Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Бал аерта торган чак

    Берничә ел элек әлеге бизнес белән шөгыльләнүчеләр бик күп булмаса да хәзер алар бермә-бер артып китте. Дәүләт тарафыннан да бал кортлары тотучыларга игътибар бирелә, балны күпләп җитештерү мөмкинлекләре киңәйтелә.

    Балның хакы кыйммәт булгач, халык арасында корт үрчетү дә популяр бизнеска әйләнеп бара. Тәҗрибәле умартачылар чиста бал продукциясе генә сатмый. Кулланучыларга корт семьялары да тәкъдим итә. Димәк, бизнеста көндәшләр дә барлыкка килә.

    Байлар Сабасыннан Илнар Закировны көндәшлек, ялан кырдагы җил, угрылар да куркытмаган. Дүрт ел элек Сабаның инкубатор станциясе ягындагы ялан кырга умарталык урнаштырып куйган. Эшче кортларның үзләредәй, Илнар кебек тик торырга яратмаганнарга көндәшлек каршылык түгел икән.

    - Продукцияне елның-елында сатып бетереп барабыз. Казанда үзебезнең клиентлар бар, ул яктан борчылыр урын юк. Балны бер алып, сыйфатын белгәч, кабат-кабат сорыйлар, - ди Илнарның тормыш иптәше Ләйсән.

    Умарталыкларны гадәттә җилдән ышык урында урнаштырырга тәкъдим итәләр. Ә Илнар киләчәкне күздә тотып, умарталыгын кырга куйган. Биш елга арендага алынган гектар ярым җирне койма белән әйләндереп алса да, аның белән генә чикләнмәгән. Умарталык янына агачлар да утырткан, тирә-юньне яшелләндерүне әле тагын дәвам итәргә дә исәбе юк түгел. Бервакыт алар үсеп җитеп, умарталыкны яшеллеккә күмәчәк әле. Эш башлаучы умартачыларның күбесе урынны урманнан эзли, күле дә булган урынны җайларга тырыша. Урман ерак түгел түгелен, Илнарның гаиләсе кебек эшчән бал кортларына 4-5 минутлык юл. Нектар җыярга көне генә булсын. Күл ясап, анда карп, кәрәкә, сазан балыклары җибәргән. Бу бер яктан кортларга су эчәргә уңайлылык тудырса, икенчедән янгын куркынычсызлыгы өчен дә ышанычлы. Берочтан бала-чага балык та чиртә, су коена.

    - Күрше Вәгыйз бабайның умарталары бар иде. Унбер яшемнән аның тирәсендә кайнашып бал кортларын үз иттем, - дип сөйли Илнар.

    Балачак мавыгуын тагын да камилрәк, табышлырак итәсе килеп, "2012-2020 елларда Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү программасы" нигезендә 200 мең сум ярдәм алып, умартачы йорты, умарталар өчен кышка йорт, склад төзеп куйган, корт пакетлары сатып алганнар.

    Закировларның балаларына каникулда эш тә эзлисе юк. Кечкенәдән шушында кайнашып, әти-әниләренә ярдәмләшеп үсәләр. 11-12 яшьлек Инсаф һәм Энҗе инде кул арасына керә башлаган. Нәни булышчылар Ислам һәм Динә үсеп килә. Участокта эш җитәрлек.

    - Әтигә умарталар карарга булышам инде. Бал белән чәй эчәргә яратам, балавызы бигрәк тә тәмле, - ди Инсаф.

    Кырдагы умартада угрылар үзен сиздерә башлагач видеокүзәтү җайланмасы урнаштыру зарурлыгы туган. Аны эшләтү өчен билгеле инде электр энергиясе кирәк. Ә иң якын электр ноктасы 500 метр ераклыкта. Шуңа күрү Илнар калай һәм фанера кисәкләреннән җил ярдәмендә ток җитештерүче җайланма ясаган. Аны генераторга тоташтырган, анысы үз чиратында аккумуляторны кора. Нүтиҗәдә видеокүзәтү җайланмасы тирә яктагы хәрәкәтне үзенә яздырып бара.

    Илнарның максаты бал продукциясе алу гына түгел, иң беренче чиратта кортларның баш санын арттыру.

    - Эшне җиде баш умарта белән башлаган идем, хәзерге вакытта 78гә җитте. Безнең урта рус токымлы кортлар. Быел ничек тә 100 башка җиткерергә дигән план бар. Кортлар өчен шартлар бик уңайлы монда, - ди ул.

    Мондый тырышлык һәм үзе кебек булдыклы ярдәмчеләре булганда ялан кырдагы умарталыкның якын елларда чын урман аланына әйләнүе дә гаҗәп булмас.

    Зәмирә Сәмигуллина.

    Нурхан Дәүләтов фотолары.

    Районда умартачылык белән шөгыльләнүче 500дән артык һәвәскәр, 22 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: