Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Йөрмә, дустым, олы капкадан

    Хастаханә капкасы төбендә машинада табиб янына кереп киткән кеше чыкканын көтеп утырам.

    Тыныч кына әллә санитария-эпедимиология күзәтчелеге үзәгенең Саба филиалы, әллә "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлеге хезмәткәрләренең территорияне чистартуда эшләгәннәрен күзлим. Болар җәймәгә салынган чүпне урам яктагы контейнерга ташыйлар, олы капка шыр ачык булса да, кечкенә капкадан йөриләр. Киң җәймә кечкенә капкага сыймый, көчәнеп тартырга туры килә, шуңа күрә чүп чәчелеп тә киткәли, әмма шушы уңайсызлык аларны олы капкадан йөрергә кирәк дигән фикергә китерми. Моңа ни комачаулый, диярсез. Ни булсын - барыбызга да диярлек мәгълүм ырым-шырым. Баксаң, ниндидер тузга язмаган ышанулар буенча олы капкадан фәкать мәет кенә йөртәләр икән. Шуңа күрә хастаханәгә килүчеләр һәм китүчеләрнең күбесе кечкенә капкадан йөрү ягын карый.

    Бер елны абунәчеләр арасында сораштыру үткәрү нияте белән хат ташучыга ияреп (исемен әйтмим инде, үпкәләве бар), Саба урамнары буйлап йөрергә чыккан идем. Почта таратучы бер урамның башына барып җиткәч, икенчесенә елга буйлатып, тар гына "кәҗә сукмагы" аша күчә икән. Ул сукмак исә терәүле электр баганасы астыннан үтә. Шул ике багана арасыннан чыгуы җайлырак булса да, хат ташучыбыз аны таеп та китүең мөмкин булган сукмакка борылды. Шулай ук ниндидер ырымы бар икән. Ягъни мәсәлән ике багана арасыннан үткәндә иңеңдәге сине саклап йөрүче фәрештәнең канатларына зыян килергә мөмкин.

    Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, безнең тормышта ырым-шырымнар, ышану-юраулар тулып ята. Яшьрәк чакта әни мәрхүмәнең мине орыша-орыша утын кисә торган кузла өстендә калдырылган агачны алып атканын һич онытасым юк. Баксаң, ул агач кузла өстендә мәет теләп ята икән. Менә сиңа мә! Аңлатып кара син фәнни дәлилләр китерә-китерә мондый ырымнарга ышануның мәгънәсезлек икәнлеген. Фикерләрен берничек тә үзгәртмәячәкләр. Чөнки юкка-барга ышану каныбызга сеңгән, геннарыбызга кереп урнашкан, аннан котылу кыен. Хорафатлар кешеләр табигать күренешләрен аңлатып бирә алмаган заманнарда ук барлыкка килгәнгә күрә шулай ул. Табигать көчләре каршында үзләренең чарасызлыгын тойган борынгы бабаларыбыз төрле ырым-шырымнар уйлап чыгарганнар һәм алар инстинкт рәвешендә буыннан-буынга күчә. Психологлар хорафатларга ышануны кешенең үз-үзеңә бәя бирү дәрәҗәсе түбән булуыннан килә дип тә раслый. Андый кешеләр үзләрен уңайсыз хәлләр корбаны дип саныйлар, барлык уңышсызлыкларын, юллары уңмауны, эше пешмәүне бүтән нәрсәгә сылтыйлар. Әйтик, юл уңмауга бер гөнаһсыз кара мәче гаепле булырга мөмкин.

    Бу хәлләрдән соң ырымнарның файдалылары да бар бит дип юанырга гына кала. Мисалга, көянтә белән малны кыйнасаң - балаң көянтәдәй кәкре туар дигәнен алыйк. Малны таяк белән дә кыйнарга ярамый, анысы. Әмма коры "ярамый" дию генә кешегә тәэсир итмәскә мөмкин, ә инде моны берәр булырга мөмкин күңелсез хәл белән бәйләсәң - бик йогынтылы килеп чыга. Чисталыкка өйрәтә торган (кискән тырнагыңны, чәчеңне теләсә кая ташлама!) ырымнар да күп.

    Сүз дә юк, ырымнарга ышану - һәркемнең шәхси эше. Шулай да аларга артык зур әһәмият бирү кирәкмидер. Һәртөрле юрамышларга ышанучыларның алдакчылар тозагына да ешрак капканлыгын онытмыйк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: