Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Җырлары туган якта

    Шыгрым тулы мәдәният йортында Вилорик Вәлиуллин уйнаган баянга кушылып үзе моңлы, сагышлы "Чулпы" җыры агыла. Тирән кичерешле, бер тамашачыны да битараф калдырмыйча, һәркайсын уйландыра, моңландыра, уфтандыра әлеге җыр.

    ...Чыңлый чулпы, чылтыр-чылтыр, җырлый чулпы, ничек онытыр...

    Байлар Сабасында яшәүче хез­мәт ветераны Рәкыйбә апа Гатауллина әлеге җырны, ерак хатирәләрне уятырлык итеп, төрле эстрада шаблоннарыннан, кабатлаулардан ерак торып башкаручы булды.

    - Мин районыбызның гүзәл табигатьле Мәртен авылында 1936 елда дөньяга килгәнмен. Балачагым әле дә хәтеремдә. Авыр заманнар иде. Коры сарыдан авыз итеп җан асрыйбыз. Гаиләдә мин уртанчысы булып, өч кыз үстек. Әдәбиятка, сәнгатькә мөкиббән идек. Ул заманда кемнең генә мәшһүр артист яисә язучыларны үз күзе белән күрәсе килмәде икән? Концертлардан соң егетләрнең гармунчы, ә кызларның җырчы булырга хыялланып китүләре дә шуннан булгандыр, шәт,- ди ул яшьлек елларын искә алып.

    Бәләкәй чактан ук Рәкыйбә апа да җырлап-биеп үсә. Җырчы булырга хыяллана. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашып, концертлар белән авылларга йөри, җирле радиодан концертлар бирәләр. Авылдашы Мәҗит Исмәгыйлев, Шытсудан Рәфыйкъ Шәрифуллин, Сатыштан Нәкыйп Солтанов (барысы да мәрхүмнәр инде) белән район сәхнәсендә еш чыгыш ясыйлар.

    - Әти-әнием дә сәнгатькә гашыйк кешеләр иде, әтиемне Рәшит Ваһаповка тиңләделәр. Гомере генә кыска булды, эш сөючән, тырыш иде. Авылыбызда үзе кибет салып, сатучы булып эшләде. Суслонгерга эләгеп, күп михнәтләр кичерә. Соңыннан сугышта һәлак булуы турында хәбәре килде. Күрәселәр алда булган икән әле. Әнине Сабага менгән җиреннән алып калдылар. Миңа ул вакытта -13, апама - 16, сеңлемә 8 яшь иде. Әнине кулга алгач, апам фермага сыер саварга, мин малларга инештән чиләк-көянтә белән су ташучы булып урнаштык. Әнине 1951 елның язында, Пановка төрмәсендә ел ярым утыргач чыгардылар", - ди Рәкыйбә апа күз яшьләре белән.

    Аңа Туктар кирпеч заводында кирпеч сугарга да, Сабабаш, Тарлау урманнарында урман кисәргә, Нырты күперенә субай сугарга, Мәскәү астында торф чыгарырга да туры килә. 1959 елда Нигъмәтулла белән тормыш корып, 54 ел инде тату гаилә тормышы белән гомер итәләр. Рәкыйбә апа Сабада тегү цехында кисүче-тегүче булып эшләде. Тырыш хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган көнкүреш хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды, "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнде.

    Өч бала тәрбияләп үстергән ана инде бүген тугыз оныкка, ике оныкчыкка дәү әни. Авырлыкларны да, шатлык-сөенечләрне дә уртаклашып, тату яшәүне иң зур бәхет дип саный ул. Кыен чакларда ире, балалары алыштыргысыз таянычы, ярдәмчесе.

    Үзе бай күңелле, моңлы җан бул­ганга, аның дуслары, теләк­тәшләре, тамашачылары да күп бүген. Халык талантлыларны күрә, таный белә шул ул. Ә җыр сәнгатендә милләтебезгә күрсәткән хезмәтләре өчен бирелгән Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре дә шул хакта сөйли.

    Читтән караганда Рәкыйбә апа тормыш юлыннан бик җиңел генә атлый кебек. Ә чынлыкта никадәр кыенлыклар, язмыш сынаулары кичерергә, иң мөһиме, сынмыйча-сыгылмыйча, илһам чыганагын саклап, тормыш шатлыкларын тоеп яшәү өчен күпме көч, түземлелек кирәк булуын үзе генә беләдер. Юкка гына, күпне күргән, күпне кичергән кеше генә күңелгә үтеп керерлек итеп җырлый ала, дип әйтмиләрдер.

    Тимерхан Мөхәммәдияров.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: