһәрендә гражданнарга үзен социаль хезмәткәр дип күрсәтеп, искеләрен яңага алыштыру һәм төрле пособиеләр алып бирү сылтавы белән акча урлаучы алдакчы хатын-кыз йөрүе мәгълүм.
Тышкы билгеләре: кара куртка һәм тездән түбән итәк кигән, 30-35 яшьләр тирәсендә, буе 165 сантиметр, тән төзелеше уртача формада, рус телендә татарча акцент белән сөйләшә. Ул безнең якларга килеп чыгарга мөмкин. Игътибарлы булыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз