Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

2020 елга үсеш билгеле [+фоторепортаж]

Узган җомгада Тимершык авыл җирлегендә район җитәкчеләре катнашында гражданнар җыелышы булды.

Сүз нигездә беренче яртыеллыкта башкарылган эшләр һәм 2020 елларга кадәрге чорга җирлекнең социаль-икътисадый үсеше турында барды. Авылда тормыш дәвам итсен өчен балалар тууы кирәк. Шуңа күрә җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев үзенең чыгышын демографик хәлдән башлады: агымдагы елда 19 бала туган, 3 никах теркәлгән. Әмма үлем-җитем дә аз түгел: быел 21 кеше гүр иясе булган. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән, шуңа күрә халыктан җыелган үзара салымның күпчелеге зиратларны төзекләндерүгә тотылуын хуплый гына. Шулай ук халыкның сәламәтлеген, санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүне күздә тотып та эшләр башкарылган. "Эчә торган суларда нитратлар составы югары иде. Бигрәк тә Тимершык, Кызыл Мишә авылларында. Проб­леманы хәл итү өчен суларны норматив хәлгә китерү чаралары күрелде. Хәзер кешеләр 100 процент чиста чишмә суы куллана",- диде җирлек башлыгы. Моннан тыш куркыныч тудыручы карт тупыл агачларын кисү, Мишә елгасы аша күпер-басмалар салу эшләре башкарылган, ә кайбер урамнары төзекләндерүгә халык үзе дә алынган.

Ә Тимершыкның 2020 елларга социаль-икътисадый үсеше программасы юлсызлык, авылларда эш урыннары җитмәү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның активлыгы түбән, үлем-җитемнең күп булуы проблемаларын хәл итәргә тиеш. 2021 елга сыерлар санын - 320, мөгезле эре терлекне 645кә җиткерү планлаштырылган.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев