Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне

Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр.

Төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау - һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы. Районыбызда гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалар гамәлгә ашырыла. Соңгы елларда балалар саны артуы да сөендерә. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, шөгыль тапсын өчен мөмкинлекләр тудырылган. Шулай да, иң мөһиме, ятимнәрнең булмавы. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмый. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үс­сен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев