Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

30нчы апрель кичендә Шекше мәдәният йортында “Җырлап яшә авылым!” дип исемләнгән концерт оештырылды [+фоторепортаж]

30нчы апрель кичендә Шекше мәдәният йортында "Җырлап яшә авылым!" дип исемләнгән концерт оештырылды. Шекше, Алан-Елга, Сәрдә халкын гына түгел, күрше авылларда яшәүчеләрне, якташларны, бәйрәм кунакларын бергә җыйган әлеге мәдәни чарада легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Нурислам, композитор-башкаручы Тәслимә Низами, Байлар Сабасыннан килгән кунагыбыз Фәридә Вәлимөхәмәтова, авылның үзешчән коллективлары чыгыш...

"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры, якташыбыз Әлфия Мөбарәкова башлангычы, Шекше авыл җирлеге башлыгы һәм спонсорларның финанс ярдәме белән уздырылган әлеге концертны тамашачылар көтеп алды. Сәхнәгә күтәрелгән һәр артистны көчле алкышлар белән сәламләде. Ә инде Әлфия Мөбарәкова сүзләренә Тәслимә Низами көй язган һәм үзе үк башкарган "Газиз авылым Шекшем" җырын тәүге мәртәбә сәхнәдә яңгыртканнан соң, зал тутырып килгән тамашачы аягүрә алкышлап, авторларга рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев