Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Яшәү көче

    Бу инде ша­гыйрә Миң­не­гөл Мани­хо­ва­ның "Сүз" нәшриятында, язу­чы Шаһинур Мос­та­фин мө­хәр­рир­ле­ген­дә чыккан икенче китабы.

    Беренче ши­гырьләр җы­ентыгы әле 2008 елда гына дөнья күргән һәм тиз арада таралып та беткән иде. Кай арада Миңнегөл Вахит кызының күңеленнән чишмә булып моң агылгандыр. Шигърияткә ихлас гашыйк, күзәтүчән һәм тумыштан бирелгән сәләте булган кеше генә шулай тиз арада тагын 150дән артык шигырь иҗат итә аладыр, мөгаен.

    Беренче карашка Миңнегөл Манихова шигырьләрендә әллә нинди тирән фәлсәфә дә, искитәрлек чагыштырулар да, сискәндерерлек шигъри бизәкләр дә юк шикелле. Шул ук вакытта авторның әйтергә теләгән сүзе үзенең гадилеге, эчкерсезлеге, самимилеге белән җәлеп итә. Баксаң, әнә шулай гади итеп язып та укучы күңеленә үтеп кереп була икән. Якташыбызның шигырьләре тын елга агышын хәтерләтә. Аның суы иртәме-соң­мы диңгезгә барып җиткән кебек, Миңнегөл Манихованың шигырьләре дә күңелгә үтеп керә, җанны үзенә генә хас булган ниндидер җылылыгы, самимилеге белән сугара.

    Гомумән, якташыбыз иҗатында бу юлы да туган як табигатенә мәд­хия җырлауга, ел фасылларын ул үзе генә белгән бизәкләре аша сурәтләүгә зур урын бирелгән. Ша­гый­рәнең лирик диапазоны киң, күңел офыклары белән бар дөньяны колачлый. Шуңа да ул туган як җырчысы булу бе­лән чикләнеп калмыйча, каләмен бар кешелекне борчыган күренешләргә дә юнәлдерә.

    Районыбыз шагыйрәсенең әнә шу­лай тиеш урында борчылып, уңышка юлыкканда куанып язылган шигырьләре белән укучылар китапны кулларына алгач танышырлар. Шәт, битарафлар аз булыр, Миңнегөл Манихованың бу китабы да үз укучыларын табар дип ышанабыз.

    Фәнил Мәүлетов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: