Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Вил Усманов Саба күмәчен яраткан [танылган җырчы белән интервью]

    Гадәти эш көнебезнең бер­сендә редакциябезгә Татар­стан­ның атказанган артисты, җырчы-көрәшче, композитор Вил Усманов килеп керде.

    "Без бу җирдә кунак кына", "Ике күпер арасы", "Сез һаман бергә икән", "Юкка түгел" кебек җырлары белән күңелләргә үтеп кергән бу җырчыны үзебезнең арада күрүне шатлык итеп кабул иттек. Газета укучыларны кызыксындырган берничә сорау да бирдек үзенә.

    - Вил, сезне безнең якларда күрүебезгә шатбыз...

    -Әйе, иҗатташ дусларым белән ел саен республиканы әйләнеп чыгарга, тамашачыларым белән очрашырга тырышам. Сабага да бик яратып киләм. Быелгы концертым әниемә багышланган. Программада әниемнең чордашлары җырлаган, аларның яшьлек җырлары урын алган. Халык җырларын, тальян, баянга кушылып та җырлыйбыз. Шул ук вакытта скрипка, гармун моңнарын да ишеттерәсе килә тамашачыга.

    -Әниегез дә җырлаган икән, димәк, сезгә сәләт әниегездән күчкән?

    - Сәләт дигән әйбер бар азмы-күпме. Әмма талант өстендә бик күп эшләргә дә кирәк. Әни ягыннан гына димәс идем, ике яктан да булган, Аллага шөкер! Әти ягыннан бабам скрипкада, әтием үзе гармунда уйнаган. Хатыным укытучы. Кызларыбызның берсе финанс-икътисад юнәлешен сайлады. Икенчесе кино һәм телевидение буенча режиссер булырга җыена.

    -Әти-әниегез янына еш кайтып йөрисезме?

    -Туган ягым - Баулы районы Хансөяр авылына еш кайтабыз. Анда әнием, сеңлем, энем гаиләләре белән яшиләр. Кызганыч, әтием алты ел элек, 60 яшендә вафат булды. Бу кайгыны бик авыр кичердек, бер елга якын иҗат итә алмадым. Шушы хәлдән соң, "Без бу җирдә кунак кына" дигән җыр язылды.

    - Беренче тапкыр сәхнәгә ничә яшьтә чыктыгыз?

    - Әтием көрәшче иде. Аның көрәшеп алган гармуннарын 4-5 яшьтә өстерәп йөри идең, дип әйтәләр иде миңа. Шул яшьләрдә җырлый да, уйный да башлаганмын. Мәктәптә узган чараларда да гел җырлаталар иде. Мин җырлаганда әбиләрнең елап утырганы хәтердә. Шул кечкенә малайны жәлләгәннәрдер инде.

    -Сез бит әле "Татар моңы" конкурсының башлап йөрү­чесе дә. Безнең Саба егет-кызлары да катнашамы әлеге конкурста?

    - "Татар моңы" быел бишенче тапкыр оештырылачак. Татарның җыр сәнгатен үстерү, профессиональ җырчылар тәрбияләүне максат итеп куйган конкурста катнашып сәхнәгә күтәрелгән яшьләр училищеларга, мәдәният һәм сәнгать институтларына, консерваторияләргә укырга керделәр. "Татар моңы"ның җимешләрен халык берничә елдан тоячак, сизәчәк. Саба районыннан катнашучылар килгәләде. Дипломантлар булды, әмма әлегә лауреат исеменә лаек булучылар күренмәде.

    - Бүген сәхнәгә чыгарга теләгән яшьләргә нинди теләкләр әйтер идегез?

    - Минем 20 еллап вакытым көрәш дөньясында узды. Җырчы һөнәренә соңрак калып килергә туры килде. Һәр эшкә дә вакытында килергә кирәк. Һәм үзеңә, булдыра алачагыңа ышану мөһим. Мин үзем дә елдан-ел камилләшергә тырышам. Ун ел элек язган җырларымны тыңлаганда да, нәрсә язганмын икән, дип үземне ачуланам кайчак. Кеше вакытында камилләшергә, үсәргә, өйрәнергә тиеш. Бүгенге көндә корпоратив дигән әйберләр күп. Яшьләрнең күбесе анда да җырлап йөри. Ләкин, корпоративларда җырлап йөреп кенә, беркем дә җырчы була алмаячак. Җырчының урыны - сәхнә. Ул гына җырчыны үстерә.

    -Республика күләмендә балалар арасында уздырылучы кайбер җыр бәйгеләрендә танышлык һәм акча бик зур роль уйный дигән фикерләр дә ишетелә. Бу хакта ниләр әйтер идегез?

    - Бу яктан күңелем чиста, әйе андый тәкъдим ясаучылар да булгалый. Без ачыктан-ачык тавыш бирү юлы белән эшлибез. Мөмкин булганча, бар әйберне дә турыдан-туры ачык рәвештә күрсәтергә тырышабыз. Безнең максат - чын җырчыларны киләчәккә алып бару. Халык җырны башкару осталыгы ни дәрәҗәдә булырга тиешлеген белергә тиеш.

    - Сезнең җырларыгызга гашыйк бер кыз бала үзе язган шигырьләрен тапшырырга хыялы барлыгын әйтә. Аңа нишләргә? Интернетта үз сайтыгыз бармы?

    - Андый кешеләр шактый. Ләкин интернет челтәрендә сайтым юк. Концертларыма килсәләр, мине таба алалар, шигырьләрен дә бик рәхәтләнеп кабул итәм.

    - Көрәшче Вил белән җырчы Вил аерыламы бер-берсеннән? Көрәш келәмендә азмы-күпме салкын акыл да кирәк кебек. Ә сәхнәдә киресенчә җылылык һәм хис...

    -Көрәшче кеше усал була дигән сүз түгел. Алар җиңелгәннән соң утырып еларга да мөмкин. Минем үземдә дә андый хисләр бар, аеруча яшь вакытта. Бер ярышта җиңелсәм, икенчесендә аны җиңми торып тынычлана алмый идем. Ярар, булмады инде миннән, дип йөрсәң, бер яктан да уңышка ирешеп булмый. Көрәш келәмендә канга батып көрәшсәк тә, аннан чыккач ихласлык белән кул биреп күрешәбез. Сәхнә һәм келәмдә дә икесендә ике халәт. Әмма икесендә дә дулкынлану бар.

    Әңгәмәдәш - Замирә Сәмигуллина.

    Алсу Ибраһимова фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: