Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“90га Җиткәнемә шаккатам“ [+фоторепортаж]

Мичәнбаш авылында яшәүче Мәхрүзә Шәмиева 29 мартта 90 яшьлек юбилеенда Президент Путинның котлавын кабул итте.

Аны халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге рәисе Айдар Гәрәев тапшырды һәм туган көн иясен тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Мәхрүзә апа Мичәнбаш авылында туып-үскән. Чордашлары кебек үк, окоп казыган, урман кискән, торф чыгаруда катнашкан, тимерьюлда эшләгән. Аннан соң, туган авылында фермада сыерлар сава, кладовщик хезмәтен башкара.

Әбекәйнең зиһененә күз тимәсен: ничәнче елда кайларда хезмәт куйганын һәркайсын төгәл хәтерли. Саулыгы нык, күңеле көр, бертуган сеңлесе белән тату гомер кичерәләр.

"Йөгерә-йөгерә эшләп, 90га да җиткәнмен, шаккатам үзем дә, Аллаһ Тәгалә саулыгымны биргән, шөкер, шушы яшемә кадәр болай яшәгәч бик әйбәт бит инде. Тормышка чыкмадым, әмма күңелсезләнеп утырмадым, гел эшләп тордым. Пенсиягә чыгуга намазга бастым. 31 мәет юдым, 50 кешегә кәфенлек тектем", - ди Мәхрүзә апа. Картлыгында да җитез, җор телле, якты күңелле бу әбекәйгә килер көннәрендә дә саулык телибез.

Фотоларны шушы ссылкка буенча карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев