Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Абитуриентлар студент булганмы? Районыбыз егет-кызларына студент булу бәхете елмайганмы соң?

1 сентябрьдән югары уку йортларында да укулар башланды. Районыбыз егет-кызларына студент булу бәхете елмайганмы соң? Кайберләреннән шул хакта кызыксындым. Язилә Хәбибуллина: Түбән Шытсу урта мәктәбе мин 11нче сыйныфка күчкәч кенә төп мәктәп булып калды. Унберенчене Сатыш урта мәктәбендә тәмамладым. Кечкенәдән табигать яраттым, эколог булу - күптәнге хыялым. Аллага шөкер, хыялым...

1 сентябрьдән югары уку йортларында да укулар башланды. Районыбыз егет-кызларына студент булу бәхете елмайганмы соң? Кайберләреннән шул хакта кызыксындым.

Язилә Хәбибуллина:

Түбән Шытсу урта мәктәбе мин 11нче сыйныфка күчкәч кенә төп мәктәп булып калды. Унберенчене Сатыш урта мәктәбендә тәмамладым. Кечкенәдән табигать яраттым, эколог булу - күптәнге хыялым. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты. КФУның экология институтына укырга кердем. Студент булырга БДИ баллары югары булу (261 балл) ярдәм итте. Рус теле, математикадан (профиль) тыш, география фәненнән имтихан тоттым. Курыккан эш хәерле була, диләр. Алга таба да белемемне камилләштерү өстендә күп эшләрмен дигән максат куйдым.

Эльвина Миңнуллина:

- Саба гимназиясенең XI "а" сыйныфын тәмамладым. Математикадан (база), җәмгыять белеме, рус һәм инглиз телләреннән Бердәм дәүләт имтиханнарында җыйган 260 балл белән филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының педагогика факультетына бюджет бүлегенә укырга кердем. БДИны алдагы елларга бирүче укучыларга киңәшем шул: бигрәк тә рус теленнән яхшы әзерләнергә кирәк. Укучы иң күп балл җыя ала торган фән шул.

Ирек Дәүлиев:

- Казан дәүләт аграр университеты студенты булу бәхетенә ирештем. Алла боерса, әйбәт кенә бюджетта укырмын дип ышанып калам. Бердәм дәүләт имтиханнары белән куркытучылар күп булды. Ләкин ул хакта уйламаска кирәк икән. Киләсе чыгарылышларга да шуны әйтә алам: курыкмаска. Күп итеп БДИ вариантларын эшләп әзер булып, борчылмыйча имтиханга керергә һәм барысы да яхшы булачак.

Илсаф Мөхетдинов:

- Бердәм дәүләт имтиханнары укыган, өйрәнгән булсаң, эшләп чыгарлык иде. Шулай итеп, мин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының "строительст­во (ТГВ) теплогазовентилляция" бүлегенә укырга кердем. Әле җитмәсә, бюджетка. Икенче елга чыгарылыш имтиханнарын би­рүчеләргә укырга һәм укырга, БДИ биремнәрен күбрәк эшләргә киңәш итәм. Буш вакытларында әдәби китап укып алыгыз, рус телен биргәндә аргументлар китерер өчен бик кирәк. "БДИга озак бит әле" дип йөрү - ялгышлык, килә дә житә икән ул.

Зөлфәт Галимов,

Казан федераль университеты студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев