Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә семинар узды [+фоторепортаж]

    Авыл хуҗалыгы тармагында һаман да эзләнү, яңалыклар кертү буенча семинарлар, югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга чыгып тәҗрибәләр алмашу еш оештырыла.

    Максат - заманадан артта калмау, икътисадны ныгыту, шуның нигезендә хезмәт шартларын җиңеләйтү һәм эшчегә тиешле хезмәт хакын түләү.

    Шундый көндәлек мәсьәләләрне үз эченә алган семинар 17 гыйнварда "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесендә узды. Семинарда район башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехник­лар катнашты.

    Семинарның пленар өлешендә Киров өлкәсе Кумен районы «Красная Знамя» хуҗалыгының эш тәҗрибәсен куллану буенча фикер алыштылар. Әлеге хуҗалыкта өйрәнүләр үткән белгечләр шул хакта чыгыш ясады. Киров өлкәсе безнең районнан әллә ни ерак та түгел, табигать шартлары да бер үк. Анда бер сыерга ел буена уртача 10 мең килограмм сөт савып алына. Киләчәктә бездә дә аларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп, югары күрсәткечләргә ирешү бурычы куелды.
    Яхшыдан үрнәк алу нинди чорда, кайсы өлкәдә булса да начарга илт­ми. Бу очракта да шулай. Кайбер хуҗалыкларда моның буенча эш башланган инде. Ашату рационын көйләү, өч тапкыр савымга күчү шуның бер мисалы. Әмма эш тәҗрибәсе ашату яки савым вакытын үзгәртүне генә түгел, хезмәткә караш, эшне оештыру, хезмәт хакы түләү кебек мөһим факторларны да үз эченә ала.

    "Юлбат" хуҗалыгы зоотехнигы Энҗе Хаҗиева Йосыф Алан авылындагы яңа тораклар белән таныштырды. 100 башка исәпләнгән бозаулар торагына яшь терлекләр әле яңа елга чыккач кына кертелгән. Бозаулар астында калын салам аслык. Микроклимат бик әйбәт, саф һава. Бозау тугач та кипшендерү өчен аерым читлекләр һәм угыз сөте эчертү мөмкинлеге бар. Бозаулар алдында даими җылы су, баланс­ланган азык. Нәтиҗәдә 2-6 айлык бозаулар 680-720 грамм тәүлеклек үсеш алалар. Янәшәдәге тудыру бүлегенә дә уңайлы гына кереп-чыгып йөрешле. Бозаулату һәм бозаулар өчен үзгәртеп корылган барлык җайланмалар заман таләбен искә алып, алардан югары үсеш алыр өчен, сәламәтлекләрен саклау максатыннан чыгып эшләнгән.

    Семинарда шулай ук электр энергиясен, ветеринар препаратларны сакчыл куллануга ныклы игътибар бирергә кирәклеге әйтелде. Киңәшмәдән малларны ашату, тәрбияләү никадәр төгәл үтәлсә, чыгымнар да шулкадәр кимрәк булачак һәм яхшыдан үрнәк алып эшләүне көндәлек бурыч итеп куярга кирәк дигән фикер белән таралыштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: