Саба таңнары

Зөфәр Мөхәммәтшин: "Ай саен 2 миллион 800 мең сум кредит түлибез"

Барыбыз да сыйфатлы сөт ярата. Җитештерүчеләр дә, продукцияне кабул итеп алучы сөт-май комбинатлары һәм кулланучылар да.

Чыннан да, кибет киштәләрендә сыйфатлы продукцияне генә алырга тырышабыз.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин 8 апрельдә "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында үткән семинарда шул хакта фикерен җиткерде:

-Югары сортлы сөткә Татарстан һәм Россия Хөкүмәтләре өстәмә акча да түләгәнлеген барыгыз да белә. Һәр литр югары сортлы сөткә 2 сумнан гына булганда да, көндәлек хезмәтне җиренә җиткереп башкарганда күпме акча керәчәген һәр җитәкче күзаллый ала. Ләкин моңа таләп көннән-көн катгыйлана. Сөтнең майлылыгы, аксымга бай булуы белән беррәттән, чисталыгы, әчелеге, тыгызлыгы да исәпкә алыначак.

Фикер алышуның әлеге темадан башлануы юкка гына түгел. Терлекчелектә ит-сөт җитештерүдә үсеш күзәтелсә дә, кайбер хуҗалыкларда алынып бетмәгән бозаулар, мөгезле эре терлек үлеме дә нәтиҗәлелеккә зыян китерә. Әлеге күңелсез саннар "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Арташ бүлекчәсе, "Юлбат", "Туган як" җәмгыятенең Оет бригадасы, "Октябрь", "Урта Саба", "Олыяз" хуҗалыкларында күзәтелә.

Җитәкчелекне дә, белгечләрне дә март аенда мөгезле эре терлекләрдән алынган тәүлеклек артымның кимүе борчый. Туган як"та - 814, "Саба" җәмгыятенең Мичән филиалында - 830, "Шытсу"да - 808, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында 807 грамм тәүлеклек үсешкә ирешкәннәр. Шул ук "Туган як" җәмгыятенең Оет бригадасында - 565, "Көек"тә - 530 грамм гына булган. Әлеге саннарга тукталганда кайбер хуҗалык җитәкчеләренә район башлыгы Рәис Миңнеханов каршында дәресен әзерләмәгән укучы хәлендә дә калырга туры килде.

Заманча фермаларны савымчычларның хезмәтен җиңеләйтү өчен генә түгел, сөт продукциясенең сыйфатын яхшырту өчен дә кертелә торган технологик яңалыклардан башка күз алдына китереп булмый. Без моңа семинарның практик өлешендә - "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы комплексында тагын бер кат инандык. Җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшинны бурычлар да куркытмаган, сыйфатка әһәмият биреп, яңалыкка омтылып карарга тәвәккәлләгән.

-Бу комплексны төзүне 2011 елның җәендә башлаган идек. Быелның гыйнвар аенда маллар керттек. Комплексны төзү, аны җиһазлау 130 миллионга төште. Бүгенге көндә ай саен 2 миллион 800 мең сум кредит түлибез. 5000-5400 килограмм сөт сатабыз. Безнең бурыч - алга таба сөт җитештерүне 8-9 мең килограммнан да ким алмаска.

Җитәкченең планнары һәръяклап уйланылган. Шушы аралада Даниядән кайтачак 128 баш тана аларның хезмәтен тагын да нәтиҗәле итү өчен зур ышаныч. Яхшы яңалыкка шулкадәр тиз ияләнбез. Район хуҗалыкларындагы роботларга анда эшлүүчеләр генә түгел, без читтән карап йөрүчеләр дә күнегеп киләбез. Әмма Татар Икшермәсе авылындагы комплекска кергәч тә хезмәтнең механикалаштырылган булуына тагын бер гаҗәпләнәсең. Борынны ярып ачы ис тә керми, киемгә дә ияреп кайтмый. Беренче карашка ук яктылык, иркенлек, терлекләрнең чисталыгы күзгә ташлана. Яхшы урынга мал да тиз ияләнә шул. Бу хакта җитәкче урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин да безнең фикерне хуплый:

-Гадәти тораклардан бирегә күчкәч, кайбер сыерлар 30-35 литр сөт бирә башлады. Мәскәү технологының хезмәте бушка китмәгәнлеге сизелә. Аның дәресләрен узган оператор егетләр Илдус Миңнеханов, Зөлфәт Заһидуллин, Илнур Шакиров бүген биредә яңа технология нигезендә эшли. Яшь белгеч Айзат Закиров Голландиягә барып роботлар белән эшләүне өйрәнеп кайтырга җыена.

Бүгенге көндә бер түбә астында 204 баш сыер, 57 бозау. Ә бу кадәр мал торган комплекс эчендәге һаваның сафлыгына ышанасы да килми хәтта.

Замирә Сәмигуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: