Саба таңнары

Язгы кыр эшләре башлана [фоторепортаж]

Республикада көзге культураларны эшкәртү чаралары башланды. Кырларга туфрак эшкәртүгә беренче агрегатлар чыкты, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында.

Азнакай, Сарман, Минзәләдә һәм Түбән Кама районында эш башланган.

gismeteo.ru синоптиклары апрельнең беренче ункөнлегеннән соң, төнлә дә җылы һава торышы вәгъдә итә. "Кырларда 20 апрель тирәсендә ныклы эш башлануы көтелә", дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин 1 апрельдә "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы базасында хуҗалык агрономнары катнашында узган киңәшмәдә. Һәм орлыкларны эшкәртү, ягулык-майлау материалларын, ашламаларны туплау кебек язгы кыр эшләренә кагылышлы көндәлек мәсьәләләргә игътибарны арттыру кирәклегенә тукталды.

Реклама


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: