Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Яңа Чүриле интернатыннан агып чыккан шакшы су Кече Мишә елгасын пычратып яткан

    Соңгы вакытларда безне яшәгән җиребезнең чисталыгына, табигатьнең пычратылмавына битараф түгелләр күбәя башлавы куандыра.

    Әйтик, контрольлек итүче органнарга Олы Нырты авылында яшәүче В.Әхмәтовның гараж алдына казылган су чокырына җыелган суның кайчак урамга агып чыгуы турында хәбәр алына. Моны урында ачыкларга булдык. В.Әхмәтовның капка төбендә автомобиль юган чагына туры килдек. Бу - үзе үк административ җаваплылыкка тартуны сорый торган гамәл. Белеп торыгыз, Саба муниципаль районының "Торак пунктларында тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләре"нең 8.2.5.пунк­тында "Газоннарда, елга, күл буйларында, тротуарларда, паркларда, скверларда һәм моның өчен билгеләнмәгән башка урыннарда транспорт чараларын юарга һәм ремонтларга рөхсәт ителми" диелгән. "Юмый идем, юеш чүпрәк белән сөртәм генә",- дип акланды машина хуҗасы. Иң зур гаебе, әлбәттә, урам якта юынтык су җыю чокыры казуы. Гәрчә суы ташып тормаса да, бу инде аны җаваплылыктан азат итми. В.Әхмәтов гаебен танып: "20 ел элек казылган чокыр инде ул. Штрафны күп язмагыз",- дияргә мәҗбүр булды.

    Капка төбендә юынтык сулар коесы казыганнар Сабада да бар икән. Исемнәрен әйтми торабыз, читенсенгәннәре болай да сизелә.

    Районыбыз биләмәсенең күрше Арча районында урнашкан Яңа Чүриле психоневрология интернатыннан агып чыккан юынтык сулар белән пычратылуы турында борчылып үзен Габдерахман дип атаган олы яшьләрдәге кеше хәбәр итте. Әлеге шакшы су Сүлә авылына таба агып төшә, елганы пычрата икән. Шул якларга юлга кузгалдык. Чыннан да, шушы ике авыл арасындагы елгадан килгән искә чыдарлык түгел иде. Табигатьнең ни рәвешле шулай кадерсезләнүен ачыклау өчен Яңа Чү­ри­ле читендәге елга-ер­ганакларны хәйран урарга туры килде. Ниндидер чишмә челтерәвен ишетеп, кычыткан күмеп киткән ерганак башын арчыдык. Йә, ходавәндәм, менә икән ул!? Челтерәве күңелгә ниндидер рәхәт­лек бирсә дә, исе һәм суда нинди микроорганизмнар булуы ихтималын күз алдына китерү борынны җыерырга мәҗбүр итә. Бу яхшы яшерелгән "чишмәнең" суы җиргә сеңеп бетми, Өчиледән соң Кече Мишә елгасына кадәр барып кушыла. Мишәдә мо­ңарчы су коенганың өчен дә сискәнеп куярсың, валлаһи.

    -Мин сезнең килүегезгә сөенәм генә, файдасы гына булырга тиеш дип уйлыйм,- дип каршы алды безне интернат директоры Рамил Гарипов.- Чистарту корылмасы эшләтү артыннан 6 ел элек йөри башладым. Юынтык суларны машина белән генә чыгарып булмыймыни, диделәр. Дүрт йөзгә якын урынлы интернаттан чыккан суны ничек алай ташып бетерәсең. Чистарту корылмасының кирәклеген бер ел дәлилләдем. Хәзер бөтен хикмәт акчада калды. Проекты эшләнгән, экспертиза үтә. Быел Универсиада булганлык белән эшләнмәде. Алдагы елларга өметләнеп торабыз дип әйтимме...

    Табигатьне пычрату суд карары нигезендә былтыр ук туктатылырга тиеш булган. Директор әйтмешли, дәүләт бирмәсә, моның өчен 12 миллионны каян аласың. Пычрак юынтык су "чишмәсе" кайчанга хәтле челтерәр икән, җәмәгать? Бу сорау Габдерахман абыйны гына түгел, әйләнә-тирә мохитнең сафлыгына битараф булмаган күпләрне борчый.

    Язма ахырында коммуналь хезмәтне борчыган мәсьәләгә дә тукталыйк әле. Көз җиттеме, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе техникасы контейнерлар янына чыгарылган бәрәңге сабакларын, корыган җиләк-җимеш агачларын ташып өлгерә алмый башлый. Контейнерлар коры чүп-чар өчен куелганлыгын онытабыз. Бәрәңге сабакларын черетергә, кипкән җиләк-җимеш ботакларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп яндырырга була. Юллардан районыбызга килүче кунаклар да күп йөри. Алар культура дәрәҗәбезгә контейнерлар янында өелеп яткан чүптән чыгып бәя бирмәсеннәр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: